Логотип
Сәхнә һәм язмыш

"Күп калмады, сүнәсез сез"... Эстрада артистларыннан кемнәр бер-берсен күралмый?

Танылган журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов "бер артист та бер-берсен яратмый", дип әйткән иде. Артистлар үзләре бу хакта ни уйлый икән?

Һәр өлкәдәге кебек үк, татар эстрадасында да көндәшлек, көнләшү күренеше бар. Кайвакыт җырчыларның бер-берсен күрә алмавы ике арада кала, ә кайчак дөньяга “чыга”. Мәсәлән, кайбер артистларга: “Концертың тулып бетмәгән икән”, - дигән сүзләр әйтеп төрттерәләр. Танылган журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов "бер артист та бер-берсен яратмый", дип әйткән иде. Артистлар үзләре бу хакта ни уйлый икән?

Сораулар:

1.       Артистлар бер-берсен яратмый, дигән сүз белән килешәсезме? Җырчылар Инстаграмда гына бер-берсенә елмая, ә чынлыкта, бер-берсен күралмый диләр, дөресме?

2.       Конкурентлык аркасында сезгә начарлык эшләгәннәре бармы, нинди начарлык иде ул?

3.       Кайбер җырчыларның низаглары концертларда күренә, алар оештыручылардан "Мине бу бүлектә бу җырчы янына куйма, аны күрәсем килми" дип таләп итә. Бу конкуренцияме? Бу күренешне ничек дип аңлатыр идегез?

Гүзәлия: 1. Бер-берсен күрә алмаган җырчылар бар инде ул. Сез үзегез дә аны беләсез. Бөтенесе дә күрә алмый дигән сүз түгел, әмма андыйлар бар. Бөтен кешене дә күрә алмый торган җырчылар да бар. Аларны да сез беләсез.

2. Миңа начарлык эшләгән артистны да сез яхшы беләсез, аның исемен әйтмим.

3. Көчсез артист кына шулай әйтә ала. Үзенә ышанган, көчле кеше андый сүзләр әйтми, кайчан кушсалар, шунда килеп җырлый. Кайвакыт программаны күргәч, көчле артисттан соң чыгыш ясарга куркам, дулкынланам. Ничек инде аның чыгышыннан соң халык янына чыгасың? Ул бит шәп җырлый, аның тавыш мөмкинлекләре дә күбрәк! Бик танылган артист белән чыгыш ясау бераз куркыта. Миндә интуиция дигән әйбер бик яхшы. Кемнең мине яратмавын, миңа нинди мөнәсәбәттә булуын мин бик яхшы беләм. Мин аны бер караштан, үз-үзен тотышыннан сизәм.

Илназ Баһ: 1. Ярату ул бер мәгънәдә генә түгел, хөрмәт итү дигән сүз бар. Шуның кадәр яратмыйлар дип әйтмәс идем инде. Конкуренция бар, ләкин алай күрә алмыйлар дип әйтеп булмый.

2. Истә калырлык начарлык эшләгәннәре юк ахры, искә төшми.

3. Минем белән андый хәлнең булганы юк, шуңа күрә әйтә алмыйм. Мине күрә алмый торган җырчылар бардыр, ләкин мин күрә алмый торганнары юк. Сез бу сораулар белән үзегез үк җырчылар арасында низаг уятасыз.

Ландыш Нигъмәтҗанова: 1. Кайбер артистлар үзендә конкуренция сизә. Үзенә ышанмаган кеше генә башкаларга тискәре мөнәсәбәттә була аладыр. Эстрададагы җырчылар төрле. Бар нәрсәдән гаеп таба торган кешеләр бар, ә минем ул турыда уйларга вакытым юк.

2. Миңа бер кешенең дә начарлык эшләгәне юк. Үземә карата начар мөнәсәбәттә булуларын да тойганым юк.

3. Конкуренция булмыйча тагын нәрсә булсын? Дөрес, моның икенче ягы да бар. Бәлки ул кеше аңа кайчандыр гафу итмәслек начарлык эшләгәндер? Моны белеп булмый бит...

Лилия Муллагалиева: 1. Үземә карата андый әйбер сизгәнем юк. Һәр артист – шәхес. Һәркемне дә яратып бетерергә мөмкин түгел. Бу артистлар һөнәренә генә кагылмый. Кешенең үзеннән дә тора. Мәсәлән, мин барысы белән дә уртак тел табарга тырышам. Инстаграмга килгәндә, икейөзлелек, үз йөзеңне ачмау теләсә кемдә була ала, артист та гына түгел. Миңа калса, киресенчә, хәзерге заман артистлары бердәм. Элек ризык та, кием дә, фатир да булмаган. Нәрсәдер алсалар, нәрсәдер эшләсәләр, бер-берсеннән көнләшеп яшәгәннәр. Ә хәзер кара көнләшү юк, ак көнләшү, кызыгу бар.

2. Юк, Аллага шөкер. Андый нәрсә күргәнем дә, сизгәнем дә юк. Киресенчә, миннән киңәш сораучылар бар. Мин инде үзем алай киңәш бирерлек кеше булмасам да, фикеремне әйтергә тырышам.

3. Юк кына нәрсәдән дә тавыш-ызгыш килеп чыгарга мөмкин. Аранжировка, костюм төсе охшаш булуы – тормышта әллә нинди хәлләр була. Эченнән янып, тыштан балкып йөрүчеләр дә бардыр.

Иркә: 1. Мин бөтен артистларны бик нык яратам, барысы белән дә аралашам, бар да әйбәт. Үземә карата да начар караш сизмим.

2. Миңа беркемнең дә бернинди начарлык эшләгәне юк.

3. Шәхсән үземнең андый хәл белән очрашканым юк. Кем нәрсәгә лаеклы, шуны ала. Конкуренциядер дип уйлыйм инде. Мин эшли торган “Барс Медиа” оешмасында көндәшлек дигән әйбер юк. Безне башка төрле тәрбияләделәр.

Ризат Рамазанов: 1. Килешәм. Кеше өчен җавап бирә алмыйм, ләкин кайбер артистларның безнең турында ни сөйләгәнен үземә ишеттерәләр. “Концертың тулып бетмәгән икән”, “Күп калмады, сүнәсез сез” дигән сүзләр әйтәләр. Тамашачыны җыя алмаган кешеләр сөйли моны, гайбәт сата. Бүгенге көндә без һәм Айдар абый Тимербаев үз көчебез белән эшлибез. Ходаем Айдар абыйдан аермасын, матур җырлар язып торсын. Үз юлыбыз белән әкрен генә барабыз, миңа кешенеке кирәк түгел. Җырларны ротациягә биргәндә, акчасыз утырган чаклар да булды. Холодильникта әни җибәргән йомырка белән ит кенә бар иде. Барысы да авырлык белән килде. Кешене чәйнәргә җиңел, ә моңа ничек килгәнен, күпме хезмәт салынганын җырчы үзе генә белә. Балабыз “әти”, “әни” дия алмый, моңа йөрәк сыкрый. Әмма телевизордан күренеп кенә булмый, йөрергә кирәк. Концертка килгән тамашачы безгә карата бөтенләй башка – уңай карашта кайтып китә. Чәйнәсәләр, чәйнәсеннәр, ләкин мин моны яратам, аны яратмыйм, дип әйтә алмыйм. Безне сөйләп йөргән кешеләр генә ачуымны китерә. Кайбер кеше Инстаграмда “лайк” куймый, ә концертта килеп «мин сезне яратам» ди. Аның белән генә чагыштырырга ярамый, әлбәттә.

2. Начарлык эшләгәннәре бар...

3. Конкуренциядер дип уйлыйм. Андый хәлләрнең булганы юк һәм булмасын иде. Концертта күрешәсе бар. Нинди генә авыр вакытлар булса да, тешеңне кысып түзәргә кирәк.

Рәсим Низамов: 1. Әлбәттә, бу сүзләр белән килешеп бетмим. Һәркемнең үз юлы, мин бер кешегә дә кысылмыйм. Әгәр кешенең җыр өлкәсендә ниндидер кимчелекләре бар икән, үзенә әйтергә тырышам. Аңлаганы аңлый, аңламаганы үзенчә кабул итә. Ә Инстаграм – ул бүгенге көндә популярлашуның бер төре. Ләкин кайвакыт ул кирәгеннән артык була. Үз бәхетең турында кычкырып йөрергә кирәкми дип уйлыйм. Кая барганыңны, нәрсә эшләгәнеңне, һәр адымыңны төшерү ул артыгы белән.

2. Миңа каршылыклы гамәл эшләгәннәре юк. Һәркемгә урын җитәрлек, беркем дә беркемне кабатламый.

3. Бер-берсен күрә алмаган шәхси мөнәсәбәт бардыр, мин алар өчен җавап бирә алмыйм. Кемдер “концертның беренче бүлегендә җырларга теләмим, тәмамларга телим”, ди. Моннан нәрсә үзгәрә? Концерт башында, уртасында, ахырында җырлыйсыңмы – бәяне тамашачы бирә.

Вадим Захаров: 1. Үзем эчтән калтырап, тыштан ялтырап йөри торган кеше булмагач, андый нәрсәне белмим. Инстаграмга килгәндә, ул – чир, күрә алмау чире дип уйлыйм.

2. Андый хәлләр бөтен артистның иҗат юлында була инде ул.

3. Минем тәҗрибәдә андый хәлнең булганы юк. Ләкин шунысы хак: бер артистның да беренче бүлектә чыгасы килми. Бигрәк тә телевизордан бер тапкыр күренгән яшь җырчылар шулай әйтә. Үз урыныңны еллар дәвамында исбатларга кирәк. Минем беркайчан да алай эшләгәнем юк, берсеннән дә көнләшмим, көнләшү – чир ул. Шунысы гына күңелгә ошамый - гаделсезлек. Кайбер оештыручылар тарафыннан тигез күрү дигән әйбер юк. Гаделсезлек темасына көне буе сөйләшә алам.

Гөлназ Сираева: 1. Кешене кеше яратмау һөнәргә бәйле түгел. Гомумән, беркемне дә яратмый торган кешеләр бар. Бу әйбер артистлыкка бәйле түгел, ул төрле һөнәр кешеләре арасында булырга мөмкин. Мин бер белмәгән кешегә дә аванс белән яхшы мөнәсәбәт күрсәтәм. Кемнең миңа нинди мөнәсәбәттә булуын белмим. Гайбәт сөйләүчеләргә, имеш-мимешләргә игътибар итмим. Бәлки махсус уйлап чыгарып сөйлидер, араны бозарга телидер? Әгәр берәр артист турында начар сүз әйтсәләр дә, аңа карата фикерем үзгәрми.

2. Кинодагы сыман күлмәкләремне кискәннәре юк (көлә).

3. Бәлки моны үзләреннән сораргадыр? 

чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар