Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Татар эстрадасы җырчылары нинди китаплар укый? (сораштыру)

Сентябрь аенда татарлар арасында әдәби марафон узды.

Сентябрь аенда татарлар арасында әдәби марафон узды. Ягъни һәркем укыган китабын фотога төшереп, #әдәбимарафон хэштэгы белән Инстаграмга урнаштырды. Бу айда исә тәмле марафон старт алды. Эстрада артистлары арасында китап уку һәм нинди ризыкка өстенлек бирүләре турында сораштыру уздырдык.

"Татар китапларын яратам"

Иркә: Китапларның татар телендә язылганнарын яратам. Соңгы вакытта Зифа Кадыйрованы, Һади Такташның шигырьләр җыентыгын укыдым. Хәзер психология белән кызыксына башладым. Рус телендә психология китаплары укыйм. Гомумән, вакыт булганда, укырга яратам. Барлык ризыкларны да якын күрәм, әни пешергәненә өстенлек бирәм. Ярамый дип әйтсәләр дә, итсез тора алмыйм. Хачапури, паштет яратып ашамыйм. Ләкин паштетны үзем пешерә белмим.

"Мин китап белән дус түгел"

Раяз Фасыйхов: Кызганыч, мин китап белән дус түгел. Яраткан ризыкларым - казның эче-бавырлары белән пешерелгән бәлеш, тутырма һәм халык ашлары.

"Шамил Аляутдиновның китапларын укыйм"

Раяз Фасыйхов китап укымыйм дигәч, энесенә шалтыраттык. Рәсим, абыйсыннан аермалы буларак, китап ярата булып чыкты.

Рәсим Фасыйхов: Яраткан язучым дип аерып әйтә алмыйм, алайса башкалар үпкәләр. Соңгы вакытта Андрей Реутовның “Хакеры Сновидений” әсәрен укыдым. Шамил Аляутдиновның китапларын укыйм. Ризыкка килгәндә, әле генә Казахстанда традицион музыка фестивале булды. Татар телле җырчылардан берүзем идем. Катнашучыларны бишмарбак белән сыйладылар. Шуннан бу ризыкка гашыйк булдым. Үзем дә шуны пешереп сыйлар идем.

"Фәнни-популяр китаплар яратам, ләкин татарда андыйлар юк"

Гөлназ Сираева: Хәзерге вакытта берьюлы өч китап укыйм: Михаил Лобковский “Хочу и буду: Принять себя, полюбить жизнь и стать счастливым», Стивен Кови «Суперработа, суперкарьера», Джулия Эндерс «Очаровательный кишечник. Как самый могущественный орган управляет нами». Татар язучыларыннан Мөхәммәт Мәһдиевка өстенлек бирәм. 

Мин фәнни-популяр китаплар яратам, ләкин андыйлар татар телендә юк. Мине кызыксындырган кайбер китаплар хәтта рус телендә дә булмый. Ә инглиз телен ул кадәр яхшы белмим. Яңа китаплар чыгуын көтеп кенә торам, һәрвакыт күзәтеп барам. Өемдә – китапханә, чемодан чемодан китап! Яртысын авылга чормага алып кайтып куйдым, чөнки ташларга кызганыч. Инде хәзер китапларның электрон версиясен укый башладым. Туклану буенча минем хәзер “сезон”, чөнки мин яшелчә яратам. Кабактан аш-пюре, чөгендер салаты, винегрет, рагу – иң яраткан ризыкларым.

"Марат Кәбировның “Елмаю”, “Чиксез табут” әсәрләре"

Илназ Сафиуллин: Дөресен генә әйткәндә, күптәннән татар китаплары укыганым юк. Шулай да иң истә калганы – Марат Кәбировның “Елмаю”, “Чиксез табут” әсәрләре. Үзенчәлекле, үзенең теле, стиле булган безнең заманда яшәүче бик шәп язучы! Мин аның үзе белән дә таныш. Джордж Мартинның барлык китапларын укыдым. «Песнь льда и пламени» әсәре буенча “Игра престолов” сериалы төшерелде. Роберт Кийосакиның бизнеска кагылышлы китаплары белән кызыксынам. “Богатый папа, бедный папа” әсәре – шедевр. Хәзер “Инвестиции в недвижимость” китабын укыйм. Бернард Верберны якын күрәм. Классиклардан Виктор Гюгоның “Отверженные» әсәре ошады. Ремарк та гаҗәеп язучы. 

Ризыкка килгәндә, “Наполеон” тортын ярата башладым. Искиткеч тәмле. Элек тә тәмен татып караганым бар иде, ләкин күптән түгел үзем өчен яңадан бу тәмне ачтым. Татар ашлары ошый. Кыстыбый, аның төрле төрләрен яратам. Хәзер бургерлар заманы, сирәк булса да, сыйфатлы ясаган бургерлардан баш тартмыйм.

"Китап ачканыма бер ел булды"

Гүзәлем: Соңгы тапкыр китап ачканыма бер ел булды. Ул китап Рәмзия Габделхакованың “Тау артында кояш бар” дип атала. Соңгы вакытта эш күп, тормыш кайный, буш вакыт бик аз. Булса да, шундук әти-әниләр, туганнар янына кайтабыз, вакытны алар янәшәсендә үткәрәбез. Дөресен генә әйткәндә, соңгы тапкыр укылган китаптан соң башка кызыклысы әле табылмады. Зур тизлек белән барган бу заманда уку еш кына соңгы планга күчә. Минемчә, аның форматы үзгәрде. Мәсәлән, интернеттагы форумнар, сайтлар һ.б. Элек моның кадәр мәгълүмат ресурсы юк иде. Хәзер исә бар мәгълүмат телефонда.

Тәмле ашарга яратабыз. Өйдә булганда, токмач ашы һ.б. тәмле ашлар пешерәм. Токмачны үзем кисәм. Ризыкны күбесенчә утятницада пешергә яратам, тәмлерәк була. Мантый бик яхшы килеп чыга. Камыр ризыкларын бик яратсак та, өйдә пешермим. Күбесенчә коймак, кекслар пешерәм. Андый ризык ашказанына авыр булмый. Ә инде бәлешләр, өчпочмаклар белән әниләргә, әбиләргә кунакка кайткач сыйланабыз.

"Инстаграмдагы мәгълүматларны уку белән генә чикләнәм"

Динә Латыйпова: Рафаэль (Рафаэль Латыйпов) сентябрь аенда Василий Головачевның “Перехватчик” романын укыды. Мин, кызганычка каршы, Инстаграмдагы мәгълүматларны уку белән генә чикләнәм. Яраткан ризыкка килгәндә, махсус ризыкка туктамыйбыз. Корбан ае булу сәбәпле, күбрәк кунак ашы – токмач, гөбәдия, баллы ризыклар татырга туры килде.

"Старик и море"

Илназ Гарипов: Хәзерге заманда мәгълүмат агымы бик көчле. Кирәкле мәгълүматны интернеттан эзләп табарга була. Мин, гадәттә, кич белән йоклар алдыннан аудиокитаплар тыңлыйм. Күптән түгел очкычлар турында “Воздушные гиганты” документаль фильмын «карадым». Соңгы тапкыр укыган китабым – Эрнест Хемингуэйның “Старик и море” әсәре. Ризыкка килгәндә, мин барысын да ашыйм, иң мөһиме – хәләл булсын! 

"Фәнис Яруллин!"

Вадим Захаров: Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" китабын яратып укыдым. Бу - эксклюзив китап. Ә нинди ризыкка өстенлек бирүем турында берни дә әйтә алмыйм, чөнки мин диетада.

"Ризаэтдин Фәхретдинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган җыентык"

Алия Исрафилова: Ризаэтдин Фәхретдинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган җыентык, Сергей Кара-Мурзаның "Манипулирование сознанием" китаплары укылды. Ризыкка килгәндә, эш бик тыгыз, саф һава белән генә тукланган көннәр еш булгалый.

 

"Барлык язучылар да кызыклы"

Айгөл Рәхимова: Яраткан язучым дип аерып әйтә алмыйм, аларның барысы да кызыклы. Хәзерге вакытта Генри Маршның "Не навреди" китабын укыйм. Ул кешеләрнең психологиясе турында. Пылаудан кала, барлык ризыкны да яратам.

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/tatar-estradasy-yrchylary-nindi-kitaplar-ukyy-sorashtyru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар