Логотип
Белгеч киңәше

Балага уза алмау: хөкем карары түгел әле!

Зарыгып көтеп-көтеп тә, ни өчен кайбер хатын-кызлар балага уза алмый?  Сәбәпләрен каян эзләргә? Гаеп хатын-кызда гынамы? Ничек дәваланырга? Болар хакында югары категорияле акушер-гинеколог, репродуктолог Елена КАПИЦКАЯ сөйли.    
 
Өйдә бала-чага чыр-чуы, әтисенең йә әнисенең муенына сарылган нәни куллар, шау-шулы көннән соң арып бала караватында мес-мес килеп йоклаучы сабый – һәркемнең хыялыдыр бу. 
Ләкин соңгы елларда табиблар гаиләле парларга өметкә урын калдырмый торган диагноз куя – балага узмау. Мондый хәбәр аяз көнне яшен сугуга тиң ул.
 
Бу проблеманы булдырмый калып буламы соң? Моның өчен үсмер чакта ук профилактика чараларын күрергә кирәк: малайларда гениталий һәм кече таз органнары ялкынсынуын (аднексит, цистит, уретрит), шулай ук кызларда күзәтелгән менструаль тайпылышларны вакытында дәвалау бик мөһим. Табибларга даими күренеп торуны кагыйдә итеп алу сорала.  Ир балалар үстерүче әниләргә киңәш: подгузникларны артык еш кулланмагыз! Ир-атларның малай чакта йомырка капчыгы гел җылыда торуы да балага уза алмауга бер сәбәп булып тора.
 
Бүген матбугат чаралары, интернет бертуктаусыз сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Чыннан да саф һава, дөрес туклану, физик активлык төрле авыруларны булдырмый кала ала. Балага узалмаудан да коткарырга мөмкин. Шуңа күрә табиб киңәшләренә игътибарлы булу сорала.
 
Балага уза алмауны кисәтү һәм дәвалау – репродуктолог-табибларның төп бурычы. Иртә җенси якынлык, партнерларны еш алыштыру күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу проблема табиб кабинетында хәл ителмәсен өчен, гаиләдә, мәктәптә алдан ук аңлату эшләре алып барылырга тиеш. Иртә җенси якынлык та балага уза алмауга китерә. Кыз бала җенси яктан өлгерүгә үк якынлыкка керә ала дигән фикер миф ул. Хатын-кыз организмы 17-20 яшьләрдә генә йөклелеккә әзер була. Иртә җенси якынлыкка керү хатын-кызның репродуктив функциясен җимерә, егетләрдә исә иртә импотенция килеп чыгуга китерә. Абортларның, җенси юл белән күчкән авыруларның зыянлы һәм куркыныч икәне берәүгә дә сер түгел. Нәтиҗәләре төрлечә: хатын-кыз организмының функцияләре бозыла, ир-егетләрдә импотенция күзәтелә.
 
Безнең заманда үзеңне бердәнбер ир-атка – булачак иреңә саклау әхлак кагыйдәсе санала иде. Халкы сәламәтлеге турында кайгырткан теләсә кайсы дәүләт әхлак турында кайгыртачак, Америкадагы сыман тыелуны пропагандалыячак. Анда 1996 елдан ук инде яшьләр өчен «Тыелуга өйрәтү» программасы кертелгән. Бу программага йөз миллион долларлар тотыла.
Табибка даими күренеп тору, аның киңәшләрен үтәү балага узалмауга каршы иң яхшы профилактика санала. Күп хатын-кызлар гинекологка йөрергә яратмый (оялалар яки дискомфорт кичерәләр). Хәзерге медицина соңгы елларда шактый алга китте, шулай да хатын-кызлар тормышында төрле хәлләр чыгып тора. Барлык күрсәткечләр яхшы булып та, балага уза алмасагыз, һәм табиблар аптырау хәлендә калса, мәчеткә йә абыстайга барып, догалар укып карагыз. Бикле «йозак» шул юл белән дә ачылырга мөмкин. Медиклар бу ысулны хупламый да, тыймый да. Бу халәтне психологик проблема дип атыйлар.
Яшькә дә, кәефкә дә карап тормыйча, гинекологка елына ике мәртәбә күренергә кирәк. 
Хатын-кызларда балага уза алмауны беренчел һәм икенчел төрләргә аерып карыйлар:
Бер тапкыр да йөккә калмаган хатын-кызда – беренчел, кайчандыр бала табып та, инде балага уза алмау икенчел төре була. 

Хатын-кызларның балага уза алмавының төп сәбәпләре:
1. Төрле инфекцияләр (аднексит, хламидиоз, җенес органнары туберкулезы, гонорея һәм башкалар), операцияләр (сукыр эчәк, күкәйлек кистасы өзелү, корсак куышлыгы эндометриозы һәм башкалар) кичергәннән соң, күкәй күзәнәкләрнең аналык көпшәләреннән йөреше тоткарлану.
2. Овуляция, ягъни күкәй күзәнәкнең өлгерү һәм күкәйлектән чыгу процессы бозылу. Мондый хәл берничә очракта күзәтелергә мөмкин. Беренчесе – эндокрин системасы авырулары. Эндокрин системасындагы тайпылышлар үз чиратында овуляция булмауга китерә. Икенче очрак – поликистоз күкәйлек синдромы (киста рәвешендәге яман булмаган шешләр барлыкка килү). Артык авырлык җыю яки, киресенчә, гәүдә авырлыгы тиешле күләмгә җитмәү шулай ук овуляцияне тоткарлый. Озак вакыт җитди рәвештә физик эшчәнлек белән шөгыльләнү дә йогынты ясый.
3. Эндометриоз. Бу гинекологик чир иммун һәм гормон системаларында тайпылышлар китереп чыгара, алар исә һаман да шул овуляция тоткарлануга, шулай ук аналык көпшәләренең элпә белән капланып тыгызлануына сәбәпче булырга мөмкин. 
4. Аналык үсешендә тумыштан булган кимчелекләр.
5. Гиперпролактинемия. Бу авыру хатын-кыз организмында гипофиз гормоны – пролактинның артуына китерә, ул исә җенес гормоннарына комачаулый. 
6. Иммунологик балага уза алмау. Кайбер хатын-кызларның организмы үзгә төр аксым – антиспермаль антитәнчекләр эшләп чыгара. Ул антитәнчекләр сперматозоидларны тоткарлый, аларга күкәй күзәнәк белән очрашырга мөмкинлек бирми. Ләкин мондый очракта хатын-кыз бер ир-аттан балага уза алмаса да, икенче ирдән балага узу ихтималы бар. Бу тайпылыш һаман да ахыргача өйрәнелеп бетмәгән әле.
7. Күкәйлекләрнең вакытыннан алда ябыгуы.
Ир-ат сәламәтлеге аркасында балага уза алмау очраклары да артканнан-арта бара.
Ир-атның баласызлыгын да берничә төргә аерып карыйлар:
– Олигозоспермия – сперматозоидларның аз булуы.
– Азооспермия – сперматозоидларның бик аз күләмдә булуы.
– Некрозооспермия – хәрәкәтчән сперматозоидларның бөтенләй булмавы.
– Тератозооспермия – нормаль төзелешле сперматозоидларның бик аз күләмдә булуы.

Баласызлыкның сәбәпләре шактый:
1. Репродуктив һәм бәвел бүлеп чыгару системасы органнарындагы йогышлы-ялкынсынулы чирләр.
2. Җенес органы үсешендә тумыштан булган кимчелекләр: күкәйнең күкәй капчыгына төшеп бетмәве (крипторхизм), бер күкәйнең тумыштан булмавы (монорхизм), бәвел бүлеп чыгару каналының җенес әгъзасында дөрес урнашмавы (гипоспадия), бәвел бүлеп чыгару каналының алгы стенкасы өлешчә яки тулаем ярылган булу (эписпадия) һәм башкалар.
3. Варикоцеле (орлык чыгару юлы кан тамырларының икенчел дәрәҗәдән зуррак киңәюе).
4. Системалы авырулар (бавыр циррозы, туберкулез, диабет, хроник бөер авыруы).
5. Касык бүсере, уретраның тараюы, күкәйгә сары су җыелу, бәвел куыгы авырулары, простата шешләренә ясалган операцияләр.
6. Интим характердагы проблемалар.
7. Хромосома патологиясе. Нәселдән килә торган бу тайпылыш хромосомалар саны яки төзелеше үзгәргән булудан гыйбарәт.
8. Шулай ук бала булмау исерткеч эчемлекләр һәм никотин белән мавыгу, организмның чамадан тыш җылынуы, травмалар, радиация нурланышы, сәнәгать һәм көнкүреш агулары белән эш итү, ир-ат җенес гормоннары һәм гормоннар нигезендә ясалган ялкынсынуны баса торган дарулар кабул итүгә дә бәйле булырга мөмкин.
 
Балага уза алмауның төгәл сәбәбен ачыклау һәм тиешле дәвалау терапиясе алу өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.  
  
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар