Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Хәния Фәрхинең сеңлесе нигә апасы белән бергә җырламаган? 

Вакыт – су кебек ага... Җандагы әрнүләр генә кимеми. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына да өченче ел китте...

 

 

Вакыт су кебек ага... Җандагы әрнүләр генә кимеми. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына да өченче ел китте.  Күңел һаман ышанмый. Бу хәбәрне бүген дә кабул итә алмаучылар – йөзләр, меңнәр... Җырчының кинәт булган үлеме күпләр өчен шәхси фаҗигагә әйләнде.   Юкка гына аның кабере өстендә көн саен тере чәчәкләр ятмый. Күп балалы бер әни сөйли: 

– Балаларны мәктәпкә озатам да, Хәниянең җырларын куям. Тыңлыйм да елыйм, тыңлыйм да елыйм... Юк, без аның белән таныш түгел идек.  Якыннан күргәнем дә булмады. Кайдан таныш булыйк инде? Мин гап-гади авыл хатыны, хәтта аның концертында да бер тапкыр да булырга туры килмәде. Өйне, балаларны ташлап шәһәргә концертка да чыгып китә алмадым шул. Югыйсә андый хыялым бар иде... Әмма аны шундый сагынам! Ул инде юк дип уйласам да, үзәкләрем өзелә... 

Хәния Фәрхине сагынган тамашачылар бүген инстаграмда, аның сеңлесе Фирүзә ИБАТУЛЛИНА тирәсендә туплана. Фирүзә – апасыннан 10 яшькә кечерәк. Ләкин күңелләре, җаннары белән алар бик якын булганнар. Хәния Фәрхине яраткан тамашачы аның апасына бик нык охшаган булуын да, җырлавын да үз итә. Шул ук вакытта Фирүзәгә сораулары да байтак аларның: нигә ул моңарчы күренмәгән, нигә апасы белән бергә сәхнәгә чыкмаган?  

Фирүзә инстаграмында шул сорауларга җавап бирде. Апасын ул анда һәрвакыт Кояшым дип атый.  

Менә нәрсә дип яза ул. (Текст үзгәртелмәгән килеш бирелә.) 

 

«Хөрмәтле дуслар, гафу итәрсез. Саф-пакь күңелле кешеләрнең күңеленә караңгылык булып керсәм. Без балалар кебек өлкәннәр дә, ни генә эшләсәк тә, һәрбер яңалыгыбызны интернетка куярга ашыгабыз. Мин үземнең ялгышлыгымны бүген генә аңладым. Әмма мин сезнең алда акланып, эшләгән эшләрем өчен мескенләнеп исбатлар өчен сезгә җавап язмыйм, дөрес аңлагыз. Мин Кояшыма охшаганмынмы, җырларга тырышаммы, ул исән чакта кайда булганмын???? Сорауларыгыз бик күп. Җырлыйм икән, димәк, мин исән. Охшарга тырышам икән, чөнки ул минем өчен үрнәк, моңа кадәр ник күренмәгәнмен, чөнки Кояшым исән-сау һәм ул үз миссиясен җиренә җиткереп,  «халкым, газиз тамашачым» дип, җаны-тәне белән үз хезмәтен үзе башкарды. Мин аның өчен горурланып, өзелеп яратып яшәдем. Рәнҗеткәннәрен ишетсәм, кара янып көя идем. Аралар ерак булды. Ике республика арасы. Бәхетле мәлләрдә аның белән шатландым, үзәкләре өзелеп аңа кара яксалар, аннан да ныграк мин әрнедем. Гел генә үз көчләре белән үрләргә менгән апам үзе булдырды. «шШатлыгым да, кайгым да» үземнеке генә дип, алдына килгән авырлыкларын безгә ачып салмады. Тик менә безне чиксез ярату, сагынуын, безгә ярдәм итүен ихластан күрсәтте, кайтты, безнең белән бүлеште. Соңгы сулышы чыкканда да минем кочагымда «алтыным, алтыным» дип дәшеп хушлашты. Күрәсең, «бирешмә, алтыным, мин китәм», дип әйтергә теләгәндер. Мин җырчы да, артистка да түгел, әмма мин сәнгатьтән дә ерак китмәгән. Хезмәтем шундый. Үз туган җиремнән беркайда да китми, гаиләле булып, сабыйлар үстереп, 90 яшьлек анамны тәрбияләп яшим. Юк-бар мәгънәсез җавапларыгыздан мин каралмам, әмма күңел кителер. Һәм Кояшымның нурына шәүләгез төшәр. Ул исән-сау чагында үзенекеләрне беркайчан да кимсетергә, кыерсытырга ирек бирмәде. Барыгызны да Әниләр көне белән ихлас котлыйм. Бәхетле булыгыз».  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афарин ибик дорес сузлер

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әйе, дуслар, кеше тормышына күз салганда сак булырга кирәк.Күренекле кешеләрнең тормыш юлы белән кызыксынабыз инде, сүз дә юк. Тик, ,,Тыкшынмагыз!" дип әйтәсе киләрлек дәрәҗәгә җиткермәсәгез иде. Үлем үкенечсез булмый болай да, аңа тыгылып актарып чыгармасагыз да. Урының җәннәттә булсын, татар халкының моңлы сандугачы. Тешләргә бер кереп, җырла әле, Ишетик янә моңлы җырыңны. Җырланмаган җырлар авазыннан, Ишетербез синең моңыңны. Син кайгырма, нихәл итмәк кирәк, Җир йөзендә төрле кеше бар... Тигәнәктәй ябышкагы булган җирдә, Нәфис таҗлы гөлләргә күз сал. Җир йөзендә төрле кеше бар. ,,Урының җәннәттә булсын!" дип телик, Дога булып барсын, йә Аллам. Җирдә матур итеп яши белгән, Шулай иртә китә арадан... 11.12.2019. Лилия Мурадова.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Халык үзе күтәреп җибәрде бит Фирүзә ханымны, Хәния апа вафат булгач, аның образын Фирүзә ханымнан эзләп тынычландылар. Күңелләрен Фирүзә ханым җырларына кушылып, аның белән аралашып юаттылар. Хәзер халык үзе үк аны чукый башлады. Күтәрелгән, ачылып киткән икән, димәк шулай кирәк булган. Ник тияргә аңа, кешенең ниятен, йөрәген тикшергән булып, шелтә белдерергә.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Халык узе кирякмягянне эшли, то Ханиянен кызы жырласын, то сенлесе жырласын. Алар кирякле хонярне сайлаганнар яшясенняр узляренчя. Мин Ханиянен жырларын тынлыйм рахатлянеп анын кебек кызы да сенлесе дя булдырада, алмаштыра да алмыйлар. Кызы бик акыллы , дорес айтте мин жырчы тугел семья белян яшисем киля дип.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рэхмэт Фирузэ туганым матур язганхын. Кеше ике тыумай был доньяга. Кеше узе булып калырга тейеш. Хэниэне без нисек бар шулай яраттык, йэне йэннэттэ булхын амин.

            Хәзер укыйлар