Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Ильмира Нәгыймова: “Берничә тапкыр үз-үземә кул сала яздым”

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылышырга теләвен хәбәр итте.

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылышырга теләвен хәбәр итте. Артистның шәхси битендә Русланның исерек хәлдә руль артында йөрүе, юл һәлакәтенә таруы, ишек артында торган ирнең янаулары һәм Ильмираның күгәргән тәннәре төшерелгән фото һәм видеолар таралды. “Сабырлыгым бетте. Чын Русланның йөзен күрегез”, – дип мөрәҗәгать итә ул язылучыларына.

Эстраданың матур пары белән ни булган? Бүген Ильмира үзен ничек хис итә? Бу хакта без җырчының үзеннән белештек.

– Кичә Руслан бер матбугат чарасына: «Хейтерлар Ильмираның телефонын алып, андагы мәгълүматларны чыгарган», – дип, ялган хәбәр әйткән. Юк, әлбәттә. Андый хәл булмады. Бар мәгълүматны мин үзем чыгардым, чөнки сабырлыгым сынды, – диде ул безгә. – Алга таба нәрсә эшләргә белмәдем. Әйләнә-тирәдәгеләрнең барысы да белә, тик беркем дә ярдәм итмәде. Хәер, алар нәрсә эшли ала иде инде? Берничә тапкыр милициягә дә мөрәҗәгать иткәнем булды, тик алар да билгеле кешеләр булгач, көлеп, кул гына селтәделәр. Аның белән Инстаграмга чыгарылган соңгы фото да Русланның теләге буенча эшләнелде. Безнең барысы да яхшы дип уйласын кешеләр, дип әйтә иде. Әйе, без бергә дуэт яздырдык, чөнки җыры яхшы иде.

– Ильмира, шулай да ул көнне нәрсә булды? Шул хакта аңлатып китсәгез иде?

– Мин Мәскәүдә берничә чарада катнашырга дип, эшкә киткән идем. Ул көнне аэропортка үзе озатты. Мин аны балаларыбызны карашырга ярдәм итүче сеңлем янына, өйгә кайтарып җибәрдем. Мин киткәч, ул эчеп исергән. Шалтырата башлаган. Ә мин эш вакытында телефонны алмыйм. Гомумән, аның исерек икәнен белгәч, телефонны алмаска тырышам, чөнки сөйләшүдән, нидер аңлатудан мәгънә юк. Шуңа күрә эшем беткәч, телефонны сүндереп, йокларга яттым. Аңа кадәр өч тәүлек йокламаган идем. Иртән телефонны кабызгач, туганымнан бик күп хатлар килүен күрдем. «Апа, мин куркам. Нәрсә эшлим? Ул өйдәге бөтен әйберне җимереп бетерде. Машинага утырып китте», – дип язган иде.  Шуннан соң минем сабыр канатым сынды.

– Ул көнне Руслан юл һәлакәтенә дә эләккән дип аңлашыла... 

– Юк, әлбәттә. Ул менә шулай «күңел ача», үзен жәлләтә. Минем нервларымны «ашый».  Бу беренче очрак кына түгел инде. Шуңа күрә аның сүзләренә ышанмадым да.  

– Бер ел элек аерылышырга гариза яздым, дигәнсез. Шушы соңгы бер елда сез бергә яшәдегезме?

– Юк диярлек. Мин балалар белән күбрәк авылда, эштә идем. Әйе, эшләвен бергә эшләдек, чөнки акча кирәк. 

– Бу хәлләр күптәннән башландымы? Ул көн саен эчәме?

– Күптәннән. Мин аны көн саен эчә, димим. Атнасына 2-3 көн буладыр. Ләкин эчсә, коточкыч ул. Бөтенләй икенче төрле кеше. Җенгә охшап кала. Айнык вакытта торып була аның белән. Әмма эчкәч.... Мин хәтта берничә тапкыр үз-үземә кул сала яздым. Чөнки түзәрлек түгел аңа. Кул күтәрүләре дә булды. Айныгач, тезләнеп, елап гафу сорый. Ләкин бераздан тагын шул ук хәлләр кабатлана. Мин дә айныр дип өметләнеп яшәдем. Гаиләне саклап калып булыр дип уйладым. Иҗатыбыз да бергә. Балалар катнашындагы видеоларым да бар. Ләкин мин аларны Интернетка чыгармаячакмын. Чөнки инде хәзер Руслан миңа саубуллашу хатлары җибәрә. Үзе белән берәр хәл эшләмәсен дип куркам...

– Сезнең аны табибка алып барганыгыз булдымы?

– Әйе, тик файдасы юк. Әти-әниләре дә арыды инде аннан. Тик әнисе барыбер ярдәм итә. Бала бит...

–  Әлеге вакытта сез өйдәме?

– Әйе, өйдә балалар белән генә. Русланны фатирга кертмим. Аның кайда икәнен дә белмим. Кичә дә янап шалтыратты.          

– Иҗатка көнләшүе электән үк булды, дисез. 

– Әйе, электән үк ул минем популярлашып китүемне теләмәде. Бу хәл бүгенгә кадәр дәвам итә. “Син миннән алда булырга тиеш түгел”, – ди. Ә мине чыннан да күбрәк чакыралар. Яшәргә кирәк бит. Башка эшебез юк. Ул да башка беркайда да эшләми. Иҗатымның башлангыч елларында ярты ел аннан китеп тә тордым. 

– Бу хәлләрдән соң Сезне яманлаучылар күбрәк булдымы, әллә, киресенчә, хәлегезгә керделәрме? 

– Үзем дә гаҗәпләндем: мине аңлаучылар күпкә күбрәк булды. Бер генә начар комментарий язучы да булмады. Әле дә ярдәм итүче хатлар алам. Аларны укып бетерә торган түгел. Гәрчә бу мәгълүматны таратканда, барысына да әзер идем. 

– Алдагы көнгә нинди планнар корасыз?

– Рәсми рәвештә аерылышу көтәм. Түзеп булмый... Җитәр. Менә ике көн ансыз яшибез. Сез белсәгез, безгә ничек рәхәт! Сулый башладык. Күңел тыныч. Төп хыялым: безне борчымасын, тынычлыкта калдырсын иде. Белмим, куркыныч кеше ул.. Әгәр ир булып, үзенең йөзен саклап каласы килсә, фатир арендалап яшәсен. Бишенче тапкыр аерылышуга дип гариза яздым бит инде. Шушы көнгә кадәр аермадылар. Бүген минем төп коралым: телефонда булган күпсанлы фото һәм видео материаллар гына. Бөтен участковыйлар килеп, көлеп кенә киттеләр. Руслан – бик ялганчы. Аңа бөтен кеше ышана. Мин алдый алмыйм. Андый вакытта эндәшми калам. Алдагы тормышым тынычлыкта узса иде дип телим. Чөнки бер күңел өчен артык күпкә китте.   

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    1

    Ж,аным-балакаем , ник болай озк тузден. Синен, этин, бар бит. Ник булышмады. Бик ан, лыйм хэлен,не Алла ярдэм бирсен.

    • аватар Без имени

      0

      2

      Ходай сабырлыктан аермасын! Нык булыгыз!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хак сүзләр, ышанам. Азнакай районы Тымытык авылына да концерт куярга килгәч, скандал ясап киткән диделәр Кираметдиновны.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин сезнен ижатыгызны БИК яратам,шулайук Русланнында жырларын яратып тынлыйм,бу матур тавышы белэн узен юкка чыгарырга кирэкмэс Иде, Алама исемлеккэ кереп узенне пычрату килешмидер минемчэ,э сезгэ Ильмира алдагы кондэ тагыда ижат унышлары,бэхетле булуыгызны телим

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ильмира сеңлем, үзегезне, балаларыгызны саклагыз. Мондый авыру кешене дәвалау гына коткара. Үзе аңламаса, берни дә ярдәм итмәячәк. Без синең яклы, сине яратабыз, поддерживаем.

            Хәзер укыйлар