Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Зәмирә Рәҗәпова: «Чәчне шикәр суы белән катырасың...»

Бүген хатын-кызга матур күренү бер дә авыр түгел. Аны булганыннан да матуррак итү өчен тулы бер индустрия эшләп тора.

Бүген хатын-кызга матур күренү бер дә авыр түгел.
Аны булганыннан да матуррак итү өчен тулы бер индустрия эшләп тора. Аның өчен нәрсә генә чыгармыйлар! Иннекнең – мең дә бер төре, кершәннең... Санап та тормыйм – барыбер очына чыгып булмас. Сәүдә үзәкләренең парфюмерия һәм косметика бүлекләрен күз алдына китерегез дә... Бүгенге хатын-кызның, теләгән очракта, дөрес мейкап – макияж ясату өчен махсус белгечләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген дә истә тотсак... 
Ә бит әле кайчан гына бөтенләй башкача иде. Боларның берсе дә юк иде! 
Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграмдагы битендә шул чакларны искә төшергән әле. Ул хатирәләргә башкасы да кушылып киткән... Анысы да – шул чор күренеше. 

– Фотоальбомга тап булдым, – дип яза ул. – Иске фотолар, дөресрәге яшь чактагы! Уфффф, үлеш... Шул чакта үзенә күрә үтә дә чибәр кебек шикелле тоелган идем үземчә... Күздә теге төкереп буйый торган «Ленинград» тушы, көн саен бигудида йоклаш, ул көдрәләрне арттан әйләндереп чөеп, баш түбәсенә өеп куеш. Ә челкааа.... Анысы аерым бер процедура. Элегрәк лак булмаганда шикәрле су белән катырып, начеслап бер якка кәкрәйтеп, авыштырып куеш. Соңрак әле ярый легендар «Хитон» лагы чыкты. Бер өйдән 5 кыз клубка чыгып киткәндә, дәү әнинең таякка галош табаныннан кадаклап ясалган «чебенүтергеч»еннән исән калган чебеннәр дә трельяж алдында агуланып, ятып кала иде. Әнә шулай, кечкенә генә бер бухгалтериянең главбухы кыяфәтендә, без – 16–17 яшьлек кызлар клубка чыга идек. Ярый да без клуб янында яшибез, түбән очлар әнә шундый «красотка» кыяфәттә, галошлар киеп менәләр иде.


Ә кышларын икенче төрле мода. Без үскәндә норковый «корабль» бүрекләр, кытайның арзанлы, түше чигүле кожаный курткалары модада иде. Кемдер аша минем 42 нче размерлы гәүдәмә 50 нче размерлы куртка алып кайтып бирделәр. Блат белән! Әй сөенүләрем, ты что, кажанка бит инде... Хәзер фотоларга карыйм да, шаккатам, нишләп беркем әйтмәгән шунда «килешми», дип. Әле шул кыяфәттә егетләр дә карата идек бит...
Кайберәүләр бу вакыйгалар уйдырма, сезнең заманда бар да бар иде, дип яза.
Булгандыр ул, мин һич кенә дә инкарь итмим. Төпкелдә яшәүче 15–16 яшьлек авыл кызларына кем плойкалар, лаклар, косметика алып бирсен?! Хәтта студент булып, шәһәрдә яшәгәндә дә алар безнең өчен роскошь иде! Ә матур буласы килә! 1995 нче еллар бу. Авылда хезмәт хакы түләмиләр, хәер, ул чорда ил белән бушка эшләде халык. Без сеңлем белән мәктәпне берьюлы тәмамлап чыгып киттек. Мин – 11 не, ул 9 нчы классны. Мин – Чаллыга, ул – Минзәләгә. Искә төшерсәм әле дә эсселе-суыклы булып китәм. Ике атна саен кайтабыз авылга. Кайтасы киләәә... Китә башласаң – акча кирәк. Без кайтканга әни белән дәү әни бер сөенсә, ике көенә. Каян акча алып җибәрергә? Әле дә ярый дәү әнинең пенсиясе бар. Ул да бурыч түләп, көнкүрешкә, безгә – ике студентка кереп бетә. Киткән саен – 100 сум. Миңа – 50 сум, Фирүзәгә 50 сум. Анда, җаныкайларым, лак, плойка кайгысы түгел иде шул...


Хәтерлим, берсендә авылдан Чаллыга килдем. Кесәдә 50 сум акча. Орловка боҗрасыннан Пединститут тукталышына кадәр трамвай белән кайтам. Пединститут тукталышында элек АТП иде: килеп керделәр билет тикшерүчеләр. Проездноемны эзлим, эзлим... Юк, авылда калган! Зур сумкаларым белән алып кереп утырттылар үзләренең автобусына. Талап диярлек, «штраф» дигән сылтау белән теге 50 сумны алдылар. Квитанция сораган өчен сумкаларым белән болгап чыгардылар автобустан... Общагага елый-елый кайттым. Беренчедән, әнине кызганып. Ул аны кемнәндер бурычка алып, ашарына булыр дип җибәргән иде. Икенчедән, ике атна яшисе бар бит. Ике ир, бер таза гына хатын минем «ничек яшим, башка акчам юк» дигәнемне ишетергә дә теләмәде... Мескеннәрнең үзләренең дә хезмәт хаклары булмаганга, минем ише хәерче студент балаларны талап көн иткәннәрдер инде. Кемгә ничектер, 1996 елда 50 сум  – студент өчен ару гына акча иде. Чәч катырырга лакка түгел, ипи белән тозга чак җитә иде шууул...
Ә сез бу чакларны хәтерлисезме? Чәчне шикәр суы белән катырырга туры килгәне булдымы?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чәчне он белән чистарткан истә. 9-10 классны интернатта торып укыдык. Баш юарга мөмкинлек юк, чәч майлана. Башка он сибәбез дә, аннан чәчне селеккәләп оннан арындырабыз. Он майны сеңдерә, имеш.

    Хәзер укыйлар