Логотип
Язмыш

Алтын бөртекләре

Әминә апаның. Декабрьнең салкын төнендә, хатынын тол калдырып, гүргә кереп ята баһадирдай ир. Алты  улы ятим кала... Олысына – 12, кечесенә 3 кенә яшь була.


– Йоклаган җирдән ыңгырашып куйган кебек булды Дилшат. Башы җайсыз ята дип борып куйган идем, авызыннан күбек китте. Йөгерешеп кергән табиблар да ярдәм итә алмады... 44 яшендә китеп барды шулай. Кисловодскидан безне алырга колхоз машинасы өч көн килде, өч көн кайттык...  
Сөйли башлауга ук күзеннән яшьләр тәгәри Әминә апаның. Декабрьнең салкын төнендә, хатынын тол калдырып, гүргә кереп ята баһадирдай ир. Алты  улы ятим кала... Олысына – 12, кечесенә 3 кенә яшь була.


Әминә апа Әшрапова фотосурәтнең берсен куя, икенчесен ала... Кайсына караса да – Дилшат абый игътибар үзәгендә: йә республика җитәкчеләре белән басу буйлап атлый, менә кулында алдынгылар байрагы, әнә – офыкка кереп югалучы комбайннар парадын җитәкли, монысында  – район «Сельхозтехника» оешмасы җитәкчесе инде ул... Уңыш, дәрәҗә, бәхетле тормыш бөркеп тора фотолардан. Дилшат Әшрапов җитәкләгән «Советская Татария» колхозын Яңа Чишмәдә дә, күрше районнарда да яхшы хәтерлиләр. Партия хакимлеге, катгый идеяләр хөкем сөргән вакытта эшләсә дә, үз чорының иң алдынгы, көчле җитәкчеләренең берсе була ул. Беркемгә баш ими, теләгенә һәрвакыт ирешә! Теләсә кем белән уртак тел табучы, бар нәрсәне дә үзенчә эшләүче председательнең фикеренә район җитәкчеләре дә һәрвакыт колак сала. «Ак король» кушаматы да юкка гына бирелми Дилшат Әшраповка: иң югары уңыш, иң күп савылган сөт, зур төзелешләр, кайтартылган ашламалар – барлык алдынгы күрсәткечләр дә Дилшат абый җитәкчелегендә ирешелә. Әнә шул фидакарьләрчә эшкә бирелүе, алны-ялны белмичә хезмәт итүе йөрәген кинәт туктатып, тормышын вакытсыз өзә дә, күрәсең... 

Калган  кешегә яшәргә кирәк... Ә хәсрәт онытылмый икән ул... Бераз басылган кебек була, ләкин онытылмый. Башын аска ия дә, балалар дип яши башлый Әминә апа. Күзендә яшь кипми... Дилшатының исемен ишетүгә үк күңел кәсасе ташып чыга. Алты малай, абзар тулы терлек... Көн саен биштә торып маллар янына чыга, шунда балаларыннан яшереп күз яшьләрен түгә дә, ике сәгатьтән кереп аларны уята, аннары бергәләп мәктәпкә чыгып китәләр... Иртән торып берүзе маллар янында йөрүен күреп торган күршесе улы Ильясны оялтырга тырыша: нигә әниегезгә иртән булышмыйсыз, имеш. «Нигә уятмыйсың, әни?» – ди Ильяс, читенсенеп. Ни эшләре бар аларның кеше баласында, дип өзгәләнә ана йөрәге. Жәлли, йокласыннар әле ди... Бала бит алар. Көне буе эшкә җигелеп, әниләренә тормыш арбасын тартырга булышалар болай да. Ләкин дәшми... Барлык үпкәсен эченә йота, беркайчан да кеше белән сүзгә килми, каршы әйтми. Дилшаты та шундый иде бит. Өстеннән  зарланып шикаять язучыларга да начарлык эшләгәне булмаган җитәкченең. Тагын да күбрәк ярдәм итәргә тырышкан әле. Бу тормыш сабагын малайларына да өйрәтә Әминә апа. Таш атканга аш белән атыгыз дип үстерә...


Бу язмага алынганда Әминә апаның алты улы гомерләрендә беренче тапкыр аның сүзенә каршы төшкәннәрдер, мөгаен. «Минем турында журналга язарлык берни дә эшләмәдем», – дип, ризасызлык белдерә тыйнак әниләре. «Ана даны» медаленә лаек булган, 42 ел мәктәптә математика фәнен укыткан, алты улын тәрбияләп олы тормышка чыгарган һәм 18 оныгына әби булган әниләре турында бүген егетләр үзләре сөйли... 

Нияз (олы улы):
– Әти үлгәндә миңа 12 яшь иде. Беренче хәбәр мәктәпкә килеп иреште. Илгиз энем яныма килде дә: «Абый, шундый сүз ишеттем, дөресме икән?» –  ди... Укытучылар безгә сәер карыйлар, ләкин берни әйтмиләр. Әтиегез чирләгән дип, кайтарып җибәргәннәрен хәтерлим. Өйгә кайткач та башта әйтмәделәр. Бертуктаусыз туганнар, күршеләр кереп йөри... Күңел тыныч түгел... Аннары әйттеләр безгә – әти үлгән...
Әтинең әнисе – әби дә безнең белән яшәде. Әни белән бергә 25 ел гомер иттеләр, шуның 13 елын – әтисез. Әни өчен бик зур терәк иде әби. Безгә дә һәрвакыт күз-колак булып торды. Әле дә хәтерлим – почмакта әбинең сыек чыбыгы тора. Тыңламасак, ачулана, шул чыбык белән куркыта... Ә без ул чыбыкны качып сындыра идек. Ике хатын-кыз безне шулай кулда тотарга тырышканнар инде... Соңрак Тубылгыда өй салдык, шунда күченергә иде исәп. Әнинең әти-әнисе дә, абыйсы да шул авылда яшиләр иде. Йорт иясез тормасын дип әби шунда күченде. Башта кайтып йөрде, аннары төпләнеп үк калды. Ул ялгыз кунмасын дип, әле беребез, әле икенчебез әби янына кунарга менәбез. Әни кич чыгудан тыя иде безне, бер дә рөхсәт итмәде. Ә без ат җигеп әби янына менәбез, өс киемнәрен дә алыштырмыйбыз. Шикләнерлек урын юк, имеш. Тубылгыда әнинең энесе Фәрит абый яши иде. Аның киемнәре безгә таман – киенәбез дә клубка китәбез... Әни укытучы бит. Җиткергәннәр... Шулай кич чыксак та, тәртипсезләнеп, сугышып йөрмәдек. Әнигә кыен китерерлек булмадык...
Терлекне күп тоттык инде. Аларны ашатыр өчен печәне дә, фуражы да кирәк бит. Ярый әле ул вакытта әтине белгән колхоз рәисләре ярдәм итте. Сөйләшергә дә, сорарга да өйрәндек. Тормыш өйрәтте... Кая гына барсак та, әтине беләләр, якын итеп искә алалар иде. 
Берничә ел элек Яңа Чишмә ягына бозау алырга чыгып киттек Иршат энем белән. Сайладык та, бозауларны бер абзыйның машинасына төяп, кайтырга чыктык. Сөйләшеп киттек шулай. «Сез кем малайлары?» – дип сорый. Дилшатныкы, дибез... (Ниязның күзләре яшь белән тулды) «Мин сездән бер тиен дә алмыйм, егетләр... Яшь белгеч булып районга эшкә кайткач, әтиегез мине фатирлы итте, аңа булган бурычымны түләп бетерә алмам», – диде. Әтинең үлгәненә 25 ел узган иде инде...

Ильяс (икенче улы):
– Нияз белән арабыз бер генә ел. Әти үлгәч, әнинең төп ярдәмчеләренә әйләндек. Җаваплылык хисе үзеннән-үзе җилкәгә менеп утыра икән ул... 12-13 яшебездә әнинең төп киңәшчеләре, тормыш алып баруда зур терәге булдык инде без. Хәзер үз улыма 12 яшь менә... Әле ул бала гына. Без шул яшьтә хуҗалыкка күпме утын, никадәр ашлык, бодай кирәген, кыш чыгар өчен күпме печән әзерлисен үзебез белеп, планлаштырып эшли идек. Үзебез барабыз, сөйләшәбез... 
Әни алып кайткан әйберләрне берсүзсез кия идек. Зур булса да, кыскарак булса да, «ошамый», «нигә болай булган бу», димәдек. Булганын саклап кидек. Беркайчан да каршы дәшмәдек әнигә. Чәчләребезне дә үзе ала иде: алты малайны авыл җирендә кемгә алып барасың... Атнасына утыз сәгать дәрес укыта, кичен план яза, ике төпчек энебез  – итәгендә. Дәфтәр тикшерергә миңа бирә торган иде кайвакыт. 
Әти исән вакытта өйдән кеше өзелмәде: гел кунакка килеп, аралашып йөрде дуслары. Аралашкан кешеләре дә үзе кебек көчле иде, арада җитәкчеләр дә күп... Әтине югалткач, бик азы гына дус булып калды. Рәхмәт аларга, кайчан ярдәм сорап барсак та, кире борып җибәрмәделәр. Әтинең бөтен дуслары арасында иң якыны Айрат абый Әюпов иде: ул вакытта Татарстан буенча «Сельхозтехника» җитәкчесе урынбасары  – безне беркайчан ярдәменнән ташламады. Үскән чакта да, студент вакытта да терәк булды. Авылга кайтмаган атнада аларга барып, ашап-эчеп, юынып китә идек. Уйлыйм да, гаҗәпләнәм: кем кеше баласын шулай каршы алып, юындырып, ашатып-эчертеп җибәрә хәзер... Ярый Айрат абый безне белә дә ди, ә хатыны өчен бөтенләй чит булганбыз бит. Үз балалары кебек якын күрделәр. Айрат абыйның ике улы белән әле дә туганнар кебек аралашып яшибез. 

Иршат (өченче улы):  
– Әти  үлгәндә миңа 10 яшь иде. Әллә ни белеп бетерә торган яшь булмаса да, авыр булганын хәтерлим. Әни бик көчле кеше, бирешмәде... Ул беркайчан да эчендәгесен кешегә белгертми. Безне дә борчымый... «Әни, нидер бар бит», – дим, кайвакыт телефон аша да хәлен сизенеп. «Юк, улым, бар да әйбәт», – ди. Бик сабыр ул безнең. Гомер буе шундый булды. Әни математика укытучысы гына түгел, минем класс җитәкчем дә иде.  Өчебез мәктәпне – медальгә, ике абый – институтны кызыл дипломга тәмамладылар, алтыбыз да – югары белемле. Һәр көне геройлык булгандыр әнинең: алты баланы карап бетерергә кирәк, җитмәсә, барысы да – малайлар. Бер елны – берьюлы алты укучы, икенче бер вакыт дүрт студент укыдык. Атна азагында авылга кайтабыз. Әни барыбызның да киемнәрен юып, төнлә торбага чорнап киптерә, үтүкли. Икенче көнне кабат Казанга озата. Бездән башка берни турында уйларга вакыты да булмаган инде аның... Әнине ачуландырырга сәбәп бирмәскә тырыштык. Каеш дигән әйберне беркайчан да күрсәтмәде ул безгә. Күз карашы җитә иде... Әле дә шулай.  
Әти исән чакта: «Улым, кем булырга телисең?» – дип сораса, «Конюх» дип җавап бирә идем. Шуңа күрә атка бәйле эшләр кечкенәдән минем өстә булды – хобби кебек. Ат җигеп тирес түгү, азык алып кайту эшләрен мин башкара идем. Ир-атныкы, хатын-кызныкы дип бүлеп тору юк, бар да программага салынган кебек барды. Барыбыз да сыер сава беләбез. Әни безне хезмәт белән  тәрбияләде. Башка балалар кебек урамда уйнап йөрергә вакыт та булмады. Әнинең энесе Фәрит абыйны әти урынына күрдек, нинди эшкә тотынсак та, аның белән киңәшләшә идек. Яшь булсаң да, олыгайсаң да, олы кеше сүзе һәрвакыт кирәк. Ә әтине гел юксынабыз... Әти әле дә җитми... 

Илгиз (дүртенче улы):
– Әтинең вафатына бәйле вакыйгаларны өзек-өзек хәтерлим. Белмим, бәлки Аллаһ минем җитлегеп бетмәгән психикамны шулай сакларга тырышкандыр... Өйгә кешеләр җыелганны, ишек төбендә басып күзәткәнемне, аннары идәндә утырып торганымны беләм... Әтине өйгә кертеп яткырып куйгач, барып караганыбызны хәтерлим... 
Әти мине аеруча якын күргән, диләр... Әнигә охшаган булгангадыр дип уйлыйм. Балачакта еш чирләгәнмен, төнлә саташа торган булганмын. Бәлки, шуңа кызгангандыр... Үзе белән дә күп йөртә иде ул мине, эшенә алып бара иде. «Нива» машинасында арткы утыргычка басып барганымны хәтерлим... Әти – рульдә... Тәрәзәдән кергән җил чәчләребезне тузгыта. Әнә шул кыска гына хатирәләр әтиле балачагымның матур мизгелләре булып исемдә калган... 
Әни, абыйлар янда булгач, ничек яшәрбез дигән борчулы уйларга бирелгән булмады. Өстәл артында гел бергә утырып ашарга куша иде әни. Йоклаганда да абыйлар белән бишебез бер зур караватка ятып йоклыйбыз... Әни төпчек энебез Илназ белән аерым йоклый. Ә кайвакыт без – өч төпчек малай әни белән ятабыз. Әни кулын суза да, аның кулына без башларны тезеп йоклыйбыз. Әни янына ук туры килгәнебез – иң бәхетле кеше! Шуңа күрә гел алышынып, чиратлап ята идек ул «бәхетле урынга».
Әнинең иң  көчле ягы – сабырлыгы. Кызып китсәк, сабыр гына аңлата белүе бик зур хикмәт. Безгә карата һәрвакыт таләпчән булды ул. Кич чыгарга кушмый иде. Җәй көне абыйлар белән гараж өстендә йоклыйбыз. Әни, чыгып китмәсеннәр дип, өстебездән ишекне бикли. Ә без алдан плоскогубцы әзерләп куя идек. Арткы яктан кадакларны суырып алып, ачып чыгып китәбез. Кире кайткач, яңадан кадакны бөгеп куябыз. Әнә шулай кайвакыт качып чыксак та, начар юлда йөрмәдек. Әни өчен иң кыен бала – мин булганмындыр... Шуңа күрә әни янында да калырга теләдем – энеләрем укырга китеп беткәч, әнигә авыр булмасын дип төп йортка кайттым. 

Илфак (бишенче улы):
– Абыйлардан яшь аермасы зуррак булгач, без Илназ энем белән күбрәк әни янында булдык. Төпчек – төпчек инде ул, аның эше юк (көлә). Йорт эшләре барысы да минем өстә – «мама Чоли» идем мин. Кышка салатлар да  әзерлим, ипи дә басам, токмач та кисәм, пилмән дә бөгәм... Нияз  абыйның хатыны Зөһрә апа – шәһәр кызы. Абыйга кияүгә чыккач, ипи салырга, тавык йолкырга аны да өйрәткәнемне хәтерлим. Бервакыт ерак туганнар кайтты. Әни мине мактый, бөтен эшне эшли, ди. Бик оялдым. Юып куйган керләр бар иде, шуларны чайкап куярга кирәк – ваннага кереп киттем. Кер чайкап маташканда кунак апа килеп керде дә: «Син кер дә юасыңмыни әле?!» – дип  шаккатты... 
Таләпчән иде әни. Мине дәрес саен такта янына чыгара. Кайбер кичне эшләп арыгач: «Миннән иртәгә сорама инде, әни», – дип үтенә идем. Барыбер сорый иде... Елаткан вакытлар да булды инде әнине. Сүзгә килеп, үзара нәрсәдер бүлешә алмавыбызны да авыр күтәрә иде. Әнинең күз яшьләрен күрү бик кыен... Үзем өч бала әтисе булгач, әнинең безгә биргән тәрбиясенә сокланам. Аңа бер дә җиңел булмаганын хәзер генә аңлый башладым әле... 
Җәй азагында маллар суеп сатабыз, әни отпускной акчаларын ала да, укырга барырга киемнәр алыр өчен Казанга китә: башта паром белән, аннары «попутка» машинасына утыра... Әллә ничә зур сумка асып кайта иде. Без әнине түземсезлек белән көтеп алабыз. Алып кайткан әйберләрен идән тутырып чәчеп сала, һәрберебезгә бүлеп бирә. Бар әйберне дә яратып киябез, таман гына була иде. «Ничек башларың җитте», – дип, әби шакката... Хәзер уйласаң, исең китәрлек. Ничек көче җиткән безгә...

Илназ (төпчек улы):
– Мин әтине хәтерләмим... Кеше сөйләгәннән генә әтинең образы тугандыр... Аш бүлмәсендәге яшел суыткыч ишегендә көн саен нәрәт әзер иде безнең. Әни шулай кичтән үк иртәгә кем нәрсә эшлисен язып куя иде. Шул эшләрне эшләп көн үтә. Хәзер кайтып уйлыйм: әни гел нәрсә белән булса да мавыктырган безне. Бер буш вакыт та калмаган. Авылда яшәп, унберенче сыйныфта гына йөзәргә өйрәндем мин. Урамга чыгып, бушка вакыт әрәм итеп йөрергә, футбол уйнарга вакыт юк. Иртән торгач бүген нишлим дигән сүз дә, нигә моны мин эшләргә тиеш дигән уй башка да килми. Тормышта да шулай без: максат куябыз да, шуңа таба барабыз. Алты бала, алтыбыз да югары белемле. Мин түләүледә укыдым әле. Хәзер үземнең гаилә, ике балам бар. Кайвакыт утырам да, әнине уйлап шаккатам – ничекләр үстерде икән безне берүзе?! Күршеләр әҗәткә акча сорарга да керәләр иде әле... «Алты бала үстерүче ялгыз хатынга сорап кермәсәләр соң», – дип, әби ачулана иде кайвакыт.
Алтыбыз да таралашып беткәч, әни бер ел үзе генә яшәде. Бервакыт әнинең хәле авыраеп китте. Абыйлар белән җыелыштык та әни янына кем кайтасын уйлаштык. Илгиз абый: «Сез каршы булмасагыз, мин кайтам әни янына», – диде. Алдан ук килешеп куйдык: калырга хәл иткәнсең икән, артка юл юк, соңыннан кире уйлап йөри торган булмасын дип.
Төпчек малай булгач, мин гел әни янында идем инде... Бөтен әйберне күреп, сизеп үстем. Әни еласа, без үзебезгә урын тапмый идек... Ул орышмый, сукмый иде. Куркытып үстермәде. Ләкин әнинең күз яшен күрү  иң калын каештан, иң ачы сүзләрдән дә үтемлерәк тәэсир итте. Әле дә көндез йокласам, куркып уяна торган гадәтем бар. Көндез йоклаганымны әни күрсә, ачулана дип, гаепле саныйм үземне...
Беркайчан да кешедән ким булмадык. Ничек җиткергәндер акчаны... Дилшат Әминәгә алтыннар калдырып киткән дигән сүзләр дә йөрде: әнинең бәрәкәтенә ышана алмаганнар, күрәсең... Бер елны дүрт туй үткәрде! Бер тапкыр да әҗәткә кермәде... Төшеп калган егетләр түгел без – әни шулай тәрбияләде. Теләсә кайсы эшкә тотынырга кушсыннар – югалып калмаячакбыз!
Әминә апага ире алтын калдырган дип сөйләүләре дөрес югыйсә... Алты алтын бөртеге калдырган Дилшат абый үзеннән соң. Әминә апа өчен көч чыганагы, җан азыгы, тормыш мәгънәсенә әйләнгән алты улы – кыйммәтле ташлардан да кадерлерәк байлык. 
Фото асты: Балалар дия-дия гомер үтеп китте. Аллаһтан берне генә сорыйм: гел үзара йөрешсеннәр, аралашсыннар, берсенең кадерен берсе белеп торсыннар дим. Әти уллары инде алар барысы да, нәкъ әтиләре...


Сулдан-уңга: Рудаль абыйлары, Нияз, Ильяс, Иршат, Әминә апа, Илгиз, Илфак, Илназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кат- кат укыдым . Менә нинди кешеләр турында күбрәк язарга кирәк .Рәхмәт авторга . Йоклар алдыннан да уйланып яттым , малайларның исемнәрен барладым . Әминә ханым- чын татар хатыны : уңган ,сабыр . 6 улына чын хезмәт тәрбиясе биргән , зур укулар укулар укытып , өйләндереп , барысын да кеше иткән . Бер ялгызы . Сокланырлык ана ..Тагын языгыз әле Әминә ханымның уллары, үзе турында . Алтын бөртекләре әтиләре Дилшат кебек матур яшәсеннәр .Озын гомерле булсыннар .Әниләре сәламәт булып уллары тәрбиясендә гомер итсен . Изге җаннар бит сез . Аллаһның изге җаннары .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Соклангыч, сузлэр житми эйтеп бетерергэ кунелдэге хэлэтне шушы кешелэргэ карата.

      • аватар Без имени

        0

        0

        И Раббым, барыгызга да бәхет телим. Соклангыч.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Елый-елый укыдым. Искиткеч! Нинди Аналар бит алар! Минем әни дә 32 яшендә ялгыз калды. Әтине 1982 елда үтерделәр. Мин 6 яшьтә идем, энем - 1 яшь тә 7 айлык иде. Нәкъ монда язылганча үстек без дә. Ярым ятим исеме белән. Кешедән ким үсмәдек.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Өч кыз үстерәм, ирем 43 яшьтә вафат булды.Өченчесе карында калды.Нишлисең инде, мунча, сарай тирәсендә елап керәсең.Балалар каршында елап утырып булмый.Аллаһ язганны күрәсең.Хәерле булсын.Дуслар югалып бетә күбесе.

            Хәзер укыйлар