Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Серле чәчәк

Татарстанның атказанган җырчысы Резеда Шәрәфиева – кыш кызы. Кышның кыл уртасында  гомер бәйрәмен үткәрергә җыена ул. Сәхнәдә. Тамашачысы белән!

Татарстанның атказанган җырчысы Резеда Шәрәфиева – кыш кызы. Кышның кыл уртасында  гомер бәйрәмен үткәрергә җыена ул. Сәхнәдә. Тамашачысы белән!

    Тамашачысы дидем. Ә мин үзем аның җырлавын күземне йомган килеш тә бер ялыкмый озак-озак тыңлый алам. Таң атканда чәчәкле болыннар өстеннән шуышкан бөдрә томанга да,  җәй көзгә авышканда җаннарны төреп ала торган татлы сагышка да охшатам мин аның тавышын. Әйе, ашыкмый, ярсымый гына агыла торган бу моң табигать күренешләренә дә, күңелләрдәге, Җиһандагы серле үзгәреш, күчеш халәтенә дә  тәңгәл килә торган тойгының музыкаль  символы, чагылышы  кебек тоела миңа. 
    Резеда Шәрәфиева моннан чирек гасыр элек  моң дәрьясына талгын, әмма куәтле агым булып ничек килеп кушылган булса, дулкыннарын һаман шулай салмак кына  тирбәтә. Үз кадерен белеп, дәрәҗәсен аңлап кына иҗат итүен белә. 

       Татар җыр сәнгате күгендә аның үз урыны ызанлап куелган. Инде аның хакында: бу бер балкыр, бер талпыныр да югалыр диясе түгел.

  
 Коңгырт күзле кызга Резеда дигән зәңгәр күзле чәчәк исемен бабасы Миңнеәхмәт  куйган. «Баш балага исем миннән булыр, калган балаларыгызга исемнәрне үзегез табарсыз», – дигән, имеш, ул. Димәк, бу педагог бабай  тәүге оныгын чәчәк сыман гүзәл итеп күрергә теләгән. Чыннан да, «кичен күзен йомып, иртән керфекләрен  ача торган серле чәчәгем» дип, җырлана торган җырдагыча  чибәр дә, зифа буйлы да, кызларча серле дә булып җитешә Резеда.
    Ашыктырабыз. Җитешкәнчегә кадәр сабыйлыктан чыгасы бар әле кыз баланың. Ә кызның «балалар бакчасы», әлеге дә баягы, әби белән бабай йорты. Заманында мәктәп директоры булган бабай да, кайчан гына әле мәктәптә рус теле укытып йөргән Зөһрә әбекәй дә авыл сәхнәсенең Хәлиле белән Галиябануы булган кешеләр. Димәк ки,  берсе – гармунчы, икенчесе – җырчы. Бабай гармун уйнап, әби җырлап узган кичләрдә Резеда шым гына утыра. Ә менә алар берәр йомыш белән каралты-курада йөргәндә Резеда – «сәхнәдә». Тамашачысы – көзге. Тавышын сынап карый бала. Юк тек юк инде, юк! Бабайның гармунын алып утырганда булдыра кебек. Шуңа күрә Резеда мәктәптә иң әүвәле гармунчы, хәтта ки баянчы  булып таныла. Сыйныфташларын «Наза»га ул биетә. Үсә төшкәч, авыл клубында түгәрәк уртасындагы чын гармунчы да ул – Резеда!





    Тик менә нигә соң әле ул ялгыз калдымы һаман  Әлфия Афзалова җырларын нәкъ аныңча аһәң белән җырларга азаплана? Килеп тә чыга кебек. Резеда Шәрәфиеваның альт дип бәяләнә торган тавышы әллә шул Әлфия апасына охшарга тырышып җырлаудан калды микән дип тә уйлап куям. Бик сирәк тавыш бит ул альт. Сопранолар тулып ята. Ә менә йөрәккә май булып ягылып, колакны иркәләп агыла торган, күкрәктән чыккан  тавышлар бик сирәк. Шул сирәк тавышы  белән тансык булды бугай да инде бу җырчыбыз.
    Аның җырчылыгын иң беренче булып әнисе Рәйханә абайлап ала. Кызының өйгә кайткан һәр җыр тәлинкәсен үз тавышына «әйләндерүенә» берничә мәртәбә шаһит булганнан соң, ул бәбкәченә яратып кына тылсымлы канат белән кагыла: «Ишетеп йөрим, кызым, бик матур җырлыйсың. Гел гармунчы гына булып йөрмәссең. Сыйныфыгыз концерт әзерли бугай. Син бу юлы концертта җыр белән катнаш». 
    Җырлый, Резеда җырлый! Ул матур җырлый! Әнисе шулай диде бит!

   

Әнисе куйган канатны җилпеп, Резеда очып кына тауга менеп төште, чишмә буйларын әйләнде. Рәхәт иде аңа.


    
Укытучылар көне уңаеннан куелган концертта хәйләсез, самими җыры  белән чыккан иде ул  мәктәп  сәхнәсенә:
    Тау астында чишмәбез,
    Су алырга төшәбез.
    Татлы суын без аның
    Бик яратып эчәбез...
    Көрән күлмәктән, ак алъяпкычтан, ак бантиктан кыюсыз гына сәхнәдә басып торган кыз белән бүгенге Резеда арасында уртаклыклар эзлим. Киемдә түгел, репертуарда. Әле һаман да аның репертуарында татар эстрадасын 70 нче елларда тоткан җырчыларыбыз җырлаган җырлар күренгәләп китә. Әйтик, «Күл буена килсәң иде», «Китмим әле яшьлегемнән» ише үткәндәрәк калган хитлар. Тик шулай да Резеда Шәрәфиеваның безгә таныш йөзен, имиджын дип, кыландырып әйтергә дә була, билгеләү өчен җырчының иҗатына йогынтысы тигән сәнгать осталарын, ягъни кумирларын ачыклыйсы иттем. «Лариса Долина иҗаты якын миңа. Валерияне хөрмәт итәм. Алла Пугачеваның сәхнәдә образ тудыру осталыгына кызыгам», – диде ул. Ә мин ул беренче чиратта Лайма Вайкулены әйтер дип көткән идем. Сәхнә киеме җәһәтеннән генә түгел, җырларын театральләштереп тәкъдим итү кадәресе белән дә бу икәүдә охшашлык байтак. Иң беренче охшашлык, әлбәттә, затлылыкта, сәхнә культурасында. Ә бәлки, үз бәяңне, кадереңне белүдәдер.
    Сәхнә киеменә һәр артистның үз мөнәсәбәте. Һәр артист костюмнар ярдәмендә үзенең бердәнбер һәм кабатланмас образын тудырырга тырыша. Без Зилә Сөнгатуллинаны принцесса күлмәкләре белән хәтерләп калдык. Мөнирә Булатованың  королевалар стилендәге чия төсендәге бәрхет күлмәге күз алдында тора. Ир егетләр дә кием җәһәтеннән бик сайланучан. Резеда Шәрәфиева исә  татар эстрада сәхнәсенә Европа стилен алып менде. Киң итәкләр, ялтыр күлмәкләр аныкы түгел. Ул ниндидер модерн стилендә киенә. Лайманың кепкасы, Резеданың эшләпәсе яки чалмасы, һәм һәр икесенең дә бердәнбер дизайндагы күлмәкләре. Охшашлык киемдә генә дә түгел. Җырчыларның икесе дә сәхнәдә бәләкәй генә спектакль уйный. Әле тагын һәр икесе,  синең өчен генә сыман итеп, берәр  мәхәббәт тарихын сөйли. Ниндидер серле тембр, интим  бер аһәң белән тамашачыны үзенә теләктәш, сердәш итә. Мондый якынлыктан күңел кытыкланып, алгысап кала. Якын итеп серләшү кемгә ошамас – шуңа күрә дә башта Чаллыда, аннан Казанда балкыган бу якты талантны барыбыз да яратабыз. Һәрхәлдә, берәүдән дә, туйдырып бетерде инде бу Резеда, дигәнне ишеткәнем юк. Киресенчә, аны телевизион спектакльдә дә күргәч сөенгәннәрен хәтерлим. «Сөю көтә йөрәк» телефильмының уңышын ул  тәэмин иткән иде бит инде!
      Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында туып-үскән кызның бернинди музыкаль белемсез эстрада йолдызы булып китүенең серен эзлим. Җавап,  көтелгәнчә, гади. Һәр уңыш – тәвәккәллек, тырышлык, талант җимеше. Әлбәттә, кайбер чакта күктә йолдызларның уңайлы урнашуы да ярап куя торгандыр. Бу кадәресен  ничек бәялисең бит әле. Әйтик, мәктәпне тәмам иткәч, әни сүзен тыңлап, Минзәлә педагогика көллиятенә бару –  уңай фал. Ә менә укытучы дипломы белән Кадрәк авылына килеп төшкәч, интернатта  тәрбияче генә булып йөрүе иҗат юлындагы бер тоткарлык түгелме? Димәк, монысы уңай фал түгел. Әгәренки, кыз шул дипломын тотып, пединститутның музыка факультетына укырга килгән булса... Казанга дим.
    Килә ул Казанга. Ләкин бизәүче рәссамнар хәзерли торган профтехучилищега. Артка таба бер адым дияр идем дә... Кыз  рәссам итеп тә күргән икән үзен. Хәтта ки, хыялланган! Аннары ул Казанда укыганда «Саз» ансамбленә йөреп ала. Бизәүче рәссам сыйфатында Чаллыдагы «Хатын-кызлар өчен киемнәр» кибетендә эшли башлавы без белгән нечкә зәвыклы Резеданы тәрбияләгән мәктәп түгелме соң?
         

Манекеннарны тегеләй-болай киендерә-киендерә Резеданың киләчәк сәхнә имиджы тәгаенләнгән. 


   Булачак җырчыны Чаллыдагы «Кыйбла» клубы җитәкчеләре манекеннар арасыннан «табып ала». Чакыралар, кызыктыралар. Канында җыр типкән кешенең алгысыту кыенмыни соң! 




    Сәхнәгә, чын сәхнәгә, олы сәхнәгә чыга Резеда. Ә бу вакытта Чаллы җырчылары эстрадада әйдәп бара. Анда Салават җырлый. Фән Вәлиәхмәтов гармун сайрата. Мәскәүдән Хәния Фәрхи кайтып төшкән. Гөлдания Хәйруллина бар, Асия Әхмәтшиналар халыкны «уята». Резеда шулар янына иш булып, тиң булып кушыла. «Торналар киткәндә» (В. Фәттахова, З. Хәйретдинов) белән каршы алды аны тамашачы.  Шул җәйдә үк шәһәркүләм конкурста беренче урынны алган иде ул. Тиздән кыз композитор Ренат Гобәйдуллин оештырган «Сердәш» ансамбленең  примасына әйләнеп китә. Шул заманнан ук  төннәр буе үзенә кием тегә Резеда. Кисә, тегә, боза, сүтә торгач, көтмәгәндә, яңа модель килеп чыга.  Әнисенең иске тегү машинасы  икенче яшьлеген кичерә. 
Шул – төнлә туган «модельле» күлмәкләре белән кабул итте инде аны Казан. Бу юлы җырчының адресы – «Казан» милли мәдәният үзәге.  Менә унбиш  ел инде ул шунда. Татар Конгрессының бер генә мәдәни чарасы да Резеда Шәрәфиевадан башка узмый. 
Бу урында, журнал укучыларга бер бүләк булсын әле дип, Резеда белән җәһәт әңгәмә корып алам:
 – Синең тормышыңда иң зур урын биләгән нәрсә җырмы ул, әллә...
 – Яратусыз яшәп булмый. Минем тормышымда мәхәббәт бар. Шул мине бәхетле итә. Әниемне, туганнарымны, кызымны бик яратам. Әнием кыш минем янда тора. Җәйгә Наратлы Кичүгә кайта. Ул анда йөзләп каз асрый, бәрәңге утырта, җиләк-җимеш үстерә. Без – дүрт баласы җәйгә аңа иярәбез. Мәхәббәт дөньямның уртасында – кызым Зөләйха! Без аның белән йоклаганда да җитәкләшеп йоклыйбыз. Җитәкләшкән килеш төнгелеккә дога укыйбыз. Кызым белән бергәләп «Фитнес-планета»га йөрибез.
–  Кызың җырлап китәр дисеңме?
– Китмәс дим, бер билгесе дә юк. Йөкле чагымда мине  күргән һәр кеше: «Балаң җырчы булыр инде», – ди торган иде. Ә мин көмәнемне,  күз тиюдән саклап, учларым белән каплый торган идем. Күрәсең, җырчы юрамасыннан да аралаганмындыр.
– Тормыш шигареңне белик әле.
– «Ашыккан ашка пешкән». Иң яратмаганым ашыг. Тик һаман ашыгырга туры килә. Ә менә әни миңа: «Үзеңне сакла!» – ди.
– Зөләйхаң синең бердәнберең. Димәк, Кадрәктә юлыккан мәхәббәтең димме, ялгышың димме, җимешсез төгәлләнгән.
– Шулайрак булды шул. Җиде ел бергә яшәгән идек югыйсә. Үкенмим. Мин хатын-кыз бәхетен татыдым. Мине яраталар, кайгырталар...
– Димәк, дөньяң түгәрәк. Ә шулай да, сайлау мөмкинлеге булса, кайсы илдә яшәр идең?
– Үз илемдә! Чит илдә үлеп калудан бик куркам мин. Хәтта ялга да бармыйм.
– Ял димәктән...
– Ял иткәндә җыр тыңламыйм. Өй җыештырам. Тәртип яратам. Киемнәремне берәм-берәм киеп карыйм. Күлмәкләрнең хисабы юк. Туфлиләрем генә дә 30-40 кием.
– Шигырьләр яздырылган дискта синең фамилияне күрдем...        
– Нурия Измайлова шигырьләре. Бик яратам мин ул шагыйрәне. Рухи якынлык сизәм. Шигырьләрне елый-елый укыйм мин. Берара, ике айлап булыр, гел шигырь дөньясында яшәдем.
– Зур гаилә булгач, бәйрәмнәр дә матур уза безнең. Табын әзерләргә бик яратам. Майсыз үрдәк, бәлеш, каз пешерәм. Әти ядкаре итеп, бишбармак әзерлибез. Әти яшьлегендә Казакъстанда яшәгән. Бу ризыкны ул өйрәтеп калдырды.
– Яңа елда  журнал укучыларга нәрсә теләр идең?
– Илгә-көнгә иминлек! Исәнлек – барыбызга да!



 

  Резеда ШӘРӘФИЕВАдан лазанья: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=3244

Теги: Резеда Шәрәфиева Резеда Шарафиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яратам бу жырчыны,унышлар ана тормышында да ижатында да. Бик зэвыклы жырчы. Жырлары да мэгьнэле, киемнэре дэ искиткеч.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур итеп язылган. Лэкин ана "йолдыз чире" дэ бик ябышкан...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Афэрин,Резеда! Бер концертын да калдырмаска тырышам.Ижади унышлар,хатын-кыз бэхете!!!

        Хәзер укыйлар