Логотип
Язмыш

Ана йөрәге

Әле дә хәтеремдә, безнең әнкәй миңа Иртештә су коенырга кушмый иде.

Анда чоңгыллар күп, су анасы сөйрәл китәр үзеңне, — дип кисәтеп кала иде.

Берчак мин, аны тыңламыйча, мыштым гына чыгып сыздым. Чишенеп суга керүем булды, төпкә төшеп тә киттем, Ярый әле якындагы балыкчылар сөйрәп чыгардылар. Күрше малае Хәсән бу хәлләрне секунды белән әнкәйгә җиткерел тә өлгергән. Карасам, каршыма ава-түнә әнкәй чабып килә. Мине күрүгә кычкырып елап җибәрде бу. Аннан күкрәгенә кысып алды, сулы чәчләремнән сыйпады, битләремнән үпте.

Исән калган, исән, йөрәк җимешем! — дип кабатлады. Өйгә кайткач, үпкәле соргылт күзләрен миңа текәде дә:

Ник алай мине тыңламадың, улым?! Әгәр синең белән бер-бер хәл була калса, мин ул кайгыны күтәрә алмаячакмын! — дип әкрен генә шелтәләгәндәй итте. Аның йөрәк җылысы ургып торган сөйкемле йөзе һәм моңсу карашы гомерлеккә хәтеремә уелып калды.

Көз көне Миңлегаян апамның туенда шатлыктан тирләп-пешеп очып-кунып йөргән гөлчәчәктәй матур, киң күңелле, миһербанлы әнкәебезгә каты салкын тиде һәм озак та үтмәде, ул дөнья куйды. Ятим калгач кына әнкәй назының нәрсә икәнлеген йөрәгемнән кичердем мин. Иртән аның мамыктай йомшак куллары белән битемә кагылуы, маңгаемнан үбеп алулары, «Тор, улым, чыпчыклар күптән уянганнар. Кыздырган акбалык суына», дип ипләп кенә ягымлы дәшүләре, аның җылы сулышын тоеп, иркәләнеп ятуларым якты хатирә булып күңел түренә кереп урнашканнар.


* * *

Үзем инде алтмышка җитсәм дә, күңелем һаман газиз әнкәйне сагына. Әнкәле кешеләргә карап кызыгам. Әнә ничек ягымлы эндәшә Зафирә апа үзенең әнкәсенә! Тобол шәһәрендә, Зафирә апа белән Зиннур абыйларның гаиләсенә кунакка баргач, балаларның шыпырт кына сөйләшеп, аяк очларына гына басып йөрүләренә игътибар иттем. Минем сораулы карашымны аңлап, Әсфир исемле уллары әйтеп куйды: «Безнең әбинең бүген башы авыртып тора, кан басымы югары, тавыш ярамый», диде. Маһирә әби үз язмышыннан бик канәгать һәм чая сүзле көр карчык. Төмәндә, улы Әмир белән килене Зәйтүнәдә торамы, кызы һәм киявендә буламы — аңа һәр җирдә зур ихтирам белән карыйлар.


...Кечкенә чагымда зәмһәрир салкын көннәрнең берендә Сания Ильясова белән ире Илдарның авыру әнкәйләрен бәләкәй чанага утыртып, мунчага алып барганнарын күргәнем бар иде. Хөсни әбине кияве биләүдәге яшь баладай корама юрганы белән күтәреп алды, ипләп кенә мунча эченә кертеп, Саниясе кулына тапшырды да үзе мунча ишеге янында көтеп тора башлады. Әби юынып чыккач, салкын тимәсен дип, кияве аны күтәреп алды да бәби күтәреп баргандай алыт кайтып китте. Әби соңгы минутларына кадәр кадер-хөрмәттә ятты: «Мәңге сезгә риза, балаларым, бәхетле булыгыз!» дип изге теләкләр теләде.

«Ерактан килеп яшәсәм дә, кызларым ялгызлыкны сиздермәде. Абидәм дә, Саниям дә, оныкларым да, шөкер, бик миһербанлы, мәрхәмәтле булдылар», ди Шәфигулла кызы Зиннәтбану әби Хәмзина.

Фатыйма ханым Галиәкбәровәның да балалары бик тәүфикълы Кызлары Равилә, Тәнзилә һәм кияве Гомәр әнкәебез дип өзелеп торалар. Фатыйма апа күп кайгы-хөсрәт кичергән кеше, шунлыктан сәламәтлеге бик какшаган. Балалары аны ел саен курорт, санаторийларда дәвалыйлар. Врач даруы гына түгел, аларның җылы сүзе дә әнкәләренә шифа бирә.

...Укытучы Сөчевлар семьясына бер бәхетсезлек артыннан икенчесе килеп торды. Башта Гомәр бабай аяктан егылып берничә ел урын өстендә ятты, Аннан паралич авыруы әнкәләрен 6 елга егып салды. Улы Тукай да, бигрәк тө мәрхәмәтле килене Рәшидә дә «әһ» димәделәр. Әнкәләрен бик тәрбияләделәр. Авыру янында бик күп йокысыз төннәр кичерергә туры килде аларга. Соңгы сәгатендә телсез калган әби аларга иелергә ым ясады һәм, улы белән киленен маңгайларыннан үбеп, бәхилләште.

Кызганычка каршы, әнкәләргә караш һәрчакта мондый түгел. Мәсәлән, Хәлимә әбинең язмышы бик кызганыч булды. Ул җиде бала үстергән иде, ләкин буш өйдә җан бирде. Ул сиксәнне узгач ялгыз калды, ләкин картлар йортына барырга теләмәде. Ни дисәң дә, гомер иткән, бала үстергән үз нигезе якын кешегә. Аның ире яу кырыннан кайтмады, балаларны ялгыз үстереп интекте, Олы улы сугыштан яраланып кайткач, аны аякка бастырыр өчен җанын өзеп бирергә дә риза иде әби. Ләкин үпкәгә керел кадалган фашист бомбасы кыйпылчыгы фронтовикны вакытсыз дөньядан алып китте. Әбинең бүтән балалары да үсеп җиттеләр һәм төрле якларга сибелделәр. Иң соңгы кече улы да исән-имин армиядән йөреп кайтты. Хәлимә әби калган гомерен аңа багышлады. Ашның тәмлесе, киемнең затлысы, эшнең җиңеле баласына, ә авыры үз иңсәсендә булды, хәтта кешеләр белән телгә килүе дә улын яклап була иде.

Бер көнне улы утын хәзерләргә дип урманга китте һәм озак кайтмый торды.

Бу кичне Хәлимә әби тәрәзәдән аерыла алмады. Соңыннан түзмәде, кулына фонарь тотып, тайгага кереп, китте. Хәлсезләнгән әбине икенче көнне генә авылдашлары урманнан табып китерделәр. Күзен ачуга ул:

Улым кайттымы? — дип сорады.

Хәлимә әби кара төндә урманда йөргәндә, улы күрше авылда эчеп, типтереп яткан икән.

Бераздан Хәлимә әби йортына килен төште. Туйлар үткәч үк яшьләр Омск шәһәренә китеп югалдылар. Әби 3 ел буена хат көтте. Иик кенә ләм-мим булсачы. Шул арада авылда хәбәр таралып китте: әллә нинди явызлар улын үтереп киткәннәр, имеш. Карчыкның йокысы качты, күзләре начарланды. Депутатлар аша милициягә эзләү кәгазе озатылды. Ун көн дигәндә җавап килеп тә җитте; әбинең улы исән-сау, иске адресы буенча яши икән. Хәлимә әби әле моңа ышанмады, аны юатыр эчен генә алдалап язганнар. Юкса, ул грамотный бала бит, нигә аның кулы түгел? Тагын депутат хаты китте. Шуннан соң гына әбинең малае язган орышлы хат килеп төште; янәсе, нәрсә кирәк корткага, нигә юктан милициягә язып дөнья бутап ята? Шулай да хатны кулына алгач, әби аны йөрәгенә китереп басты: «Исән, бәгырькәем!» дип пышылдады ул, хатны кашына-кү-зенә сөртә-сөртә елады.

Дөрес, аңарчы әби башка улы белән берничә ел яшәде. Оныкларын үстереште, йорт хезмәтләрен үтәде. Картайгач, килене юк җирдән гаеп табэ башлады. Ахырда иренә: «Бездә җитәрлек яшәде. Башка балалары карасын!»диде. Башка киленнәр моңа каршы чыктылар: «Кара, нинди акыллылар! Көче кемгә сеңде, шунда торсын!»

Шулай итеп, әби картайган көнендә бөтенләй ялгыз калды. Үзе болай ярыйсы гына яшәде. Пенсиясе бар, күрше-күлән, мәктәп балалары карашты. Ләкин кайчан керсәң дә, тәрәзәдән күзен аямыйча, кемнедер көтеп утырыр иде. Озак авырды Хәлимә әби һәм гел генә улларын көтеп ятты. Телеграмма бирүгә карамастан, яраткан кече улы җеназасына да соңлады.

Без аның бушап калган әнкәсе караватына карап елап утырганын күрдек, Соң шул, үкенече бик соң.


* * *

...Яз җитте исә, агачлар яфрак яргач, мин әнкәй янына барам һәм аны куенына алган туфракка тезләнеп, чал башымны иям. Дулкынланып аккан киң Иртеш буендагы зиратта ята ул. Татарстан җиренең Норлат ягындагы авылыннан килеп яткан ул монда. Әнкәм Закирәбану исемле. Әнкәй янында хәзер каеннар шавы гына ишетелә, Каеннар бик күп монда. Төрле язмышларны үз куенына яшергән җирдә үсеп чыкканнар алар. Монда соңгы сулышында да: «Ялгызым, күз нурым Рәхмәтуллам!» дип киткән Гөлсафа әби дә, балаларын бик тә сагынып күрә алмаган Хәлимә әбекәй дә мәңгелек йокыда. Сугышка биш улын озаткач, аларның үлем кайгысыннан саташып дөньядан киткән Ымсынай апа да, сугыш елларында авызыннан соңгы кисәген өзеп биреп балаларын саклаган, үзе шул чакта аяктан егылган Салихә апа да монда...

Күпме язмышлар! Күпме каен. Каен шавында миңа һәрчак моң бар кебек тоела.

 

Якуб ЗАНКИЕВ, Төмән өлкәсе.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар