Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова турында кызыклы 11 факт

Замирә Рәҗәпова үзе турында 11 факт яза. Менә алар.

Замирә Рәҗәпова үзе турында 11 факт яза. Менә алар.
 

*Кайнар һәм каты чәйне яратмыйм. Кайнаган салкын су булмаса, фильтрдан гына да кушам.
*9 Майда Җиңү парадын караганда елыйм. 
*Мунчада юеш тәндә кием җыерыла башласа, җен ачуым чыга.
*Сәяхәт итәргә яратсам да, чемодан тутыруны җенем сөйми.
*Диңгез моллюскы, әкәм-төкәм, осьминогларны ашамыйм... күңелемә ятмый.
*Хроник соңга калучы мин, иртәрәк чыксам да, берәр маҗарага юлыкмый калмыйм. Хәтта самолетка соңга калдым, ул бездән башка гына очып китте. Кем–кем, үтә дә пунктуаль ирем белән идек бит әле! Кем арбасына утырсаң...
*Мин – консерватор. Экспериментлар минем өчен түгел.
*Миңа менә хәзер үк, шушы минутта ук булсын.
*Интерьерда арт-стильне, соры стеналарны, металл һәм буш тәрәзәләрне яратмыйм. Күңелгә келәмнәр, тукымалар, күп буяулар якын... Мөгаен, миндәге шәрык каны үзен шулай сиздерәдер. Алай дисә-ә-әң, прованс та ошый миңа.
*Врачларны бик хөрмәт итәм. Һичьюгы, берәр балам врач булсын иде дип хыялланам. 
*Казанга килүемә инде 20 ел. Бу мәхәббәт! Аннан да кадерлерәк һәм якынрак, матуррак шәһәрне күргәнем юк. Нуууу... тагын Истанбул турында шулай әйтеп буладыр. Ләкин мин анда яши алмас идем.

Менә шулайрак...
Икенче юлы Макыс белән икебез турында фактлар булыр!


Сез Зәмирә турында бу фактларны белә идегезме? Кайсы факт сезгә кызыклырак булды? Аның белән уртак якларыгыз бармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тапшыруларыгызны яратып карыйбыз. Хэркайсы узе бер донья, узе бер ачыш! Ижадый унышлар Сезгэ!

    Хәзер укыйлар