Логотип
Белгеч киңәше

​Пешүләрдән сакланыгыз!

Республика клиник дәваханәсенең Пешү хирургиясе бүлеге мөдире, югары квалификацияле табиб Радик Ганс улы Новиков:  

 
Җәй айларында пешү очракларының нигездә өч сәбәбе бар: 

          1. Табигатьтә шашлык пешереп, ит кыздырып ял итәргә чыккач, еш кына учакны махсус сыеклык белән кабызалар. Ә ул дөрләп китүчән була, бер кабынган ялкын сыеклык шешәсе эченә дә кереп шартлау куркынычы бар.  Шуңа да андый сыеклыклар белән сак булыгыз, ә иң дөресе – бөтенләй кулланмагыз. Чыра телегез, коры йомычка белән ут тергезегез.  

          2. Июль ахыры – август башларында кышка кайнатма ясау, кыяр-помидор тозлау эшләре башлана. Кайнар сулы банкаларны япканда, шулай ук бик сак эш итегез. Банка тыгызланып, кайнардан пыяла шартлаучан була. Шуңа да банканы буш пластмасса савытка утыртып ябу яхшырак. Банка чатнаган, ватылган хәлдә дә кайнар суга пешү куркынычы күпкә азрак була.  

          3. Җәйге челләдә кояшта пешү ихтималы зур. Андый вакытта махсус мазьларны алдан хәстәрләргә кирәк.  

          Әгәр дә пешкәнсез икән (кояшта гына түгел, кайнар суда, кайнар әйбергә тиеп, мәсәлән), каймак, катык, майлар сөртмәгез, ә  пешкән урынны мөмкин кадәр салкын суда тотарга тырышыгыз. Бассейн булса, шунда кереп торыгыз. Булмаса, чиста киҗе-мамык чүпрәкне салкын суда чылатып пешкән урыннарга ябарга кирәк, җылынуга тагын чылтып алырга һәм, әлбәттә, ашыгыз ярдәм чакыртырга!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар