Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Хатын-кызларны гафу итәргә кирәк...»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 

 Әнвәр Нургалиев, җырчы; 

балалары – кызы Элина, улы Рафаэль. 

 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

 

– Иң элек кыяфәт күзгә ташлана. Ләкин минем өчен хатын-кызда иң мөһиме – аның акылы. Матурлыгына уш китәрлек хатын-кызлар була, тик сөйләшә башласа, чибәрлеге юкка чыга. Гүзәл затларның көлүеннән дә аларның акыл дәрәҗәсен чамалау кыен түгел. Дөрес, кайбер чакларда хатын-кызларга җиңел акыллы тәэсире тудыру кулайрактыр да һәм ул кирәк тә. Тик урынына карап һәм чама белән генә. Бик төпле хатын-кызлар да була. Алар миңа әниләрне хәтерләтә. Тагын чибәр салкыннар бар әле. Ә була бар яктан килгән гүзәл затлар. Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне дә әз-әзләп биргән. Алардан да чибәр хатын-кызлар юк инде. Шәхсән үземнең хатыным бик төпле кеше. Клублар, девичниклар дигән җирләрдә йөрү юк бездә. Аның өчен өй генә бар. Юк, андый хатын-кыз белән тормышта күңелсез була алмый. Ир-атта һәрвакыт өенә кайту теләге булырга тиеш. Арыганда тизрәк өенә кайтасы килә икән, димәк, хатыны йортта уңайлы атмосфера тудыра ала дигән сүз. Ат гел өйгә кайту ягын карый, ир-ат та шулай булырга тиеш. 

 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 

– Нинди булуга карамастан, хатын-кызларны гафу итү зарур. Алар һәрвакыт бәхетле булырга тиеш. Алар бәхетле икән – без дә бәхетле. Ялгышмаган кеше юк. Ялгышларны төзәтә белергә кирәк. Мин гаиләмне дә, үземне дә идеаль дип әйтә алмыйм. Камиллеккә чикләр юк. Без камиллеккә ирешергә тырышучылар. Бәгырьне кисеп алырдай сүз әйткән хатын-кызларны да гафу итә белү кирәк ир-атка. Хатын-кыз хыянәте турында уйламыйм да, чөнки мин Иринага 200 процентка ышанам. 

 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 

Икесе дә якын, чөнки Иринада ике сыйфат та бар. Ул мине илһамландыра да, очынып китсәм, тиз генә җиргә дә тартып төшерә. Гүзәл затлар ир-атка илһам чыганыгы булырга тиеш. Моның өчен аңа үзен-үзе караган, рухи яктан үскән ханым да, кирәк вакытта иренә идеяләр бирерлек хикмәт иясе булу да шарт. Шул вакытта гына кешелек алга таба барачак. Янында рухландыручы хатыны булганда ир-ат таулар күчерә ала. Ул моның өчен көч тә, җай да табачак. Кызганыч, хәзер хатын-кыз доминант булган парлар бик күп. Урамга чыгып карасагыз да күрергә була, хатыны ялт итеп киенгән, ә ире көн саен бер чалбардан, шул бер курткадан. Дөрес, ул чиста, пөхтә йөри. Тик хатыныныкы кебек 105 күлмәге юк инде. «Сиңа кием нигә, кызлар каратырга җыенасыңмы әллә, – дип әйткән хатыннар барлыгын да беләм. Бу ир-атның хатыны янындагы ролен ачып сала торган гади генә бер мисал. Әлеге ханым янындагы ир көчле зат була алыр микән, ай-һай...  Әгәр хатын-кыз мәми булып, тыңлаучан бала кебек иренең авызына гына карап торса да, гафу итегез, бу инде гаилә түгел – колбиләүчелек. Безнең эштә, беләсез, вәсвәсәләргә бирелергә җай гына чыгып тора. Хатын да күләгә кебек йөрсә, ике дә уйламый уҗымга чыгып китәсең. Тик ярату, бигрәк тә аңа карата хөрмәт әлеге адымны ясарга юл куймый. Чөнки ул минем илһамландыручым да, өемнең хуҗабикәсе дә. 

 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 

– Берсүзсез! Бар шундый серләр, аны инәйгә кайтып сөйләп булмый, аңа авыр булачак, дусларга да бар серне ачып бетерергә ярамый – дошманга әйләнүләре бар. Иң якын дустым – хатыным. Элек, танылу казанмаган чорда, ул һәрвакыт, барысы да яхшы булачак, син тырышачаксың, булдырачаксың, дип әйтә торган иде. Күңелем төшкән вакытларда да аның ышанычы бетмәде. Үз гомеремдә ике мәртәбә депрессия кичердем. Берсе узган ел гына булды. Бик авыр үткәрдем. Үзенең киңәшләре белән хатыным алып чыга алды. Башка хатын-кызлар колагына да әйтәм: 40–45 яшь – ир-атлар өчен иң авыр чор. Бу вакытларда ирегезгә берүк бик игътибарлы булыгыз! Ир-ат зур бала бит инде ул. Хатыныма бик рәхмәтлемен. Аңа игътибарым гына җитеп бетмидер. Ул мине аңлый. Без бер-беребезне көнләмибез дә. Бу инде хөрмәт, чын дуслык билгесе. 

 

 Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 

– Тулай торак ишек төбендә танышкан идек. Минем армиядән кайткан чак. Иринаны күрдем дә, аннан калмадым инде. Гашыйк булам икән, башымны югалтам, бер генә кешене яратам. Ул читтән торып институтта укый иде. Әтисе аңа Бөредән эш тапкан. Шунда китәм ди. Беләм, хәзер аерылышабыз икән, аны югалтачакмын. Гаилә корырга акча да, торыр җир дә юк иде... Уфа урамы буйлап Иринага эш эзләп киттем. Очраган һәр кибеткә кереп эш урыны белешәм. Йөри торгач таптым бит. Үзем яшәгән тулай торак янындагы кибеткә сатучы итеп урнаштырдым. Һәм гел аның янында булдым. Җәй көне каникулга авылга да кайтмыйча аны саклап яттым, имеш, беркемгә дә бирмим. Ирина бик чибәр, гел егетләр бәйләнә иде. Яшьлек бит, аның өчен сугышып беткән чаклар да булды. Биш ел буе шулай саклап кына йөрдем. Ялган сөйләп утырмыйм, дөресен әйтәм, ничек тәкъдим ясаганымны хәтерләмим. Мин аңа хәтта балдак та алып бирә алмадым. Ул чорларда акчасызлык җанга үткән иде. Тормышны кашык-чәнечкедән башлаган кешеләр без. Романтика турында уйларга мөмкинлек юк иде. 

6 Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 

– Бәлки, тик минем очракта алай түгел. Әнием бөтенләй башкача. Әтине җайлап кына яши, гаилә дилбегәсе аның кулында. Минем әти күпме акча эшләгәнен дә белми иде. Әни нәрсә әйтсә, әти шуны эшләде. Әле дә шулай. Әни бик тыйнак, гаиләдә аның баш булганын читләр белмәгәндер дә әле. Хәзер сезгә сөйләгәндә уйлап куйдым: бездә дә шулайрак бугай инде. Мин акча табучы, тормышны Ирина алып бара. Тик соңгы сүз, гаилә башлыгы буларак – минеке. 

  

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 

– Гаилә корганда мин студент идем, хатыным эшләде. Сатучыдан кибет директорына кадәр күтәрелде. Хатынның күбрәк акча табуы ир-ат өчен бик начар: йә башыңны сантыйга салырга, йә бик түзем булырга кирәк. Гаиләдә ир хатыннан түбән булырга тиеш түгел. Берничек тә! Акча мәсьәләсендә генә түгел. Белем буенча да. Хатының югары белемле икән, синеке аннан да югарырак булырга тиеш. Икенче бала туганнан соң мин хатынымны эшләтмәдем инде. Гаиләне туйдырыр өчен кем генә булып эшләргә туры килмәде: ишегалды себерүче, каравылчы, слесарь, балта остасы... Әйе, альфонслар да бар, тик мин гаиләдә малны ир табарга тиеш дип саныйм. Ничек кенә булмасын, ир-ат лидер булырга тиеш. 

 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 

– Мин аны хатын-кызлар өчен түбәнчелек дип санамыйм. Юашрак ирләр дә бар бит әле дөньяда. Алар сүз башларга кыенсынып торганда, нигә әле хатын-кызга беренче адым ясамаска?!  Ике арада мәхәббәт булганда аның бер начарлыгы да юк.  

 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 

– Ирлеге дип уйлыйм. Дөнья куа торган, сүзендә тора белгән көчле затлар хакында сүзем. Хатын-кызга аның янында уңайлы икән, димәк, ир-ат аны бәхетле итәчәк. Үзен якланган итеп тою өчен гүзәл зат янәшәсендә инициативалы ир-ат булуы шарт. 

 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез? 

– Мине иң элек ир-ат итеп кабул итсеннәр иде. Юкса җырчы гына күрәләр. Ир-атның асылы да бит чын ир булуында. 

 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 

– Чибәрлек – алдагыч ул. Кайберәүләр хыянәт итәр дип курка. Чөнки чибәрләргә кызыгалар. Чибәрлек ул чагыштырмача төшенчә бит. Төрле ир-ат аны төрлечә кабул итә. Кем өчендер матур булган хатын-кыз башкалар өчен ямьсез тоелырга мөмкин. Минем өчен ямьсез хатын-кызлар юк. Дөрес, салкын чибәрләр бар. Хатын-кыз җылы, нәфис булсын инде ул. 

 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 

– Никах күктә укыла диләр бит. Аллаһы Тәгалә үз парларыбыз белән очраштырып кавыштыра. Һәм яши-яши бер-беребезгә охшап бетеп, бербөтенгә әвереләбез. Дөрес, мантыйк кушылмый. Ул төрлечә булып кала. Минем фикеремчә, ир-ат берничә адымга алга карап яши, ә хатын-кыз офыкка кадәрен генә күрә, ә аның артында нәрсә булганы хакында уйланмый. Хатын-кызның рульдә барган килеш телефонында хәбәр язганын аңлый алмыйм. Юл фаҗигасенә китерергә мөмкин бу. Ә ул уйламый бу хакта. Куркыныч очрак туса, хатын-кыз рульне ташлап, тизрәк битен каплый. Монысы бөтенләй башка сыймый торган хәл. Гаепләп тә булмый, табигатьләре шундый. Бик эмоциональ алар. Шундый булулары белән үзләренә каратып тоталар да. 

 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез? 

– Минем тормышта алай булганы юк. Соң кайткан чаклар бар. Булган ризыкны суыткычтан алам да җылытып ашыйм. Җылытырга да булмасамы? Йомырка пешереп ашый беләм ич мин. Хәзер нинди генә кафе-рестораннар юк! Мин кухняда, гомумән, кайнашырга яратмыйм. Аның өчен минем хатыным бар. Хатын пешергәнне тәмле итеп ашарга яратам. 

 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез? 

- Минем иң ачуны китергән нәрсә инде бу. Тыныч кына кабул итә алмыйм моны. Машинага чыгып утырам да, шалтырата башлыйм, кычкыртам. Минем мәрхүм бабай, Ириналар озаграк җыенсалар, машинасына утырган да китеп бара торган булган. Соңга калучылар автобуска чыккан. Мин алай ук булдыра алмыйм. Тик соңгы чиккә җиткерсәләр... Кайвакыт ашыктырам-ашыктырам да үзем соңга калам. Андый хәлләр дә булгалый. 

 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы? 

– Бүләк бирешеп яшибез дип әйтә алмыйм. Чәчәкләр биреп тә кинәндермим. Дөрес, ачуланышкан вакытта чәчәк күтәреп кайткалаганым бар. Сүз уңаеннан: ничек кенә ачуланышсак та, мин беренче гафу үтенәм. Ирина да бүләкне истәлекле даталарга гына бирә. Бездә шулай кабул ителгән инде. Һәм алар барысы да алдан сөйләшенеп алынган кирәкле әйберләр. Без – авыл балалары: күктә очмыйбыз, җирдә йөрибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигә тормыш иптәше белән төшкән фотосын куймадыгыз?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец, мин безнен гаилэдэ генэ шулай икэн дигэн идем. 1000 сумга чэчкэ кутэреп кайтканчы эйгэ кирэк эйбер алырга кирэк дип саныйым.

      Хәзер укыйлар