Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Идеаль ир булу өчен янәшәдә идеаль хатын кирәк»

Ул күпкырлы эстрада артисты. Пародист, нәфис сүз остасы, җырчы, биюче, шоумен, гомумән, талантлы кеше, үрнәк гаилә башлыгы. Хатынына тугры мәхәббәте, кызларына булган яратуы аны түгәрәк бәхетле итә кебек. Бездә кунакта – Татарстанның атказанган артисты Данир САБИРОВ. 

 

Ул күпкырлы эстрада артисты. Пародист, нәфис сүз остасы, җырчы, биюче, шоумен, гомумән, талантлы кеше, үрнәк гаилә башлыгы. Хатынына тугры мәхәббәте, кызларына булган яратуы аны түгәрәк бәхетле итә кебек. Бездә кунакта – Татарстанның атказанган артисты Данир САБИРОВ. 

 

Данир, бүгенге эстрада артисты нинди ул? 

– Эстрада бик төрле ул бүген. Бар популяр җырчылар. Минем жанр башкачарак. Үземне җырчы дип санамыйм. Әмма җырлаштыргалыйм, чөнки җырларга яратам. Концертлар да җырсыз булмый. «Күбрәк җырла әле», диюче тамашачыларым да шактый. Курыкмыйча әйтә алам: хит булган җырларым да бар. Кемнәрдер мине сүз остасы буларак кабул итә. Пародия жанрын яратам, миниатюрада да эшлибез һәм, әлбәттә, хореография... Бүген сәхнә тотарга теләгән артист төрле юнәлештә эшләргә тиештер шулай. 

Хәзер артистларга, бигрәк тә җырчыларга авырга туры килә. Алар тамаша-чыларны үзенә каратып торудан битәр, социаль челтәрләрдә язылучыларны да тотып торырга мәҗбүр. Социаль челтәрләрдә сез гаилә белән эшлисез. 

– Берни эшләп булмый – замана таләп итә. Артта каласың килмәсә, яраклашырга кирәк. Киләчәк тамашачыларыбыз Тик-Токта утыра. Ә минем иң зур теләгем – яшьләрне җәлеп итү. Социаль челтәрләрдә булу кирәк. Сине мактамыйлар яки хурламыйлар, искә төшермиләр икән, димәк, беркемгә кирәкмисең дигән сүз. 

Син – пародияләр остасы. Сәясәткә кагылышлы пародияләр ясарга уйламыйсыңмы? 

– Тугызынчы сезон концертларым бара. Дүртенче программага кадәр пародияләрне үзем яздым. Хәзер Сирень Бәйрәмов дигән бик кәттә юморист белән икәү язабыз. 

Сәясәтне яратып бетермим мин. Аннан соң... өстәге абзыйлар белән бер дәрәҗәгә басып шаяртырлык зур кө-чем булса, шаяртыр идем. Әле хәзер дә шаяртыштырам шулай да. Бу уңайдан остазым Салават абый белән дә киңәшләшкәнем бар. Ул: (Салават тавышы белән.) «Смешно, но не надо», – ди. 

 Социаль челтәрләрдә сине идеаль ир, диләр. Килешәсеңме? 

– Килешәм, дисәм, мактану була инде. Әмма килешмәслек тә түгел. (Рәхәтләнеп көлә.) Хатыным да шулай дип торгач, мин шундый дип йөрим инде. 

Идеаль ир нинди булырга тиеш соң? 

– Идеаль ир булыр өчен хатының да сиңа яраклашырга тиештер. Гаилә ул – индивидуаль. Шуңа да аны башка гаилә белән чагыштыру урынсыз. Хатын бөтен нәрсәне белергә тиеш түгел, диючеләр дә бар. Әмма безнең хәтта телефон парольләребез дә уртак, гәрчә бер-беребезне тикшермәсәк тә. Кайткач, бер-беребезгә һәр адымыбызны сөйләп чыгабыз. Шулай күнегелгән, шулай рәхәт безгә. Ихлас булсаң гына гаиләдә идеаль мөнәсәбәтләр була. Шәхсән мин шулай уйлыйм. Миләүшә янымда булмаса, чыгырымнан чыга башлыйм, ул җитми. Һәрвакыт кирәк ул миңа. 

Хатын нәфис хатын-кыз булып яшәсен өчен нишләргә кирәк? 

– Иң элек ул хатын-кызның үзеннән тора. Һәм, әлбәттә, ирнең хатынга яраклашуыннан да. Беренчедән, хатын-кыз тирәсендә һәрвакыт матурлык булырга тиеш. Ул диндә дә әйтелә. Мин бу яктан Миләүшәгә рәхмәтле. Элек өйдә нинди кием бар, шуны киеп куя идек, чөнки без өйдә. Өйләнешкәч, Миләүшә өйрәтте: өй киеме матур, ашаганда өстәл сервировкаланган булырга тиеш. Моны балаларга да өйрәтәбез. Әйе, иртән чәчләр төрлечә була, әмма өстә матур пижама! (Көлә.) Хатын-кызның ма- 
турлыгы үзен тәрбияләүдән тора. Әйе, бу вакыт һәм акча таләп итә. Ләкин хатыныңның гүзәл булуын телисең икән, акча табарга тырышасың инде. Спорт залларыннан, матурлык салоннарыннан хатын-кыз ял итеп тә кайта бит әле ул. Анысын да онытмаска кирәк. (Көлә.) Ләкин шул ук вакытта гаиләдәге вазыйфасын да истән чыгармасын. Миләүшә үзен дә карый, мине ашатырга да җитешә. Мин аңа шулкадәр салынган – парковка өчен дә түли белмим. Чынлап әйтәм. Парковкага килеп туктыйм да: «Әнисе, мин шунда, түлә әле», – дим. (Көлә.) 

Син тәмам кулга ияләшеп беткәнсең, Данир, аңладым. Шулай да сезнең гаиләдә матриархатмы, патриархатмы? 

– Уртариархат (көлә). 

Моннан берничә ел элек бик каты күңел төшенкелегенә бирүең турында сөйләгән идең. Бу хәл кабатланмасын өчен нишлисең

– Әйе, яндым мин ул вакытта, чөнки бик күп эшләргә туры килде. Кире үз хәлемә кайту авыр булды. Шул вакытларда рухи яктан дин ныгытты. Мин бит коммунист әби-бабай белән үскән бала. Миләүшә, аның әбисе дингә якынайттылар. Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш дип саныйм. Омар Хәйямне яратам мин. Ул болай дип язган: «Несовместимых мы всегда полны желаний: / В одной руке бокал, другая – на Коране. / И так вот мы живем под сводом голубым, / Полубезбожники и полумусульмане». Кем нәрсә әйтүгә карамастан, минем 
үз карашым. Җомга намазын калдырмыйм. Рәхәтлек алып кайтам. 

Артист булмасаң, кем булыр идең

– Спорт буенча китәр идем. Көрәшче егет идем. Мактанырлык дәрәҗәгә дә ирешкәнем бар. «Татарстан яшьләре» газетасы үткәргән республика ярышларында чемпион булдым. 

Хыялың

– Бәхетле яшәргә! Ләкин бу бик авыр. Бәхетле булыр өчен эшләргә, тырышырга, омтылырга кирәк. Ә моның өчен рухи яктан көчле булу мөһим. 

 

ВИДЕОhttps://youtu.be/mt6MyF4nnUI

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Идеаль эдэм баласы юк, хэм дэ була да алмый. Идеаль бары тик Аллахе Тэгалэ, моны мэчеткэ йоргэн кеше белергэ тиеш. Мин идеаль дип, ул белэ торып, узен Алладан остен куя. Бу зур гонах. Онытмагыз, эдэм баласы идеаль була алмый, талантлы була.

    Хәзер укыйлар