Туйдан соң тормыш бармы?

«Гөргөри кияүләре» иртәгә 533 нче тапкыр уйнала. Туфан абый Миңнуллинның әлеге әсәре Камал театры сәхнәсендә беренче тапкыр 1995 елда куелган булган. Менә шул көннән бирле 30 елга якын тетар репертуарыннан төшми ул. Аның популярлыгына артистлар үзләре дә гаҗәпләнә. Кайчандыр премьераны караган тамашачылар хәзер инде балалары белән килеп карый икән. Спектакльдә төп геройның берсе булган Гөргөри дәдәйне уйнаучы Наил Дунаев фикеренчә, бәлки, бу уңышның сере – табигыйлектәдер, керәшен тормышын чынбарлыктагыча, ихлас чагылдырудадыр... Туфан Миңнуллин әлеге әсәре белән керәшен исемнәрен, керәшен кушаматларын, керәшен йолаларын сәхнәгә беренчеләрдән булып алып чыга бит. Ни генә булмасын, 30 ел буе сәхнә тоткан сирәк спектакльләрнең берсе ул – «Гөргөри кияүләре».

Кайсы гына әсәрне алсагыз да (хәтта әкиятләрдә дә шулай), вакыйгалар туй белән тәмамлана. Югыйсә чын тормыш туйдан соң гына башлана гына бит әле. Үзе дә артист һәм режиссер Радик Бариев бу хакта күптәннән уйлап йөргән икән. Пьеса буенча Гөргери дәдәйнең кече кызы Үринәне чын керәшен йолалары белән кияүгә бирәсе килә. Теләгенә ирешә ул, потенциаль кияүләрне төрлечә сынагач, кызына лаеклысы табыла. Яшьләр, кавыша. Пәрдә төшә. Ә туй? Туйдан соң тормышлары ничек булган – тамашачы анысын үзе уйлап бетерергә тиеш булып чыга.

2020 елның 13 гыйнварында Камал театрында премьера көтелә. Тамашачыларга «Гөргерия кияүләре+» спектаклен тәкъдим итәчәкләр. «Гөргөри кияүләре+» – Туфан Миңнулин әсәренең дәвамы турында хыялланудан туган әсәр. Ул уйлап тапкан каһарманнар «Гөргөри кияүләре»ндә туйга кадәр булган йолаларны уйнаса, Илгиз Зәйниев әсәрендә алар чын керәшен туенда катнашачаклар. Капка ачу йоласы да булучак анда, каз чыгару да, бәлеш ачу да, «пошел» йоласы да...

Иң кызыгы әле бу гына да түгел, иң кызыгы – спектакльдә керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек» катнаша. «Башта бик куркып кына тотынган идек. Ни дисәң дә, «Бәрмәнчек» ансамбле ул драма артистлары түгел, алар – җырчылар. Башта беркемгә дә белдермәскә килештек. Бер айдан соң гына караңгы тоннельнең башында яктылык күренгән кебек булды», – ди спектакльнең режиссеры Радик Бариев.

«Керәшен туен опера белән чагыштыралар. Анда һәр диалог җырга корылган, сүз белән генә сөйләшү юк, барлык йолалар да җырлап башкарыла», – дип, берникадәр сер пәрдәсен күтәрә төште Наил Дунаев. Заманча эшкәртелешле бик борынгы керәшен җырлары да башкарылачак, дип кызыктырдылар. Спектакльдәге күренешләрнең берсе дә уйлап чыгарылмаган, алар – барысы да халыкның борынгы йолаларына нигезләнгән. Спектакль шуның белән кыйммәтле дә.

Ярый, хуш, башта барыйк, күрик, аннары тагын бер очрашып сөйләшербез. Спектакльдә күрешкәнчегә кадәр!

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 6 июль 2020 - 12:00
    Без имени
    Дорес хэлме икэн бу?
    Хыянәтнең исе нинди?
  • 6 июль 2020 - 11:14
    Без имени
    "Ак чэчэклэр" романынын яна варианты!!! Бик зур рэхмэт!
    Гомер – озын ул...(2)
  • 7 июль 2020 - 09:12
    Без имени
    Безнен Зифа Гаязовна турында язуыгыз өчен зур рәхмәт. Аны без яраттык һәм хөрмәт иттек, урыны оҗмазта булсын. Үзенә үзе кебек алмаш та калдырды
    Гомер – озын ул...(2)
  • 8 июль 2020 - 00:08
    Без имени
    Шәәәәәәп!
    Онлайн-Сабантуйдан соң онлайн-уйлану
  • 8 июль 2020 - 06:22
    Без имени
    Бик өстән- өстән язылган, эчтәлек сөйләүгә корылган. Әсәр дип зурлап әйтмәс идем. Сызды- бозды. Тыныш билгеләре дөрес куелмаган, хаталы. Ник, "Сөембикә"нең дәрәҗәсен төшереп, монда куясыз, гаҗәп?
    Кыланчык - 5
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...