Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Сәнифә Рангулова кайда булган?

«Елмай, елмай!» – дип, елмаеп җырлап йөргән җирдән, кая гына юк булды Сәнифә Рангулова дисәк, беркөнне редакциягә үзе килеп чыкты. Телеэкраннарда күренмәсә дә, профессиональ эшчәнлеген дәвам итә икән җырчыбыз. Сабантуйларда, санаторийларда, республика мәктәпләрендә чыгышлар ясый, йога белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

«Елмай, елмай!» – дип, елмаеп җырлап йөргән җирдән, кая гына юк булды Сәнифә Рангулова дисәк, беркөнне редакциягә үзе килеп чыкты. Телеэкраннарда күренмәсә дә, профессиональ эшчәнлеген дәвам итә икән җырчыбыз. Сабантуйларда, санаторийларда, республика мәктәпләрендә чыгышлар ясый, йога белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Фигурасының яшь кызлар кебек саклануының сәбәбе дә шулдыр әле, дисәк:

«Фигураны саклау өчен махсус нәрсәдер эшләмим. 2016 елларда бөтенләй дә 46 кг гына калган идем әле. Көн дә үлчәнәм. Йога белән озак шөгыльләнгәч, яшь вакытта да булмаган сыгылмалылык барлыкка килде, әллә нинди позаларга керә алам», – ди җырчы. Ә экраннардан югалып тору серен... ул үзе дә белми.

– Җырламый торган да юк, әмма эшләгән эшем тамашачыга күренми дә. Тамашачының күз уңында булу өчен телевидениедә күренергә кирәк. Соңгы елларда мин анда юк. – 2009 елдан башланды бугай ул төшенкелек. Җырларны эшлисең-эшлисең, бөтен акчаңны шунда тотасың, әмма телевизорда булмагач, сине оныталар, концертларга чакырмыйлар. Концерт булмагач, акча да керми. Яңа җырларымны радиога ротациягә дә биреп карадым, бер ай буе көнгә өч тапкыр яңгыраса да, халыктан ниндидер игътибар булмады. Унлап җырым тик ята. Яңа шагыйрьләр, яңа композиторлар белән эшләнгән җырлар алар. Ә җырлап булмый шуларны. Ник алай, үзем дә белмим.

Сәнифә Рангулова – Пермь ягыннан, Барда кызы. Әтисе аның хисапчы булуын теләгән. Ә кызы исә... әле бәләкәй чактан ук үзенә башка юнәлешне билгеләп куйган.

– Беренче класска барган көнне үк укытучы барыбыздан да кем булырга теләвебезне сорады да: «Иртәгә уйлап килегез», – дип кайтарып җибәрде. Өйдә кәртүк каҗып утырам шулай (безнеңчә, бәрәңге әрчү була), классташ кыз килгән. «Син нәрсә дип җавап бирәсеңне уйладыңмы?» – ди. «Әйдә, артист, дибез», – дим. Каян телемә килгән ул минем? «Амин» дигән сәгатьткә туры килгәндер, мөгаен, башта музыка училищесын, аннары педагогика институтының музыка факультетын тәмамладым. Беренче курстан ук «халтурага» чыгып китә идек. Авылларга чыгып, концерт куеп йөрүне шулай дип атыйлар иде элек. Бер баянчы аласың, бер алып баручы һәм... электричкаларга, поездларга утырып, берәр татар авылына барып төшәсең. Авылга керешли үк афишаны клуб ишегенә элеп китәбез. Күп очракта ватман кәгазенә кулдан гына язылган була иде ул. Халык килә иде. Алар килгәч, күңел тагын да үсеп китә.

Радиога яздырган беренче җырым Илгиз Мәҗитовның Гөлшат апа Зәйнашева сүзләренә язылган «Акбүз атлы егеткә» җыры булды. Гөлшат апаның иҗатын яраттым. Берсендә телефоннан шалтыратып, аннан берәр шигырен сорадым. «Анда радиода бер кыз минем «Акбүз атлы егеткә» дигән җырны җырлый. Тыңлап кара әле шуны», – ди. «Гөлшат апа, ул мин бит инде», – дим. Аннары «Эх, малайлар, малайлар!» – дигән җырын әзерләдек. «Малайлар дигән сүз туры килми, мин бит инде зур кыз», – дигәч, аны «Эх, егетләр, егетләр» дип үзгәрттек. Гөлшат апа белән эшләгән соңгы җырыбыз «Бала бишеге» дигәне булды.

Репертуарым зур минем, «Елмай, елмай», «Кызлар перчатка түгел» дигән җырлар гына түгел.

Хәзер күп кенә артистлар социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып барган заманда, Сәнифә ханымны анда очратмассың.

– Әлегә мин бу өлкәне өйрәнәм, – ди ул. – Артистларның инстаграмнарын карап барам, ләкин күп нәрсәне кабул итә алмыйм. Инстаграм бит нәрсә ашадым, нәрсә кидемне күрсәтә торган җир түгел. Синең шәхси тормышың кемгә кызык? Артист кешенең иҗаты күренергә тиеш анда.

Әле сәхнәне калдырдым дип әйтмим. Игътибар итсәгез, артист кеше бер ялтырап ала да, бераз сүрелә, югалып тора. Аннары кабат кабынып китә. Иҗатымның ялкыны әле сүнмәгән минем дә.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сэнифэ рангуловнанын жырлары хэм жырлауы бик ошый. Гармунга жырласа бигрэктэ.

    Хәзер укыйлар