Логотип
Язмыш

Һади бураны

Фронтовик Һади абый белән булган хәлне бу якларда белмәгән кеше сирәктер. Әле дә хәтерлим, без кечкенә чакта өлкән яшьтәгеләр шушы тарихны бала-чагага бик тәфсилләп сөйлиләр иде. Сугыш тәмамланып ничә ел узды, ләкин фронтовикның ачы язмышы бүген дә беркемне битараф калдырмый, искә төшеп җанны актара, күздән яшьләр чыгара.

   Әлмәт районының Елховой, Түбән Абдул авылы якларында «Һади бураны» дигән гыйбарә яшәп килә. Бу бик аянычлы вакыйга белән бәйле. 

  Фронтовик Һади абый белән булган хәлне бу якларда белмәгән кеше сирәктер. Әле дә хәтерлим, без кечкенә чакта өлкән яшьтәгеләр шушы тарихны бала-чагага бик тәфсилләп сөйлиләр иде. Сугыш тәмамланып ничә ел узды, ләкин фронтовикның ачы язмышы бүген дә беркемне битараф калдырмый, искә төшеп җанны актара, күздән яшьләр чыгара.

   ...1946 елның март ае. Бөек Җиңү көненнән соң бер елга якын вакыт узса да, тыныч тормыш урнашмаган әле. Сугышта катнашканнар берән-сәрән туган җирләренә кайтып торалар.  Типсә тимер өзәрдәй ирләрне сугыш танымаслык үзгәрткән: кайтучылар арасында гарип калганнар да, аяксыз-кулсызлар да бар. Фронтовикларның сугыштан әйләнеп кайтуы – авыл халкы өчен зур вакыйга, бәйрәм: ул йортка атналар буе халык агыла. Елашалар, хәл-әхвәл сорашалар. Кулларына кара кәгазь алган аналар, хатыннар да килә, фронт турында сорашалар. Иң кадерле кешеләрен югалтсалар да, йөрәкләрендә өмет чаткысы сүнмәгән: «Син дә кайттың, минем улым да, минем ирем дә кайтыр» – дип, үз-үзләрен юаталар. Авылда кемнеңдер исән-имин әйләнеп кайтуы толлар җанындагы сүнгән өметне уята...

    Ирләрен көтеп яшәүчеләр арасында алты бала анасы Нәкыя да бар. Ул да ире Һадины зарыгып көтә. Юк-юк, кара кәгазь алмаган ул, Аллаһ сакласын... 

   Нәкыя белән Һади бик яшьли яратышып өйләнешәләр. Түбән Абдул кызы чибәрлеге белән күпләрне үзенә гашыйк итә. Нәкыя үзенә яр итеп егетнең  иң асылын – зәп-зәңгәр күзле, кара чәчле, төз гәүдәле Иске Баграж (хәзерге Елховой) егетен сайлый. Һади бар яктан килгән, уңган егет була. Бергә уртак тормыш корып җибәргәч, бер-бер артлы алты балалары – дүрт малай һәм ике кыз дөньяга килә: Әбелхарис, Әкрәм, Әбелкәрам, Кәүсәрия, Мингакилә, Мөхәррәм. Сугыш башланганда олы уллары Әбелхарис җиткән егет була инде. Военкоматка аны иң беренчеләрдән чакыралар. Ул китеп озак та узмый, чират Нәкыянең ире Һадига җитә. 

   Гаилә терәге булган иң газиз кешеләре фронтка киткәч, Нәкыягә биш баланы тәрбияләү бер дә җиңел булмый. Ул колхоз эшеннән кайтып керми, бушаган арада ризык хакына хәллерәк авылдашларына эшкә яллана. Өйләр юа, бакча казый. Нәкыянең әти-әнисе Хәлиулла абый белән Хәлимә апа кулларыннан килгәнчә оныкларны карашырга булышалар, күршеләре дә ярдәм итеп тора.
    Ул чорда беркемгә дә җиңел булмый шул. Авыл халкы ризыкны авызыннан өзеп булса да, мохтаҗ балаларга өлеш чыгара.

     Нәкыянең иң кечкенә улы – 2 яшьлек Мөхәррәм эче күбүдән газаплана. Колхоз кырларында җыелган уңыш фронтка китә. Ул елларда ачтан үлмәс өчен авыл халкы  алабута оныннан питрач пешерә. Сабыйның бу ризыкны ашауга эче авырта башлый. Бала елаган тавыш бөтен урамга ишетелә. Күршеләре Нурислам белән Фәрхинур гаиләсе хәлле кешеләрдән санала. Нурислам абзый тирә-якта дан тоткан фуфайка тегүче, аңа күрше авыллардан кием тектерергә киләләр. Ипи салгач, Нурислам хатынын Нәкыя яшәгән йортка кертеп җибәрә: «Бар, хатын, сабыйга ризык керт, ашасын, бәлки елаудан туктар», – дия торган була. Уң як күршеләре Хәтимә абыстай  кәҗә асрый. Арык булса да, хайван сөтне мулдан бирә. Хәтимә карчык авызыннан өзеп булса да Нәкыя балаларына кәҗә сөте кертә. Шулай итеп, мәрхәмәтле авылдашлары ярдәме белән Нәкыя балаларны ачлыктан саклап кала. 

    Бу авыр елларда фронттан килгән хатлар гына хатынга көч бирә. Улы да, ире дә Берлинга хәтле барып җитәләр. Сугыш тәмамлангач, Әбелхарис исән-сау туган йортына әйләнеп кайта. Һадины гына җибәрмиләр, көтегез, дигән соңгы хаты 1946 елның февралендә килә.

   1946 елның 24 марты.  Бу көнне гомер булмаганча буран котыра. Хәлиулла абзый, буран ачмасын дип, җил капканы бау белән бәйләп куя, мич төндеген тикшерә. «Ходаем, ут-күз генә чыга күрмәсен», ди, кабатлап, бисмиллаларын әйтеп, йокларга яталар. Төн уртасында йорт тәрәзәсен кагалар. Бу тавышка уллары – 14 яшьлек Исмәгыйль уяна. «Торыгыз, тәрәз шакыйлар», – дип, малай әти-әнисен уята. «Мондый шыксыз кара төндә кемнәр йөрер, бер-бер бәла чыкмагандыр бит?» – дип сукрана-сукрана ир белән хатын җылы урыннарыннан торып, тәрәзә каршына киләләр. Урамда буран котыра, караңгыда ике кара шәүлә шәйләнә. «Киявегез Һади кайттымы? Ул бит безнең белән бер олауда иде...»  

   Тәрәзә дөбердәтүчеләрне өй хуҗалары танып та өлгерә алмый кала – серле юлчылар урам караңгылыгына кереп югала. 

   Көтелмәгән бу хәлдән барысы да аптырап кала, йокылары кача, төнне ничек уздырырга белмиләр. Иртәнге якта буран бераз басылып, офыкта яктылык шәйләнгәч, Хәлиулла абзый өстенә иске бишмәтен киеп, аягына киез катасын эләктерә дә, кызы яшәгән күрше авылга – Иске Багражга чыгып китә.

   Иртә таңнан ах-ух килеп кергән атасын Нәкыя бик гаҗәпләнеп каршы ала. Өйдә тынлык, балалары изрәп йоклый, ә ире кайтмаган.   

    Шынталы станциясендә поезддан соры шинельле, башына бүреген батырып кигән, кулына агач чемодан тоткан фронтовик төшеп кала. Ул авылына кайтып баручы Һади була.  Нәкъ шул көнне станциягә олаулар белән Түбән Абдул, Баграж кешеләре килә. Фронтовик шул олауларның берсенә утырып, авылга кайтырга чыга. Чирмешән чатына җиткәч, бик каты буран кузгала, юлны югалталар. Адашканнарын аңлап, туктарга мәҗбүр булалар. Атларны бер җиргә туплап, олаучылар бүленәләр дә, юл эзләргә карар кылалар. Күпмедер вакыттан соң кабаттан җыелып, юлларын дәвам итәләр. Ләкин Һади гына алар арасында булмый. Кызганыч, һәркем үз уена бирелеп, солдатның юклыгына игътибар да итми.  

    Халык Нәкыяләр йортына агыла. Якын туганнары Вәлиәхмәт, Хәбибулла, Талип, олпат гәүдәле Гобәйдулла да читтә калмый. Колхоз рәисе Кыям каравылчы Гомәргә хәллерәк атларның барысын да җигәргә боера. Күршеләре – япон сугышында катнашып, яңа гына кайтып төшкән Шакир, Әхмәтгата,  Кәшиф, Әмирҗан, сугыштан авыр яралар белән аксап кайткан Фәтхетдин, Камил, Шәфыйк, кодалары Мингата белән Фәтхетдин –  авылда йөрерлек хәле булган һәркем Һадины эзләргә китә. Тирә-юньне ничек кенә айкамасыннар, фронтовикны таба алмыйлар. Эзләүләр икенче көнне дә дәвам итә. Ниhаять, Коры елга дип атап йөртелгән урында, Бәркәтә авылы янында, басуга чәчеп калдырылган киндер чүмәләләренә сөялгән хәлдә фронтовикның үле гәүдәсе табыла. Солдат, көлтәгә таянган килеш, уң кулы белән бүреген күкрәгенә кыскан хәлдә җан биргән. Ни кызганыч, алты ел буе ут астында йөргән, Берлинга барып җиткән Һади абый, туган авылына җитәргә ике чакрым кала, фаҗигале төстә  вафат була... 

   Солдатның гәүдәсе салынган чана Түбән Абдул авылына килеп кергәч, күтәртмәле чабаталы бала-чага ат артыннан чаба. 

   Хәзерге көндә авылда гомер итүче хөрмәтле Вәгыйзә апа белән Исмәгыйль абый, әти-әниләре Миндар абый белән Гаҗибә апаның сөйләгәннәренән:

 – Бала-чага мәет салынган чана артыннан йөгерде. Солдатның ике аягы чанадан чыгып бара. Бер аягында ботинкасы бар, икенчесендә – юк, зәңгәр төстәге ноские гына күренә. Солдатның үле гәүдәсен туган йортына  кайтарып салалар. Берни аңламаган сабыйлар шатлана-шатлана: «Әти кайтты! Әти сугыштан кайтты!» – дип, аталарның үле гәүдәсен кочаклыйлар, битеннән үбәләр. Бу хәлне күзәткән халык тыела алмыйча үксеп елый...

   Кайгысыннан шашар хәлгә җиткән Нәкыяне күршесе Бибигайшә карчык кочаклап: «Елама! Минем ике улым да сугышта үлеп калды. Синең     Әбелхарисың исән кайтты бит, иреңнең үле гәүдәсен булса да күрдең, син миннән бәхетлерәк», – дип юатырга тырыша. Фронттан кайткан Гобәйдулла абзый исә Һадиның ике баласын ике кулы белән кочаклап, бите буйлап аккан күз яшьләрен сабыйларның әле берсенең җилкәсенә, әле икенчесенекенә сөртә. Авылның аксакалы Нурислам бабай мәетнең башыннан сыйпап, үксеп елый: «Әҗәлең бураннан булса, яз җиткәч тә буран чыгар», – дип кабатлый... Аянычлы фаҗига турында Чирмешән хастаханәсенә хәбәр итәләр. Военкомат хезмәткәрләре, врач килеп җитә. Табиб мәетне җентекләп карап чыга, протокол төзиләр. Солдатның гәүдәсендә сугышта җәрәхәтләнгән җиде яра табалар. «И-и, аяныч, озак эзләгәнсез, – ди табиб. – Солдат бүген таң алдыннан гына җан биргән, култык асты да суынып өлгермәгән».

   ...Кичке авыл тынлыгын бозып, кемнәрдер җыр суза. Әле генә фронттан кайтып төшкән, оста итеп гармунда уйнаганы өчен халык тарафыннан «Сандугач» кушаматы алган Кыям тальян гармунда уйный. Аның янында сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан кордашлары – Әтәч Шәфийкъ белән Тансык Гомәр (халык арасындагы кушаматлары). Ирләр, авылны яңгыратып, авылдашлары Һади истәлегенә багышлап чыгарган җыр суза:

Бураннар дулый икән лә,
Җаннарны урлый икән.
Ялгыша икән язмыш та,
Хисаплап тормый икән...
Тәрәз ярыкларына ла
Сабын кыстырма икән.
Кыйбла яктан җилләр исәр,
Сагынып сызгырма икән... 

   Бу җырны ишеткән апа-әбиләр яулык чите белән күз яшьләрен сөртә, ирләр исә авыр көрсенеп куя, карашлары уйчанлана... 

   Алты ел буе фронт юлын таптаган, җиде яра алып госпитальләрдә яткан Һади Дәрҗемәновның исеме сугышта үлеп калганнар исемлегендә. Нәкыя апа алты баласы белән фронтовик ире янына җирләнгән. Оныклары бабалары истәлеген онытмый – Җиңү бәйрәмендә уздырылучы Үлемсез полкта Һади Дәрҗемановның фотосын күтәреп чыга.

 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фагилэ ханым биик тэ тетрэндергеч, йорэккэ утеп керерлек хатирэ-язма. Елый, елый укып чыктым. Эхх, язмышлар, шул... Бик тэ кызганыч?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фәгыйлә ханым! Рәхмәт Сезгә ,, Һади бураны,, дигән хикәягез өчен! Тагын елаттыгыз! Тормыш, сугыш корбаннары бик тә кызганыч! Һәр һәлак булганнарның урыннары җәннәттнең түрләреннән булсын иде. Сезгә иҗади уңышлар телим. САМАРА. НУРЗИДӘ ФӘЙЗУЛЛИНА.

      Хәзер укыйлар