Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Очарга рөхсәт юк, сез очмыйсыз»

(Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең бер сәяхәт маҗаралары) 

 

(Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең бер сәяхәт маҗаралары) 

Чикне узу контролендә шушы сүзләрне ишетүдән дә хәтәре юктыр. «Без ялга очабыз! Шуның өчен ел буе акча җыйдык! Отпускны алдан ук планлаштырдык! Ничек инде?! Нишләп рөхсәт юк?! Сәбәбе?! 40 минуттан соң безнең рейс!» – Бу мизгелдә мин шулай уйладым. Мальдивка барыр алдыннан менә шундый хәлдә калдык без. Башкалар да мондый хәлгә төшмәсен өчен, барысы турында да бәйнә-бәйнә язарга булдым. 

Безне өч очыш көтә иде: Казан–Мәскәү, Мәскәү–Мале, Мале – безнең утрау. Ыгы-зыгы килмәс өчен, балага да җиңелрәк булсын дип, Мәскәүгә бер көн алданрак очарга булдык. Внуково аэропортына якын гына кунакханә дә белешеп куйдык. Бер тәүлектән соң Малега очарга тиеш идек. Казан аэропортында ук баш катырулар башланды. Бала белән беренче тапкыр очабыз. Тәҗрибә юк, аннары үзем дә артык сорашмадым. Бала өчен урын сатып алынмый, ул минем алда утырачак. Чит илгә очканлыктан, үзебезнең загранпаспортларны гына алдым. Баланың туу турындагы таныклыгы кирәкмәс, күчермәсе дә җитәр дип уйладым. Уф, башсыз да инде мин!. Регистрация стойкасына киләбез, ә анда баланың туу турындагы таныклыгын сорыйлар. Оригиналын. Ә мин алмаган идем бит. Регистрация тәмамланырга 40 минут вакыт бар. Белмим, ничек... әмма Салават 35 минут эчендә өйгә кире кайтып, таныклыкны алып килә алды! (Аэропорттан безнең өйгә кадәр 28 км!). Регистрация азагына якынлашып килә иде инде. Салават, шалтыратып, җитешә алмау ихтималын әйтте, ничек тә безне самолетка утыртуны хәл ит, юкса ялга китә алмыйбыз, диде. 

Мин кабат регистрациядә утыручы кызга барып: «Әгәр бүген Мәскәүгә оча алмасак, без ялга китә алмыйбыз, отпускыбыз яначак», – дим. Ә ул миңа: «Ә сез ялгамыни? Баланың заграны бар, димәк? Аның белән дә була», – ди. Шул вакыт тыны кысылудан еш-еш сулап, кулына таныклык тоткан Салават стойкага очып килеп җитә. Ә таныклык кирәк тә түгел икән. Көлсәң – көл...   

Беләсезме, безнең ялга китү әллә каян күренеп тора иде бит инде! Ачык төстәге чемоданнар, Салаватның башында җәйге эшләпә, «Пляж, кояш» кәефе... Нишләп баланың башка документы юкмы дип сорамаган соң ул кыз? Бөтен нәрсәдән хәбәрдар булып торырга, алай еш очмыйбыз лабаса! 

Ярар, кыскасы, без Мәскәүгә очып киттек! 

«Сезгә очарга рөхсәт юк, рәхим итеп кабинетка узыгыз». Монысы инде Мәскәү аэропортында, чик контролен узганда әйттеләр. Салаватка очышны тыйдылар, Мәскәү–Мале рейсыннан аны алдылар. Самолет 40 минуттан соң һавага күтәреләчәк. Мәдинә белән мин генә очарга тиеш. Шаккатып калдык! 

Без ни өчен очмавыбызның сәбәбен ачыкларга пограничниклар кабинетына кердек. Кабинет янында яшь балалы тагын бер гаилә утыра иде, баланың анасы елап беткән. 

Ялга китәр алдыннан без бөтен бурычларны, штрафларны түләп бетергән идек. «Госуслуги» аша тикшереп тә карадык. Салават эшләгән компания бухгалтеры да кат-кат тикшерде. Ләкин ахырдан Салаватның суд приставларына бурычы барлыгы ачыкланды. Һәм иң кызыгы – ул аны япкан иде бит инде! Пристав бурычны үз программасыннан алып ташламаган. Ахмаклык дими нәрсә дисең инде! Кабинет ишеге төбендә утыручылар белән дә нәкъ шул ук хәл! 

Төнге 23.30! Кая шалтыратырга? Нишләргә? Очарга ярты сәгать кала, проблеманы хәл итәргә маташабыз. Тик юкка, бернәрсә дә барып чыкмый. Бурыч юклыкны пограничникларга исбатлап торуның мәгънәсе юк. Алар программасында бурыч бар дип чыга. Күз яшьләре дә, кечкенә бала да, гаиләнең дөнья кадәр акча түгеп алган юлламасы яначагы да, түләнгәнлеккә белешмә кәгазьләре дә – берсе дә БУЛЫШМЫЙ! Алар «госуслуги» аша тикшерүне чүпкә дә санамый. Бурычларыңны аларның ФССП сайты аша тикшерергә кирәк икән. Менә шундый төп-төгәл мәгълүмат. Без бу хакта беренче тапкыр ишетәбез! 

Очарга 10 минут калды. «Миннән башка гына оча торыгыз, соңрак, проблемаларны чишеп бетергәч килеп җитәрмен», –  ди Салават. Ничек инде?! Экваторгамы? Бала белән ялгызым гынамы? Киләме, юкмы әле – белгән юк. Әлбәттә, очмадым инде. Аннары иң кирәкле чемодан Салават исеменә регистрацияләнгән иде, аның багажын шундук алдылар. Хәзер ул чемоданның кайдалыгы да билгесез. Кыскасы, без Мәскәүдә калдык, кабат кунакханәгә кайтып кердек. Кәефләр – 0! Ә Салаватның ничек кайгырганын күрсәгез... Аның беркайчан да ялга болай җыенганы юк иде әле. Шундый барасы килгән иде. 

Нишләмәк кирәк... безнең самолет очып китте, без Мәскәүдә калдык, кунакханәгә кайттык. Иртәдән булышырдай бөтен дусларга шалтырата башладык. Салаватның дусты ничектер иртүк приставка шалтырата алган! (Эш көне дә түгел иде, шимбә көн.) Эшенә барып, бурычлылар исемлегеннән алып ташлавын сораган. Рәхмәт аңа. Ләкин! Анда алганнар да бит, ә менә пограничниклар программасында кайчан алына ул, белгән юк. Бу сорау буенча бөтен интернет чыганакларын өйрәндек. Күпме көтәргә? Аэропортта пограничникларның үзләреннән генә белеп була! Башкача берничек тә мөмкин түгел. 

Кабат дусларга шалтыратырга керештек. Бәлки, берәрсенең танышы аэропортта эшлидер? Монда да гаилә дусларыбыз булышты. Берничә тапкыр шалтыратып белештек: бурыч алынганмы, юкмы? Икенче тәүлек китте. Юллама яна... Без инде кире өйгә кайту турында уйлый башладык. 

Соңгы мөмкинлектән файдаланмакчы булабыз. Берәр чит илгә билет сатып алабыз да, чик контролен узганда бурыч алынганмы, юкмы икәнен ачыклыйбыз. Салават Истанбулга иң арзан билетлар ала. Внуковога бара, бөтен контрольләр аша уза, алда – чик контроле... Һәм Аллилуйя! Алганнар! Бар да чиста! Ул кабинетта тагын бер мәртәбә бар да дөресме икәнен ачыклый. Аннары миңа шалтырата: «Бар да тәртиптә! Очабызмы инде?» 

Язарга онытканмын, мин аңа кадәр загранпаспортны югалттым бит әле! Очалмаган көнне багажлар белән тамаша вакытында регистрация өстәлендә калдырганмын! Табылды! Бар да тәртиптә! 

7 көн урынына 5 көн ялыбыз калды. Барыбер очарга булдык. Без бит ял дип күпме хыялландык! 

Үз хисабыбызга билетлар алып (80 000 чамасы) + Мәскәү кунакханәсендә яшәгән өчен күпме акча түгеп, ашауга, таксига, Истанбулга билетка акчалар очырып, күпме НЕРВЫ бетереп, ниһаять!.. 

Юллама бәясе бу очракта кайтарылмый. Безнең гаеп булып чутлана. Сәламәтлек аркасында йә берәр ЧП килеп чыкса гына инде. (Бу хакта үз рейсыбыз белән очмаганда ук белештек.) 

Утрауга барыр өчен җирле трансфер белән дә проблемалар туды. Соңга калып килдек бит. Тагын үз кесәбездән түләргә туры килер дип уйлаган идек. Аллага шөкер, бар да уңай хәл ителде. Бик шәп ял иттек!                      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ачуым чыгып укыдым, суд приставының гаебе бит, ничек Салаватныкы булсын. Ике көнеңне югалту 7 көн ял өчен бик күп, әлбәттә , җитмәсә өстәмә чыгымнар! Җәзаны приставки бирергә кирәк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кит аннан. Шундый афэтлэр куреп ял итэргэ..... Купме исраф кылып. МэшэАллаа...

      Хәзер укыйлар