Логотип
Белгеч киңәше

Депрессиягә "ЮК" дибез!

Көз җиткәч болытлы көннәр күбәя. Шуның аркасында без еш кына җылылык һәм яктылык җитмәүне сизәбез. Мондый вакытта ярдәмгә сары төс килә!
Барыбызга да мәгълүм, болытлы көнне җанга да рәхәт түгел. Еш кына күңелне ямансу уйлар баса. Әнә шундый моңсулыкны җиңеп, үз кәефеңне үзең күтәрергә кирәк.

Ә моның өчен иң беренче, иң гади ысул – иртәнге ашны сары төстәге тәлинкәгә салып ашау. Белгечләр фикеренчә, сары төс кәефне күтәрү белән беррәттән, аппетитны да яхшырта икән. Димәк ки, сары тәлинкәгә салынган гадәти солы боткасын яратып ашыйсың да шат күңел белән эшкә чыгып китәсең. 



Кәефегез көне буе күтәренке булсын дисәгез, муеныгызга сап-сары шарф яисә косынка бәйләп куегыз. Әмма бу төс белән артык мавыгырга да ярамый. әйтик, баш­танаяк сары төскә киенергә киңәш ителми, бу, киресенчә, кәефегезгә начар тәэсир итәргә мөмкин, чөнки чамадан тыш сарылык кеше энергиясен алып, депрессиягә юл ача.




«Диңгезнең күз яше», «Күк бүләге», «Борынгы урманның тылсымлы сагызы» дип аталган искиткеч матур сары гәрәбә (янтарь) ташын беләсезме? Беләсез, әлбәттә. Менә шул алтынсу бал төсендәге гәрәбә хуҗасына рухи күтәренкелек бирә, акча эшләрендә уңыш китерә, сәламәтлеген саклый дип санала.




Сары төс — уңыш төсе. Сары төс баш мие эшчәнлеген яхшырта, кешенең үз-үзенә ышанычын арттыра, оптимизм хисләре уята. Моны син үзең дә тикшереп карый аласың. Мәсәлән, эштәге берәр күңелсезлектән соң өстәлеңә сап-сары розалар (тюльпан яисә тузганак та ярый) утыртып куй. Бу манзараны күргән җитәкчең, эшен бик ярата икән, дип уйларга мөмкин. Ә син үзең шул арада сары төстән энергия җыеп, бер-бер артлы матур тәкъдимнәр дә кертә аласың. Күр дә тор, чәчәкләр шиңәргә дә өлгермәс, ә җитәкчең эшеңне тиешле дәрәҗәдә бәяләр.





Дизайнерлар фатирның стенасын, түшәмен, идәнен сары төскә буярга кушмый. Чамасыз сарылык кеше психикасын ярсыта. Сары төстәге детальләр куллану, киресенчә, кулай санала. Күңел күтәренкелеге өчен интерьерда сары төстәге ваза, чәчәк, диван япмасы, тәрәзә челтәрен отышлы кулланырга мөмкин.




Сары төстәге тәмләткечләр ризык­ларга кабатланмас тәм бирү белән беррәттән, җылыту һәм сәламәтлекне яхшырту сәләтенә дә ия. Мисал өчен, куркума холестеринны киметә, ә карри ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Моннан тыш, экзотик тәмләткечләр организмда ялкынсынуга, бактерияләргә каршы торып, күкрәкне яман шештән саклый. Әмма тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен тәмләткечләрне куллана белергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мир бу турыда белмаган идём хазер минда сары тосне аз азлап куллана башлыйм Е

    Хәзер укыйлар