Логотип
Сорау-җавап

Яз – аллергия чоры

Яз җитү белән аллергиядән интегүчеләр өчен катлаулы чор башлана. Олылар гына түгел, балалар да еш азаплана аннан. Балада аллергия билгеләре сизелә башладымы? Бәлки, үзегезезне борчыган сорауга җавап табарсыз.

Яз җитү белән аллергиядән интегүчеләр өчен катлаулы чор башлана. Олылар гына түгел, балалар да еш азаплана аннан. Балада аллергия билгеләре сизелә башладымы? Бәлки, үзегезезне борчыган сорауга җавап табарсыз. Редакциягә килгән сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсенең аллергология бүлеге мөдире Гөлнара ЗЫЯТДИНОВА җавап бирә.

Ирем 30 яшендә аллергиядән азаплана башлады. Төчкерә, борыныннан ага. Аллергия нәсел буенча әтидән
балага күчәргә мөмкинме? Улыбызда аллергия булмасын өчен нишләргә?

Аллергия – күп факторлы авыру. Шул факторларның берсе – генетик бирешүчәнлек. Әти-әнинең берсендә
генә аллергия күзәтелсә, балада аның булу мөмкинлеге 30–40 процент тәшкил итә. Баланы озаграк имезгән
саен, анда аллергия башлану куркынычы кими дигән нәтиҗә чыгара кайбер тикшерүләр. Имезүче әнидә
аллергия булса, рационнан аллергия китереп чыгара торган продуктларны алырга киңәш итәм. Әнидә
аллергия булмаса, махсус диета сакларга кирәкми.

Баллы ашаганнан соң кайвакыт баланың тәненә вак бетчәләр чыга. Берничә сәгатьтән бетә үзе. Организмга аллергияне үзенә җиңәргә мөмкинлек бирергәме, әллә хәзер үк дәвалый башларгамы?
Бетчәләрне табибка күрсәтергә кирәк. Чөнки баллы ризык аллерген була алмый. Сөт, йомырка, балык, диңгез
продуктлары, бодай, соя, чикләвекләр югары аллергик продуктлар дип санала. Составында консервантлар,
буягычлар булган продуктлар турында сүз барадыр дип уйлыйм. Алар псевдоаллергик реакция китереп
чыгарырга мөмкин.

Үз өебездә балада бернинди аллергия дә күзәткән юк иде. Ә менә әбиләренә кунакка баргач, төчкерә
башлый. Моның сәбәбен ничек ачыкларга?

Сезгә аллерголог-иммунолог консультациясе кирәк. Анамнез җыеп, аллергик фонны төгәлләгәч, балада
аллергия булу-булмау куркынычын ачыклагач, аллергия китереп чыгара торган факторлар табыла, өйдәге
мохит үзенчәлеге билгеләнә. Аннары табиб сәбәбен ачыклар өчен аллергологик тикшерү уздыра. Шуннан соң
дәвалау һәм профилактика буенча киңәшләрен бирә. Сезнең очракта, бәлки, әбиегезнең өендә аллергия
китереп чыгара торган сәбәпләр бардыр – өй тузаны талпаны, йорт хайваны, күксе гөмбәләр һәм башкалар.

Бала аллергик булса да, педиатр прививкалар ясатырга куша. Прививка аллергияне тагын да
катлауландырмыймы?

Аллергия авырулары прививкадан баш тарту өчен сәбәп түгел. Әлбәттә, авыруның кискенләшкән чорында
прививканы кичектереп торырга кирәк. Бу чор узгач, тиешле прививкаларны ясатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар