Логотип
Язмыш

Акыллы хатын – хәзинә

Зирәклекнең безгә кирәк булган чаклары бик күп аның.

Автобуста кайтабыз. Яныңда баскан кешеләрнең нәрсә сөйләшкәне теләсәң дә, теләмәсәң дә колакка керә. Хәер, хәзер яшьләрдә нишләптер тартыну юк, алар ни-нәрсә хакында сөйләшкәннәрен тирә-юньдәгеләрдән яшерергә уйламый  да. Уналты-унҗиде яшьләрдәге ике кыз һәм бер егет бөтен автобуста үзләре генә булган кебек гөрләшәләр генә. Дөресрәге, кызлар, аның да күбрәк берсе генә сөйли. Сөйләми – юлдаш егетенә бәйләнә. Әйләнә дә гел бер сорауны кабатлый: «Бүген урамга йөрергә чыгабызмы?» Ә егет, чыгасы килмәгәне күренеп торса да, нигәдер турысын әйтергә теләми: «Белмим, кичкә кадәр бер гомер бар бит әле», – ди. «Юк, син әйт, чыгасыңмы, юкмы, әллә берәр эшең бармы?» – дип төпченә кыз бала. «Кичен нәрсә эшлисемне мин хәзер үк кайдан белим!» Башка берәр нәрсә турында сөйләшеп алалар да, кыз сүзне тагын үзенә кирәк якка бора: «Чыгабыз-мы?» Төгәл җавап исә һаман яңгырамый. Кыз инде «янау»га ук күчте: «Әгәр йөрергә чыкмасаң, мин, беләсеңме, сине нишләтәм?!» «Нишләтәсең?» – ди егет, исе китмичә генә. «Башка беркайчан да шылтыратмыйм!» Егет дәшмәде. Аның төшәр вакыты җиткән икән инде. Кызның тавышында ялвару ишетелде: «Чыгыйк инде! Сәгать сигезләрдә, яме. Телефоныңда акчаң булмаса, син миңа «дозвон» гына яса, мин аннары үзем шылтыратырмын». Егет, артына да борылып карамыйча, автобустан төшеп китте.

Башкалар ни уйлагандыр, ә мин... мин кызны жәлләп калдым. Яшьлеге, юләрлеге белән шулай эшләвеме, аңлап бетермәвеме, әллә зирәклеге җитмәвеме?! «Бер хатында кырык ир хәйләсе булыр», ди халык мәкале. Чынлыкта, хәйләсе түгел, зирәклеге. Үзе генә белгән юл белән ир-ат хәтта сизми дә калырлык итеп үзенә кирәкле карарны аннан кабул иттерә белү осталыгы дип аңлыйк инде моны. (Бу фикергә ир үзе килдем дип уйласа, димәк, хатын акыллы!) Кирәк чакта юл куя белү, дәшми калу, вакыйгаларны үзенә кирәк юнәлешкә борып җибәрү – болар барысы да хатын-кыздан зирәклек таләп итә. Кыскасы, ир – баш, хатын – муен. Муен борылмаса, ничек борылсын ул баш?! Кызганыч, «хатын-кызга зирәклек җитми хәзер» дигән сүзне бүген бик еш ишетәбез. Кайчан югалттык без тормыш итәргә, гаилә алып барырга бик тә кирәк бу сыйфатны? «Ир-ат белән минем хокукларым бертигез» дигән көннеме, аларга ошарга тырышып, итәк урынына чалбар кигән мәлдәме? Чалбар дип юкка әйтмим – «хатын-кызның зирәклеген югалтуының бер сәбәбе – аның гел чалбардан йөрүе», ди психологлар. 

Ә зирәклекнең безгә кирәк булган чаклары бик күп аның. Бер танышым сөйли:
– Шимбә көн иде. Бакчага җыенабыз. Һәрвакытта-гыча, гаилә белән инде. Ишектән чыгып барганда: «Сиңа сүзем бар», – дип, ирем туктатты. «Минем читтә балам үсә, – диде ул бик җитди кыяфәт белән. – Күптән түгел аның әнисе үлде... Баланы хәзер дәү әтисе белән дәү әнисе тәрбияли. Без менә бакчага барабыз, кызыбыз анда көне буе саф һавада булачак, ә теге бала, мескен, берни күрми. Бәлки аны да үзебез белән алырбыз?»  
Бу мизгелдә минем баштан ниләр узганын моны үзе кичергәннәр генә белә. «Сөяркәсе булган, ә мин, җүләр, берни сизмәгәнмен. Кайчан очраштылар икән, соңга калып та кайтмады. Бала дип кенә әйтте, малаймы икән, әллә кызмы? Әнисе нәрсәдән үлде икән?..» Шул бер минутта минем елыйсым да килде, рәнҗисем, үпкәлисем дә. Аннан башта бер генә уй калды: «Буласы булган инде, бала кызганыч...» Ятимне жәлләвем, шулай итеп, ахырда барысын да җиңде: «Ярый, алыйк соң...» 

Ә ирем... шаярткан булып чыкты. Үзенчә мине сынап карарга теләгән. Ярый шул чакта үземне кулга алып тыелып калдым, хис белән түгел, акыл белән эш иттем. Ярсып-кабынып киткән булсам, сүздән-сүзгә күчеп, тәмам тәмсезләшергә, хәтта аерылышуга ук барып җитәргә мөмкин иде бит. 
Ә менә бу ханым белән районга командировкага баргач танышкан идек. Мин аны да зирәк хатын-кызларның берсе дип саныйм. Институтта бергә укыган группадашына кияүгә чыга ул. Эшкә аларны Казакъ-станга җибәрәләр, бер уллары туа. Аннан, ниндидер сәбәп аркасында, гаилә таркала. Хатын туган ягына әйләнеп кайта, эшкә урнаша. Тормыш бер урында гына тормый, дәвам итә, аны бер ир белән таныштыралар. «Хатыны белән аерылышты, беренче мәхәббәтен оныта алмады, бәлки, үткәннәргә юл юк икәнен син аңлата алырсың», диләр. «Авырга узганымның беренче көненнән үк баламның кыз булуын теләдем, – дип сөйләде ул. – Кызым туды! Мин аңа иремнең беренче мәхәббәте исемен куштым. Бу адым җиңел булды димим. Ирем сабыебызга исеме белән дәшкәндә, бигрәк тә беренче мәлләрдә, үлеп көнләшә идем. Аннан күнелде, ирем дә күнде. Беренче мәхәббәтләр онытылды дип уйлыйм, тәмам онытылмаса да, артка күчте. Һәрхәлдә, бу исемне ишеткәндә, әйткәндә, яшьлектә яратып та кавыша алмый калган кешесен түгел, баласын уйлый ул хәзер. Кызыбызны әтисе өзелеп ярата, аның әнисе булгач – мине дә...
Менә шулай, «ирләрнең ирке булса, хатыннарның хәйләсе бар».

Уйларымны бүлеп, автобуста күргән теге кыз тагын искә төшә. «Мин сиңа үзем шылтыратам», – диде бит ул егеткә. Үз кадерен белгән, дәрәҗәсен саклаган, үз-үзен ихтирам иткән акыллы кыз бала егетләргә башлап шылтыратырга тиеш түгел, ди психологлар. «Ә бәлки аның эше тыгыздыр, вакыты юктыр?», 
«Ә бәлки ул минем телефон номерын югалткандыр?» дигән сәбәпләр эзләргә кирәкми. Әйе, дөнья булгач, андый хәлләр дә булырга мөмкин, тик адым саен түгел, меңгә бер. Әгәр аңа кирәк икәнсең, ир-ат сине төн уртасында да таба, дөнья читенә дә эзләп бара. 
Ә кемнеңдер телефон номерын табу хәзер, гомумән, иң җиңел эш бугай. Интернет нәрсәгә, «ВКонтакте» кебек сайтлар нәрсәгә?! 

Яратуның газап икәнен кайсыбыз белми? Бигрәк тә җавапсыз мәхәббәтнең. Тик яраттырыр, игътибарын җәлеп иттерер өчен көн дә ул узган сукмакка чыгарга кирәкме икән? Аны «смс»ка күмү дә артык булыр. Зирәк хатын-кыз менә болай эшләр. Бер танышым сөйли:
– Булачак ирем миңа түгел, мин аңа беренче булып гашыйк булдым. Ә аның миңа карата нинди хисләр кичергәнен бик озак аңламый йөрдем: кире дә какмый, якынаерга да ашыкмый. Ә аннан тагын бер нәрсәгә игътибар иттем – «очрашабыз» дип уйлыйм уйлавын да, ул бит бер тапкыр да минем янга үзе килгәне юк, гел мин барам лабаса, телефоннан сөйләшкәндә дә шулай: мин шылтыратсам – ала, сөйләшә, үзе исә беркайчан да минем номерны җыймый... Көчләп яраттырып буламыни, дип уйладым мин  һәм... аның күз алдыннан югалырга булдым. Киткәндә: «Кирәк булсам, эзләп табарсың», – дидем. 
Аңа ничекләр шылтыратасым, тавышын ничекләр ишетәсем килгәнен үзем генә беләм! Акылын җуйган кеше кебек сәгатьләр буе телефонга карап утырулар, аңа охшаган көйне берничә көн рәттән тыңлаулар, күзне түшәмгә текәгән килеш иртәдән-кичкә кадәр хыялланулар... Барысы да булды. Көннәрдән бер көнне исә мин бу халәтемнән арыдым һәм... тынычландым. Элеккечә яши башладым. Ә бер кичне ишек ачылды да... Ул килеп керде! Бер кочак чәчәк күтәргән. «Сагындым», – ди. «Мин синсез яши алмыйм, миңа син кирәк!» – ди. Шул минуттан без бергә.
Әкияткә охшаганмы? Ә бит әкиятләрне дә кешеләр яза. 

Фото: 
https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Көне- төне мин 18 е тулып килуче кызыма тукыган сүзләр!!!!! СМСлар язып теңкәларенә тимәгез егетләрнең!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Андый белемнәрне гаиләдә, мәктәптә бирү яхшы булыр иде!

      Хәзер укыйлар