Логотип
Белгеч киңәше

Җиде кат уйла, бер кат кис

«Кирәк әйбереңне эзләп, бер кибеттән икенчесенә чабасы булмасын иде. Кич белән өеңдә, яраткан диваныңа утырып, тынычта, рәхәттә генә сайлыйсы иде аны», – дип, бер тапкыр булса да хыялланмаган кеше юктыр ул. Ә әйбер сайлауның кайберәүләр хыялланган мондый ысулы бар – товарны дистанцион юл белән сатып алу дип атала ул. 
Бу очракта сатып алучы белән сатучы арасында туган мөнәсәбәтләрнең хокукый ягы турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының үсеш һәм эчке базарны координацияләү бүлеге җитәкчесе, юристлар берләшмәсе әгъзасы Марсель ШАҺИДУЛЛИН сөйли.
 
Интернет-кибетләр белән бәйле әлеге мөнәсәбәтләр  Россия Федерациясенең «Кулланучыларның хокукларын саклау турында»гы законы (№ 2300-1 (26.1 маддә), 07. 02. 1992 ел) һәм товарларны дистанцион юл белән сату кагыйдәләре турында Россия Федерациясе хөкүмәте кабул иткән Карар буенча регламентлаштырыла, ягъни, тәртипкә салына. 
 
Товарны дистанцион ысул белән сату түбәндәгечә эшләнә: сатып алучы башта каталог, буклет, проспект, фотосурәтләр, төрле элемтә чаралары (телевизион тапшыру, радио элемтәсе һәм башкалар) ярдәмендә сатучы тәкъдим иткән товар, аны тасвирлаган текст белән таныша; үзе сайлаган товарны кайтарту буенча фирма белән килешү төзи. 
Интернет-кибеттән товар алганда сатып алучы сатучы белән читтән торып кына  аралаша, шуңа күрә ул мөрәҗәгать иткән фирма ышанычлы булырга тиеш. 
 
Үзебезнең шәһәрдә урнашкан кибеткә барып, аннан нидер сатып алганда, без кибетнең исемен дә, аның төгәл адресын да яхшы беләбез. Кулыбыздагы чекка карап, сатучының исем-фамилиясен дә ачыклый алабыз. Хокукларыбыз бозылган очракта, ул сатучыны табып, аңардан нидер таләп тә итә алабыз. Әмма барлык интернет-кибетләр дә, кызганычка каршы, үз сайтларында юридик адресларын да, сездән заказ алган сатучының исем-фамилиясен дә төгәл күрсәтми. Димәк, сатып алучы буларак үз хокукларыңны якларга туры килгән очракта, кыенлыклар туарга мөмкин.
Әгәр фирма ышанычлы икән, ул бернәрсәне дә яшермәячәк: закон буенча сатып алучы белергә тиешле бар мәгълүматны сайтында урнаштырачак. Товарның үзенчәлекләре, бәясе, кайтарту шартлары, гарантия вакыты, түләү тәртибе, килешү кайчанга кадәр көчендә булачак – кагыйдә буенча, ике арада сату-алу турында килешү төзелгәнче, фирма сатып алучыга боларның барысы хакындагы мәгълүмат белән танышырга тәкъдим итәргә тиеш. 
 
Интернет-кибетнең өстенлекләре:
* Товар сатыла торган сайтны үзегезгә җайлы вакытта һәм күпме телисез, шуның кадәр карый аласыз;
* Күңелегезгә ошаган товарга заказ бирү өчен сайтка язарга да, телефоннан шалтыратырга да мөмкин. Заказ өчен ничек түләргә икәнен дә үзегез хәл итәсез: терминал аша да була, банк картасы белән дә. 
* Дистанцион сәүдә белән шөгыльләнүче фирмалар, гадәттә, товарның сатып алучы кулына ничек барып ирешүе турында да алдан кайгырталар: заказны алу урыннарын уңайлы җирләрдә оештыралар. Дөрес, һәр фирма товарны сатып алучыга илтеп җиткерүнең үз юлын сайлый. Кайбер компанияләр аны почта бүлекләренә җибәрә, икенчеләр, күпмедер өстәп түләү бәрабәренә, өйгә үк китереп бирә. 
* Фирма сайтындагы товар, аларның сезнең шәһәрдәге кибетләре ассортиментыннан шактый аерыла – ул күпкә баерак.  
Күптән эшләүче фирмаларда еш кына төрле акцияләр булып тора: бәйрәмнәр алдыннан, сезон ахырында ташламалар ясыйлар, яңа килеп кушылган яки даими клиентларына бүләкләр бирәләр һәм башкалар. 
 
Кимчелекләре:
* Товар чынбарлыкта сайтка куелган рәсемнән күпкә кайтышрак булырга мөмкин.  Кием-салымны алдан кием карау мөмкинлеге дә юк.
* Сайлаган әйбер сиңа күпмедер вакыт узгач кына килеп җитә (якынча – ике көннән алып берничә атнага кадәр). Көтәргә яратмаучылар өчен бу, әлбәттә, зур минус. Өстәвенә, сайлаган товар складта булмаса, алдан билгеләнгән вакыттан тагын да озаграк көтәсе була. Шуңа күрә заказны кабул итүче менеджерлар, гадәттә, клиентларга телефон аша да элемтәгә керергә, заказның язмышын белешергә кушалар. Кайчакта кабат заказ бирергә яки башка модель сайларга да туры килә. 
* Үзеңә туры килгән әйберне сайлап алу авыр. Ярамаган очракта, алыштыру мәшәкатьле. Кием-салым икән, аны кулга тотып яки киеп карап булмый. Дөрес, товар сезгә ошамаса, интернет кибетләр, әлбәттә, аны алыштырачаклар. Әмма моның өчен әлеге дә баягы вакыт кирәк бит. Әйтик, ноябрьдә заказ биргән кышкы туныгыз сезгә март башында гына килеп ирешергә дә мөмкин. 
 
Товарны дистанцион юл белән сатып алганда төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, интернет-кибетне дөрес сайлагыз. Барысына да  игътибар итегез: башка сатып алучылар калдырган фикерләргә, түләү, товарны китереп җиткерү ысулларына. Әгәр товарны сатучы фирма турында мәгълүмат бик аз яки бөтенләй юк икән – үзегезгә кирәк әйберне башка җирдән эзләгез. Сатучы як ышаныч уятмый дип саныйсыз икән – товар өчен алдан түләү шарты белән килешмәскә кирәк. Товар кайткач кына түли торган башка берәр интернет-кибет табарга тырышыгыз. 
 
Интернет аша сатарга ярамаган товарлар барлыгын да онытмагыз. Бу исемлеккә исерткеч эчемлекләр, кайбер дару төрләре һәм башкалар керә.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар