Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Хәния Фәрхине искә алыйк

Бүген татар эстрадасының йолдызы Хәния Фәрхинең туган көне. Аңа 61 яшь тулыр иде. Яраткан җырчыбызны искә алыйк.

Хәния җиде балалалы гаиләдә өченче бала булып туа. Күп балалы гаиләнең тормышы авыр булганын ул еш искә ала. 

Хәния Фәрхинең бабасы – репрессия корбаны. Аны кулга 1937 елда алалар.

Хәния күрше авылга йөреп укый. Аңа көн саен мәктәпкә берничә чакрым җәяү барырга һәм кире кайтырга туры килә.


17 яшь тулгач, Хәния Мәскәү текстиль институтына укырга керә. Шул ук вакытта музыка училищесына имтиханнар тапшыра һәм Пятницкий исемендәге хорда җырлый башлый.

Хәниянең җырлавын ишетеп, аны Казанга танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим чакыра.

Казан музыка училищесына документлар тапшырырга соңга калу сәбәпле, Хәния театр училищесына укырга керә. Аны анда күренекле шәхесләр укыта: Шамил Бариев, Рабит Батулла, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова. Училищены тәмамлагач Хәния Фәрхи драма театрында эшли башлый.


1990 елда театрдан китеп, «Бәйрәм» ансамблендә җырлый. Бераздан Хәния ансамбльнең җитәкчесе була.

«Бәйрәм» ансамбле таркалганнан соң, Хәния үзе генә чыгыш ясый башлый. Аның репертуарында  300 дән артык җыр туплана.

Башта Хәния сәхнәдә үзенең кыз фамилиясе белән – Халидуллина булып чыгыш ясый. Аның беренче иренә бу бик ошап җитми, ул җырчыга хәтта кул күтәрә. Хәниягә тәхәллүс  итеп әтисе Фәрхлисламның кыскартылган өлешен алырга туры килә.

Габделхәй Биктаһировка кияүгә чыккач, Хәния үзенең тәхәллүсенә аның фамилиясен өсти.


Хәния Фәрхи авыл хатын-кызлары өчен Психологик ярдәм үзәге ачу турында хыялланган. Ул Үзәктә матурлык салоны да булырга тиеш иде. Бу проект өчен хәтта бина да сатып алынган иде инде.

2017 елның 27 июлендә Хәния Фәрхинең гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Халык арасында җырчының үлеме белән бәйле төрле сүзләр йөрде. Әмма аларның берсе дә дөрес түгел. Туган авылына, әнисе янына кайткач, Хәниянең тромбы өзелә: аны саклап кала алмыйлар. Җырчыга нибары 57 яшь иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар