Логотип
Белгеч киңәше

​Ни ул маммопластика?

«Хөрмәтле редакция! Күкрәгемдә яман шеш авыруы таптылар. Табиблар: «Чиреңне аздыргансың, операциясез булмый», — диләр. Мин бик борчылам, кырык яшеңдә күкрәксез кал әле! Шундый бәхетсезлеккә юлыгучылар маммопластика ясый дип ишеттем. Нәрсә ул? Аны ясату сәламәтлек өчен куркыныч түгелме? Сания Низамиева. Чистай шәһәре.»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник онкология диспансеры Маммология үзәге җитәкчесе Хәсән Марат улы Гобәйдуллин җавап бирә.

Сөт бизләренә операцияне без, ахыр чиктә, башкача дәвалап булмаган очракта ясыйбыз. Шуңа да: «Чирне күкрәкне алу хәленә кадәр китереп җиткермәгез!» – дип, пациентларыбызны гел кисәтеп торабыз. Моның өчен нишләргә кирәклеге турында алдагы саннарның берсендә язган да идек инде. Тик операциядән куркырга кирәкми. Чөнки безнең хирурглар соңгы елларда сөт бизләрен яңарту – күкрәкне торгызу юнәлешендә олы тәҗрибә тупларга өлгерде. Безнең үзәктә генә дә бүгенге көндә 1200 дән артык операция ясалды. Сүз биредә сөт бизләрен зурайту, кечерәйтү һәм тарттыру, ягъни пластик операция турында бара. Әйткәнебезчә, сөт бизләрендәге аза башлаган ракны дәвалауның сыналган юлы – ул операция. Кызганычка каршы, һәрвакытта да күкрәкне саклап калып булмый. Бу – шешнең зурлыгына бәйле. Еш кына хирурглар мастэктомия – сөт бизләрен лимфа төеннәре белән бергә алырга мәҗбүр була. Әлбәттә инде, пациентлар моны зур фаҗига дип кабул итә.



Хәзер мастэктомия кичергән хатын-кызларның күпчелеге маммопластика (күкрәкне торгызу) ясата. Пластик хирургка мөрәҗәгать итүнең сәбәпләре төрле: кемдер үзен кимсенүле сизә, кемнедер көн саен протезны киеп-салу туйдыра...

Сөт бизләрендәге яман шешне алдырганнан соң күкрәкне торгызуның төрле юллары бар. Тик кирәкме ул аңа? Хатын-кызның һәркайсы бу сорауга җавапны үзе табарга тиеш. Йөзләгән пациентлар моңа уңай җавап бирә.

Сөт бизләрен яңарту мастэктомия белән беррәттән алып барылырга да мөмкин. Ә кайчак аны айлар, хәтта еллар узгач та эшлиләр. Биредә, ситуациясенә карап, пациентка ике вариант тәкъдим ителә. Беренчесе – күкрәк экспандеры файдаланып (операция барышын-да ук), икенчесе – тиренең бер кисәген алып торгызыла.



Шулай итеп, күкрәкне операция барышында ук «ясау» көннән-көн киңрәк кулланыла барган яңа ысулларның берсенә әверелә бара. Ул экспандер һәм имплантантны берләштерү мөмкинлеге бирүче яңа технология ярдәмендә башкарыла. Мастэктомия барышында алып ташланган зарарлы тукыма урынына берьюлы экспандер һәм протез функцияләрен алыштыручы имплантант куела. Берничә көннән соң аңа алдан ук тоташтырылган махсус җайланма аша физиологик эретмә җибәрелә. Күкрәк читлегендәге тукымалар әкренләп киңәя башлый. Соңыннан җайланма алына, ә имплантант күкрәктә кала. Бу ысул белән эшләгәндә пациентка операцияне бер генә мәртәбә кичерергә туры килә. Операциянең ике өлештән торганы да бар: ул чагында экспандерны берничә атнадан гель белән тутырылган имплантантка алыштыралар, ими башын ясау өчен пациентның үз тире тукымасы кулланыла.




Маммология үзәгенең адресы:
Казан шәһәре, Себер тракты урамы, 29 нчы йорт, «З» корпусы, 4 нче кат, 407 нче кабинет. 
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник онкология диспансеры.

Үзәктә маммолог, гинеколог, хирург-онколог, эндокринолог, проктолог кабул итә. 
Биредә УЗИ-тикшеренүләр, гистология, цитология, клиник-диагностик тикшеренүләр үткәрелә.
Кабул итүләр 8(843)273-06-26, 519-27-41 телефоннары буенча алдан язып куелу тәртибендә алып барыла. 


фото биредән алынды: http://www.medsovet.info/hospital/2597

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урман дигәннән... Мин бит урманда туып үскән кыз, хәзер инде пенсиядә. Сезнең урман турында язылган матур язмагызны укыгач, урманым искә төште. Иртә белән торуга кошлар сайравы, ул корт тавышы дисеңме (пасека), аланда нинди генә урман чәчәкләре, шомырт җыю, җиләк , чикләвек. Рәхмәт сезгә. Бик сагынам урманымны, Ничә еллар узсада, Кайткач туган авылыма, кереп чыгам, сукмакны онытмаска.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исэнмесез Сания ханым. Мин дэ сезнен тесле яман чир авыруы белэн очрашырга туры килде 2016 елда. Операциягэ дигэч кукрэкне бетенлэй алырга дигэч кыелып тештем. Эгэр дэ кечегез туземлегегез житсэ пластик операциягэ ризалашыгыз. Ул операция белэн ничектер кимсенмисен. Мин уземнен врачыма бик рэхмэтлемен. РКОДта Эшлэуче онколог-момолог профессор ,пластический хирург Исмагилов Артур Халитович.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер УК пластика белэн ашыкмаагыз, терелгэч, сон рак, главное яшэргэ, боекмаска

        Хәзер укыйлар