Логотип
Хатын-кыз һәм... сугыш

Җан ярасы

Бу язмыш безнең редакциягә үз аягы белән килеп керде. Лилия ханым әнисенең моннан 33 ел элек ул вакыттагы «Азат хатын» журналына язган хатын алып килде. Ниндидер сәбәпләр белән җибәрелми калган.

Бу язмыш безнең редакциягә үз аягы белән килеп керде. Лилия ханым әнисенең моннан 33 ел элек ул вакыттагы «Азат хатын» журналына язган хатын алып килде. Ниндидер сәбәпләр белән җибәрелми калган. Әнисе вафатыннан соң күп еллар узгач, үзенең тамырлары, нәсел тарихы белән кызыксына башлый Лилия ханым. Документлар арасыннан менә шушы хатны табып ала. «Энем Мияссәр Гатиятовның фронттан җибәргән соңгы хатын журналда бастырып чыгара алмассызмы?» – дип яза Зөһрә Мусина. Өч орден белән бүләкләнгән, 21 яшендә һәлак булган Мияссәр солдатның васыять шигыре анда. Ул вакытларда фронттан килгән миллионлаган хатларның берсе бу. Туганнары өчен, әлбәттә, олы бер хатирә. Лилия ханым белән сөйләшеп утыра торгач, Зөһрә апаның үз язмышы да бик аянычлы булуы ачыкланды. Илгә килгән кайгы өстенә аның шәхси фаҗигасе дә була әле. Ул аны үзе генә белә, үзе генә яна, йөрәк яраларын үзе генә бәйләргә тырыша. Тик аннан гомере буе кан саркып тора... Хәтта сугыш тәмамланып, дистә еллар узгач та. Үләр алдыннан гына кызы Лилиягә йөрәгендә таш булып яткан авыр серен ача ул. Явыз фашист илгә үзенең пычрак аяк-лары белән килеп кермәсә, бәлки, аның язмышы бөтенләй башкача булыр иде...
Бу язма аның рухына дога булып барсын...

 


Бөгелмә районы Татар Димскәе авылында туып-үскән Зөһрә җырларга-биергә бик ярата. Бөтен теләге – артист булу. Тик колхоз рәисе булып эшләгән әтисе кистереп әйтә: «Юк!» Сәхнәдә җырлап йөрүне җитди эшкә санамый ул. Кыз, мәктәпне тәмамлагач, Казанда фельдшер-акушерлык һөнәре буенча белем ала. Тыныч тормышта бер генә ел эшләп кала. Фин сугышы башлана. Запастагы пехота полкында фельдшер булып хезмәт итә. Аларның полкын сугышка озатканда, Сталиннан хатын-кызларны фронтның алгы сызыгына җибәрмәскә дигән приказ килә. Гомере буе Зөһрә моның өчен Сталинга рәхмәт укый. Сугыш утыннан түгел, фин солдатларыннан курка ул, чөнки әсир хатын-кызларны явызларча мәсхәрәлиләр икән дигән сүзләр йөри. «Җиңү көнендә бер тост фашистларны җиңү өчен булса, икенчесе Сталин өчен иде безнең өйдә», – дип искә ала Лилия ханым.

 

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка киткән Зөһрә гел алгы сызыкта: хәрби-санитар поездда фельдшер була ул. Сугыш кырыннан яралы солдатларны җыеп, поездларда госпитальгә ташыйлар. Пулялар яңгыры астында сугыш кырыннан алып чыккан беренче яралы солдатны гомере буена да онытмас... Чандыр гәүдәле Зөһрә, бар көчен җыеп, яралы солдатны өстери, колак яныннан гына пуля сызгырып үтә (гомеренең соңгы көннәренә кадәр ядрә сызгыруын оныта алмый ул!), якында гына бомба шартлый. Канга баткан солдатның санаулы гына минутлары калган, ул инде үләсен белә. Ташлап калдыр мине, җәфаланма, дип үтенә. Кызның күзләренә карап әкрен генә васыять әйтә: «Сестричка... сестричка... вернись с войны живой...» Билгесез солдатның шул сүзләрен ул сугыш еллары буе талисман итеп йөртә: һич тә исеннән чыгармый. Кем белә, бәлки, әнә шул васыять аның гомерен саклап та калгандыр әле: Зөһрә бер тапкыр да яраланмый.


 Кызыл хач төшерелгән поездларны утка тотмаска дигән халыкара килешүне фашистлар үтәми. Киресенчә, состав тулы яралы хәрбиләр, бер ярдәмсез хатын-кызлар белән мәче, тычкан уены уйныйлар. Ничәмә-ничә тапкыр Румыниягә, Югославиягә илтүче поезд юлын кисәләр: рельсларга бомба ташлыйлар. Ярый ла рация исән калып ярдәм чакыра алсаң, юк икән, яралыларны якындагы авыл-шәһәрләргә кадәр сөйрәп алып барасы. Исән калсаң, сөенә-сөенә сөйрәрсең... Бомбага тота башлаган поезддан сикереп төшеп, гадәттә, якындагы урманга йөгерәләр. Кечкенә Зөһрә һәрвакыт поезд астындагы рельска терәлеп үк кереп ята. Рельс тимере ядрә уздырмый, өстән бомба төшә икән, җәфаланмый гына үләсең. Иптәш кызларын да шулай сакланырга өнди. Тик бомбалар ява башлагач, риза булганнары да торып йөгерә... Алар артыннан канатлары белән җиргә тияр-тимәс кенә фашист самолетлары «иярә». Корбаннары белән шулай уйныйлар. Син – мишень, алар – аучы... Йә исән каласың, йә юк... Зөһрә үз күзләре белән үлемне күрә шулай. Иң куркынычы – Волховстрой станциясе тирәсендәге һөҗүм булгандыр. Кичке уннан таң атканчыга кадәр дошман самолетлары әнә шулай «күңел ача». Зур бер составтан берничә вагон гына исән кала. Бу төнне Зөһрәнең дус кызының чәчләре ап-акка әйләнә. Сугыш бетеп күп еллар узгач та самолетлар гүләвенә битараф кала алмый Зөһрә апа. Бөгелмә аэропортына төшкән самолет тавышын ишетсә, барган җиреннән туктап кала. «Йөк ташучы самолет оча... Бомба төягән очкыч тавышын беркайчан да оныт-маячакмын», – ди ул.
 

Күктә шомлы самолетлар күренмәгәндә дә көннәре җиңел үтми аларның. Иң өметсез хәрбиләр яткан «Крегер вагоны»нда эшләгәндә җаны әрни, хирургиядә бинт җиткерә алмыйча җәфа чигәләр. Көн саен бинт юып киптерәләр. Операция ясарга наркоз юк. Солдатка спирт эчереп, авызына таяк каптыралар да эшкә тотыналар. Яралардан учлапучлап корт чүплиләр... Санитар поездының даруханә башлыгы итеп билгеләнгәч, медикаментлар юклыктан интегә Зөһрә. Поезд станциягә туктаган арада, таныш түгел шәһәрдә төшеп, дарулар эзләп чаба. Кузгалып киткән поездга чак сикереп менеп өлгергән чаклары күп була аның. Әнә шулай дару эзләп чапкан бер көнне шәһәрдә очраклы гына абыйсы Суфиян белән очраша. Маңгайга-маңгай килеп бәреләләр. Ул шатлыклы күрешү мизгелләре секундлар белән генә исәпләнә. Икесе дә ашыга: берсенең поезды китәргә тиеш, икенчесенең – самолеты. Рельслар өстендә яшәгән Зөһрәнең өйдәгеләр белән элемтәсе булмый. Абыйсыннан якыннары хакында сораштыра да (алар дүрт бертуган –  фронтта), торып йөгерә.


Хатын-кыз сугышта да хатын-кыз булып кала инде. Дарулар эзләп чабып йөргәндә хатын-кыз киемнәре кибетенә керәләр. Ә анда – нечкә бретелькалы кыска ефәк күлмәкләр эленеп тора. Соңгы тиеннәрен санап сатып алалар. Имеш, сугыш беткәч туган якларына кайтып, көязләнеп йөриячәкләр. Соңыннан гына аның эчке күлмәк икәнен беләләр.


Җиңү көнен дә рельс өстендә каршылыйлар. Сугыш бетү турында Левитан тавышы белән яңгы-раган сөенечле хәбәр җаннарны актара: күргән һәр кеше белән кочаклаша, үбешә башлыйлар. Ә «Крегер вагоны»нда – тынлык. Анда селкенү түгел, сөйләшә дә алмый торган яралылар. «Аңында булганнарның күзләреннән бары яшь акты», – дип искә ала Зөһрә апа ул минутларны.


Туган йортына әле ул бер елдан соң гына кайта ала. Сугыш тәмамлангач та шушы ук поездда Румыния, Югославия хәрбиләренә булышалар. Тыныч тормышта да авыруларга ярдәм итүен дәвам итә. Пенсиягә чыкканчы Бөгелмәдә ашыгыч ярдәм хезмәтендә баш фельдшер булып эшли.


Тән ярасын дәвалап була ул, ә менә җан ярасын ничек дәваларга? Сөйләп тә бушанып булмый, онытып та... Җитмәсә, фаҗиганең төп сәбәпчесе һаман юлына чыгып тора. «Без бит бер-беребезне яратабыз, әйдә, кавышабыз», – дип, ярага тоз сала. Ярата, бик ярата. Тик гомерлек мәхәббәтен берничек тә гафу итә алмый... берничек тә...


«Әнигә ул вакытта 67 яшь иде. Кибеттән агарынып кайтып керде. Күзләрендә яшь. Әти белән миңа берни сиздермәскә тырышты. Кичен, аш бүлмәсендә икебез генә калгач: «Кызым, түзә алмыйм, сиңа эчемне бушатам, – дип чишелде. – Моңа кадәр мине аңламассың дип курка идем. Хәзер инде үзең әни, аңларсың. Мин бүген аны очраттым... Беләзегемнән тотты. Ул тоткан җир әле һаман ут кебек яна...»


Лилия ханым елый-елый сөйли: «Әни кебек сабыр кеше юктыр, аның язмышы хакында бер китап язарга була...»


...Казанга килеп фельдшер-акушерлык мәктәбендә укый башлагач, Зөһрә гомерлек дустын һәм мәхәббәтен очрата. Дус кызы белән алар бик якын булып яшиләр. Укыганда, икәүләп ике дус егет белән очраша башлыйлар. Зөһрә Шәйхигә кияүгә чыга. Яшь гаиләгә куаныч өстәп, тупырдап торган уллары туа. Балага алты-җиде ай булдымы икән, Зөһрә иренең хыянәте хакында белеп ала. Яраткан кешесенең бу адымын гафу итә алмый – сабыен ала да өйдән генә түгел, шәһәрдән үк чыгып китә. Ленинград өлкәсенең Красногвардейск шәһәрендә яшәгән Суфиян абыйсы янына барып урнаша. Шунда эшкә керә, ире белән аерылышырга гариза язып җибәрә. Берничә айдан ире аны эзләп таба. Тезләнеп гафулар сорый, тик Зөһрә аны кабул итми. Бала белән аралашуга гына киртә куймый. Әтисе бит! «Алайса мин бала белән урамда йөреп кайтам», – дип, баланы күтәреп чыгып китә ире. Зөһрә эшкә йөгерә. Кайтса, өйдә бала да, ир дә юк. Абыйсы Суфиян белән эзләмәгән җирләре калмый, милициягә мөрәҗәгать итәләр. Тулышып шешкән күкрәкләреннән сөт ага... Зөһрә баласын эзләп Казанга ук кайтып китә. Тик анда да иренең кайда икәнен белүче табылмый. Шулай да берничә айдан эзләп таба ул аны. «Бернәрсә дә кирәкми, баланы гына бир», – дип ялвара ул элеккеге иренә. Һәм җан өшеткеч җавап ишетә: «Мин аны Балалар йортына тапшырдым... Сиңа үч итеп...» Зөһрә улын Казан, Ленинград өлкәсендәге Балалар йортларыннан эзли башлый. Таба гына алмый. Шул вакыт фин сугышына җибәрәләр, аннан соң – Бөек Ватан сугышы... Кайтуга кабат эзләргә керешә. Тик файдасыз. Кабат ирен эзләп таба. Сугыш кичкән ир, күрәсең, акылына килә: Зөһрәдән кабат гафулар үтенә. Баланы чит исем-фамилия белән кайсы Балалар йортына тапшыруын әйтә. Имеш, дөм ятим калган күрше малае, ата-анасы юл фаҗигасендә үлгән... Күпме генә эзләп карасалар да, таба алмыйлар. Дүрт ел барган сугыш Балалар йортларының да астын-өскә китерә. Кая гына җибәрмиләр ул вакытта ятимнәрне... Шулай итеп, өмет киселә.

Зөһрә баласын югалта, тик ул гомер буе аның йөрәк авыртуы, җан газабы булып кала. Аның истәлеген гомере буе күңел түрендә саклый. Мәхәббәтен дә шунда бикләп куя. «Әйдә, кабат кушылыйк», – дип, күп тапкырлар эшенә килә ярат-кан кешесе, тик бала өчен ул аны гафу итә алмый. Бары шуны гына әйтә: «Очрашулар эзләмә! Бала ул – изге. Аңа кул сузарга ярамый».


Сугыш инвалиды Ильяска кияүгә чыга. Үрнәк гаилә булып яшиләр. Бергәләп йорт төзиләр, ике бала үстерәләр... Бөтен яратуын, назын балаларына бирә Зөһрә. Курск дугасындагы бәрелеш вакытында бер аягын төптән үк югалткан элеккеге танкист ире дә уңган кеше була. Протез киеп йөрүгә карамастан, машинада да җилдерә, эштән дә курыкмый. Районда узган мотоцикл узышларында беренчелекне бирми. Протезын яр буена салып калдырып, колачлап йөзәргә дә ярата. Ире машинаны бар тизлегенә куганда кычкырып җырларга ярата Зөһрәсе. Күрәсең, йөрәк ярсуларын әнә шулай басарга тырышкандыр... Соңгы тапкыр Шәйхи белән очраклы гына кибеттә күрешәләр. «Инде балалар урнашкан, оныклар бар. Картлыкны бергә үткәрик. Бергәләп улыбызны эзләп карыйк. Бәлки, табарбыз», – ди ул. Гомере буе җыелган үпкә Зөһрә апаның күз яшьләре булып бәреп чыга:


– Нигә? Нигә хәзер аны эзләргә? Без аны бәхетле итә алмадык. Ул ятим үсте. Әти-әни иң кирәк вакытта янәшәсендә була алмадык. Хәзер ул гаилә-ледер. Без инде аңа кирәк түгел. Яра салмыйк. Аңа безне гафу итү бик авыр булыр. Ул баланың күзләренә карап нәрсә әйтербез? Үләр алдыннан синең алда гөнаһларыбызны җуяр өчен генә эзләп таптык диярбезме? Мин үз гөнаһым өчен үлгәч үзем җавап бирермен», – ди ул.


«Әни йокысызлыктан интекте. Төннәр буе йоклый алмый йөреп чыга иде», – дип искә ала Лилия ха-ным. – Яралы җан ничек үзенә тынычлык таба алсын, төннәрен ул яра бигрәк нык сулкылдагандыр шул...»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар