Логотип
Белгеч киңәше

​Холыксызлыкмы?..

Бала үстергәндә ата-ананың югалып калган чаклары күп була аның. Бу очрак та — шундыйлардан. Ярату, игътибар җитмәүдән дияр идең, киресенчә, игътибар күп булган саен мондый балалар аза гына бара... Сорауларыбызга «Егоза» психологик-педагогик иртә үсеш үзәге директоры Наталья РЕСНЯНСКАЯ җавап бирә.

Кайчак кеше күп җыелган җирдә, әйтик, кибеттә, тәгәрәп-ярсып елаган кечкенә баланы күрергә туры килә. Мондый күренешне ничек аңларга: кечкенә кешенең көйсезләнүе генәме бу, әллә берәр чирме?
– Бик сизгер, үпкәчел, тиз тәэсирләнүчән балаларга хас була мондый холык. Аларны әти-әниләре чамадан артык ярата, иркәли, шуның аркасында балага куйган таләплә­рендә ахыргача эзлекле булып бетә алмыйлар. Һәр кечкенә бала үзе теләгәненә ирешү өчен бөтен юлларны, ысулларны да кулланып карый. Һәм аның иң отышлысына кабат-кабат туктала торган була. Әйтик, бер яшьлек са­быйның әнисе итәгендә утырасы килә, ә әнисенең вакыты юк – ул үз эшлә­ре белән мәшгуль. Бала елый башлый, һәм әни кеше килеп аны кулына ала. «Елап җиңеп була икән», – дип уйлый сабый. Икенче юлы әнисе: «Гел җаена гына тормыйм әле», – ди һәм бала елый башлауга инде йөгереп килми. Баланың аның саен тавышы көчәя, ул үкси, аны очкылык тота. Әнисе түзә алмыйча килсә, бала бу тәҗрибәне дә күңеленә салып куячак һәм тиешле вакытта кулланачак. «Үз дигәнеңә шулай гына ирешеп була икән», – дигән нәтиҗә ясаячак. 


Бала әле бик кечкенә чакта, аның сораганнарын үксеп елап таләп итүгә җиткергәнчегә кадәр үтәргә кирәк. Үз дигәненә истерика ясап ирешергә өйрәнмәсен. Һаман-һаман җаена тору дөрес түгел дип санасагыз, игътибарын читкә юнәлтергә тырышыгыз. Әмма үз сүзегездән чигенмәячәгегезне күрсәтегез: хәрәкәт, тон, сүзләр белән. Бала ата-ананың халәтен бик тиз сизә: ярсыганны, ачуланганны, кабынып китәргә әзер икәнегезне тойса, шунда ук истерика кузгатачак. Ә нык, каты торганыгызны аңласа, үзен читкә кагу дип санамыйча, шулай тиеш дип кенә кабул итәчәк. 

Балага мондый вакытта нәрсә тизрәк тәэсир итә — ачуланумы, әллә җаена торумы?
– Иң мөһиме, әйткәнемчә, кызып китмәскә, чыгырдан чыкмаска кирәк. Бала сездән шуны көтә! Әгәр үзегезне тыеп кала алмыйча, каешка үреләсез икән, бу аның өчен җиңү булачак. Җәза бирергә телисез икән – аның белән аралашмый торыгыз. Балада истерика башлануга, аны башка бүлмәгә кертеп утыртыгыз. (Ә кибеттә булганда, әлбәттә, ничек тә тизрәк аннан китү җаен карарга кирәк.) Ул бүлмәдә телевизор, уенчыклар булмаса әйбәтрәк – улыгызга яки кызыгызга анда күңелсез булсын. Өйдә андый урын юк икән – ясагыз (мин үзем почмакка бастыру яклы түгел түгелен, әмма башка юл юк икән, нишлисең). Баланы анда керт­кәнче, кушканыгызны үтәмәсә нәрсә эшләргә җыенуы­гызны аңлатыгыз. Тавышыгызны күтәрмичә, тыныч кына җиткерегез бу сүзләрне. Аңа нәрсә эшләргә ярамаганын түгел, ә нәрсә эшләргә кирәген аңлату мәҗбүри. Ягъни һәр сүзгә уңай төсмер өстисез: «кычкырма», «акырма» димисез, «тыныч кына утыр» дисез. 

«Почмак»та бала ун минуттан артык тормасын. Инде кабат аңа ни өчен хәзер ялгыз утырганын, сүзне тыңламаса, бүгеннән башлап һәрвакыт шулай булачагын аңлатыгыз. Димәк, башта – кисәтәсез, аннан җәза бирәсез һәм кабат моны нәрсә өчен эшләгәнегезне аңлатасыз. Иң мөһиме – йомшаклык күрсәтмәскә. Иртәме-соңмы, үзгәреш барыбер булачак. 


Мондый «тамаша» ясау өчен бала ни өчен һәрвакыт кеше күп булган урынны сайлый соң?
– Теләсә нинди ысул белән тирә-яктагыларның игътибарын үзенә җәлеп итәргә омтыла андый балалар. Кемдер аны ачуланыр, оялтырга маташыр, кемнәрдер кызганыр, жәлләр, ярсыган балага барыбер – битараф кына калмасыннар. Игътибар булмаса, ул үзен гел кирәксез дип хис итә башлый.

Әти-әнигә үз-үзен ничек тотарга? Иң беренче чиратта – игътибарны дөрес бүләргә өйрәнү зарур: баланы ул елаганда, тавыш чыгарганда гына түгел, ә әйбәт чагында «күрергә». Ул буза куптарганда, кисәтү ясауларны мөмкин кадәр киметергә. Әгәр аның кыланмышы чамадан ашса, игътибар итми калып булмаса, җәзаны эчтә кайнаган хисләрне күрсәтмичә генә кулланырга кирәк. 


Үзенә карата мөнәсәбәтегез үзгә­рүгә бала риза булып торачак дип өметләнмәгез: кинәт барлыкка килгән бу «дивар»ны ничек тә төртеп ишәргә тырышачак – сезнең игътибарны яулап алу өчен моңарчы кулланган барлык чараларны эшкә җигәчәк. 

Тавыш-гауга, елаш вакытында – салкын канлылык, битарафлык күрсәтәсез, бераз соңрак – назга һәм игътибарга күмәсез. Әмма бер генә очракта да гафу үтенеп татуланышырга кирәкми, югыйсә шулай гадәткә керәчәк: башта – елаш, аннан – кочыш. Биш минут элек кенә ул куптарган гауга булмаган да кебек онытылырга тиеш.  

Шушы уңайдан табибларга мөрә­җәгать итү кирәкме, әллә юкмы?
– Баланың гел-гел үзенә игътибар таләп итүен канәгатьләндереп бетерү бик үк җиңел түгел. Аңа үз-үзен күрсәтерлек шөгыль табу кирәк. Кайвакыт баланы театр түгәрәгенә бирү бу проблеманы хәл итәргә булыша. (Ә кайбер очракта аны бу түгәрәккә йөртү, һичшиксез, кирәк!) Мондый бала болай да бит гел роль­дә – тормышта уйнаганчы, сәх­нәдә уйнавы хәерлерәк. Калганы өчен борчылмагыз: сәхнәдә беркем булышмаса да, балагыз уңышка ирешәчәк – ул тумыштан актер лабаса!  


фото: http://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар