Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Зөләйха күзләрен ача»да Йосыф ролен уйнаган Исмәгыйль Низамиевне нигә әрлиләр?

Бу атнада татар дөньясы гөҗ килә. Сәбәбе – федераль каналда күрсәтелә башлаган «Зөләйха күзләрен ача» фильмы...

 

Бу атнада татар дөньясы гөж килә. Сәбәбе – федераль каналда күрсәтелә башлаган «Зөләйха күзләрен ача» фильмы. Тамашачылар ике лагерьга бүленде. Ярсулар шуның кадәр көчле ки, киноны яратмаучылар хәтта шәхесләргә бәйләнә башлады. Бер гөнаһсыз балалар да тәнкыйть утына тотылды. Бусы инде тәрбиянең дәрәҗәсен күрсәтә түгелме?!

Күргәнегезчә, фильмда Россия кино йолдызлары белән бер мәйданда Татарстан театр артистлары да уйный. Алар Мәскәү артистлары белән бер дәрәҗәдә уйный дип әйтер идем мин. Массовкада гына түгел, сүзле рольләрдә булулары да сөендерә. Зөләйханың 7-8 яшьлек улын Татарстанның атказанган артисты, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актеры Илнар Низамиевнең улы Исмәгыйль башкара.

– Театр артистлары балалары кебек үк Исмәгыйль дә сәхнә артында үсте. Күп кенә спектакльләрдә катнашты, клипларда төшкәне бар. Актерлык һөнәре аның өчен ят түгел, – ди әтисе Илнар Низамиев. – «Зөләйха күзләрен ача» фильмында уйнарга кастинг игълан ителгәч: «Барып карамыйсыңмы, улым?» – дип сорадым. Безнең гаиләдә балаларны көчләп, колагыннан тартып «үстерү» дигән әйбер юк. Өч балабыз – өчесенә өч төрле тәрбия. Иң элек аларның теләкләренә колак салабыз. Исмәгыйль кызыксынып китеп, кастингка барырга ризалык бирде. Анда бик күп балалар килгән иде. Исмәгыйль кереп китте дә чыкмый да чыкмый. Бик озак тоттылар аны. Чыккач, тагын бер керде әле. Режиссер: «Улыгызда шаблоннар юк, аның үз карашы бар», – диде. Шуңа ошатканнардыр инде, Исмәгыйльне сайлап алдылар».

Исмәгыйль Татарстанда, Мәскәүдә уннан артык күренештә төшә. Аны һәрвакыт әтисе, йә дәү әнисе озатып йөри. «Иң авыр бирелгән күренеш – соңгысы булды», – ди Илнар Низамиев. Анда Йосыф агач башында утыра, аңа бүреләр ташланмакчы була. «Агач башына беренче менгәннән соң елап төште. Миңа сиздермәскә тырышты. Түзде», – дип искә ала әтисе. Үзәккә үтәрлек бик салкын көн була ул. Әтисе үзе дә бик жәлли улын. Инде сырхауханәгә эләгербез микән дип борчыла. Исмәгыйль бу күренешне дә зур осталык белән башкара, саулыгына да зыян килми. «Режиссерлар бик ошаттылар, һәрвакыт мактап тордылар», – дип горурлана Илнар Низамиев.

– Улыгызны акча өчен йөртәсез дип әйтүчеләр дә булды. Гонорары үзенә бала-чага әйберләре алырга җитте. Бала үзе теләгәч, без аны бушка булса да йөрткән булыр идек. Аның өчен федераль дәрәҗәдә төшерелгән кинода уйнау зур мәктәп, олы бер тәҗрибә булды, – дип куана әти кеше. Куанычлары белән уртаклашыр өчен социаль челтәрләрдәге битенә «Зөләйха күзләрен ача» фильмында улының уйнавын әйтеп, шатлыгын уртаклаша. Һәм... Үзенең, улының адресына ямьсез хатлар килә башлый. Хәтта «сатлыкҗан» дигән сүзләр укырга туры килә фото астындагы шәрехләмәләрдә.

– Мондый сүзләрне укыгач, шаккаттык. Баланың ни гаебе бар? Сүз улым турында баргач, бигрәк күңелгә тиде. Ярый әле үзе укымый. «Татар башын татар ашар» дип тикмәгә генә әйтмиләр, күрәсең», – ди Илнар.

Әйе, «Зөләйха күзләрен ача» фильмы бик күп каршылыклы фикерләр тудырды. Монысы бөтенләй икенче тарих, икенче мәсьәлә. Ә кечкенә йөрәген учына кысып, чын күңелдән ролен уйган балага пычрак ату бернинди кысаларга сыймый. Ул кинода үзен – шундый ук бер гөнаһсыз баланы уйный. Йосыф та бит әнисенең Себергә җибәрелүенә, әнисенең урыс комендантын яратуына (ә бәлки, Зөләйха аны баласының киләчәге турында уйлап яраткандыр?!) гаепле түгел. Аның үз самими дөньясы! Исмәгыйль Низамиев та шул ук хәл дә түгелме соң?! Әлеге фильмда төшү баланың зур кино дөньясына беренче адымнары. Аның өчен олы бер җиңү ул. Исмәгыйль әлегә сәяси вазгыятьтән, өлкәннәрнең бигүк чиста булмаган тормышыннан азат. Ул әлегә канатлар гына чыгара. Исмәгыйльне бүген төрле кастингларга чакыралар, Мәскәүдән дә тәкъдимнәр килә икән. Кечкенә зур актерга уңышлар телим. «Булдыра безнең татар егетебез», – дип горурланырга язсын.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кешегэ бертукктамый пычрак ату бик куплэрнен канына сенгэн бугай инде ул.Булган ,булдырган кешедэн хэрвакыт конлэшэлэр.Кунелгэ авыр алмаска гадэтлэнергэ кирэк.Унышлар юлдаш булсын ул балага

    • аватар Без имени

      0

      0

      Элбэттэ, артистларнын бер гаебе дэ юк. Аларнын вазифасы: узлэренэ йоклэнгэн рольне яхшы итеп уйнау. Алар уз вазифаларын бик яхшы башкаралар, Чулпан да, Исмэгыйль дэ бик яхшы уйныйлар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин Башкортстаннан кон саен котеп алам Бик охшый фильм нигэ бу кадэр спор икэн барда дорес хэллэр эби бабаларыгыздан мэглумэт алыгыз Безнен кайнанам клуб кебек ойдэн мунчага куып чыгарып пеплушкаларда этилэрне Себергэ алып киттелэр диеп сойли иде малай рольне бик килешли уйный Чулпан Хэммэтова да шатланыгыз татар балалары шундый матур мэгнэле фильм булганга

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искиткеч,фильм.Исмагыйль бик оста яшь актер. Бер да аптырыйсы юк. Хазер кешега ярап була торган заман тугел инде. Молодчина ул!. Урамда шалак палак килеп йормаган шундый зур даражале актерлар белан кинога тешкан. Булганнан барда була!

          Хәзер укыйлар