Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Идеаль артист буласым килми»

Аның тормышы бәйге-фестивальләр белән бәйле. «Созвездие-Йолдызлык», «Татар моңы-2016», Сочида «Усадьба Jazz Роза Хутор» фестивале, «Үзгәреш җиле»... «Созвездие-Йолдызлык» фестивале аңа Мәскәүнең данлыклы ГИТИСына юл ача...

Аның тормышы бәйге-фестивальләр белән бәйле. «Созвездие-Йолдызлык»,  «Татар моңы-2016», Сочида «Усадьба Jazz Роза Хутор» фестивале, «Үзгәреш җиле»... «Созвездие-Йолдызлык» фестивале аңа Мәскәүнең данлыклы ГИТИСына юл ача. КФУда философия фәннәре һәм масса коммуникацияләр институтында да укый. Күптән түгел Казан музыка көллиятенең эстрада-джаз бүлеген тәмамлый. CheekLaWeek төркеме төзеп, альбом чыгарган Зәринә ВИЛЬДАНОВА – татар халык җырларына яңа сулыш өрүче. Сәхнәдә үз йөзе, әйтер фикере бар. Әмма ул һаман эзләнә. «Иҗат кешесе эзләнүдән тукталмаска тиеш », – ди. Хәзер үзен актриса буларак сынап карый. 

Аның тормышы бәйге-фестивальләр белән бәйле. «Созвездие-Йолдызлык»,  «Татар моңы-2016», Сочида «Усадьба Jazz Роза Хутор» фестивале, «Үзгәреш җиле»... «Созвездие-Йолдызлык» фестивале аңа Мәскәүнең данлыклы ГИТИСына юл ача. КФУда философия фәннәре һәм масса коммуникацияләр институтында да укый. Күптән түгел Казан музыка көллиятенең эстрада-джаз бүлеген тәмамлый. CheekLaWeek төркеме төзеп, альбом чыгарган Зәринә ВИЛЬДАНОВА – татар халык җырларына яңа сулыш өрүче. Сәхнәдә үз йөзе, әйтер фикере бар. Әмма ул һаман эзләнә. «Иҗат кешесе эзләнүдән тукталмаска тиеш », – ди. Хәзер үзен актриса буларак сынап карый. 
Зәринә, журнал укучыларыбызга үзеңне ничек итеп таныштырыр идең? 
– Ике ел элек татар музыкасына яңа сулыш кертүче буларак танылдым дип әйтер идем. Әмма... мәктәптә укыганда ук татар җырларын үзгәртеп башкара идем инде. Бу өлкәдә үземне беренче дип уйладым. Ләкин Мубай, Зөлфия Камалованы тыңлагач, ялгышканымны аңладым. Аннан татарча джаз белән кызыксына башладым. Монда да мин чишмә башында торучы дип йөрдем. Үзем өчен Регина Сәйфи дигән бик талантлы җырчыны ачкач, ул фикеремнән дә кире кайттым. Хәзер үземне җырчы-эскпериментатор дип саныйм. Татар җырында булмаган юнәлешләрне эзләүче итеп күрәм. Киләчәктә үземне җыр белән генә бәйләп карыйсым килми. 
– Син татар халык җырларын этник, фолк, джаз стильләренә үзгәртеп җырлыйсың... 
Әбиемнең күңеле этәргеч бирмәде микән?!  Әбием – бөтен урманчыларны җыеп тоткан бик тә гадел урманчы хатын иде. Өйдә җыелышып, баянда җырлашып утырырга яраттылар. Халык җырлары шуннан күңелемә кереп калгандыр. Музыка мәктәбендәге укытучым Ландыш Фәттахова да җырларга яңа сулыш өрү белән мавыга иде. Әбиемә багышлап, укытучым белән «Олы юлның тузаны»н эшләдек. Аннан «Урманнарга керсәм», «Зәңгәр күлмәк»не чыгардык. Ул җырларның һәрберсенә шәхси фаҗигам салынган. Үзем дә җырлар иҗат итәм. Мин автор-башкаручы да. 
Без, татарлар, калыплар яратабыз. Ярамыйлар күп. Ул татар җырларына да кагыла. Яңалык авыр кабул ителә. Җырларга керткән үзгәрешләрне тәнкыйть итүчеләр булдымы? 
– Булды, әлбәттә. «Халык җырларына тимә, аларны бозма» дигән шелтәләрне күп ишеттем. Берсе бик тә истә калды: «Татар халык җырларын алай җырлау ярамый. Аларны өстәл артында бергәләп кенә җырларга кирәк». Башта бик авыр кабул итә идем. Хәзер сәнгатьтә үзем өчен абруйлы булган кешеләрнең фикерләрен генә ишетергә өйрәндем. Ни өчен тәнкыйтьләгәннәрен дә аңлыйм. Яңалыктан куркалар. Шунысы да бар: җыр тыңлап, мәгънәсе турында артык уйланырга да яратмыйлар. Тормышта уйга калдыра торган сәбәпләр болай да күп, янәсе. Ә мин тудырган иҗат – уйландыра, фикер уята. Бәхәсләшмим, җыр төрле булырга тиеш: гади дә, шаян да, фәлсәфи дә... Әмма шуны әйтер идем: фәлсәфәле иҗат та киң катлам ташамачыларга үтеп керә башлады. Шуңа да каршылыклар күптер. 
Ә син аларга карамый алга барасың...
– Максатым: татар халык җырларын Россиядә генә түгел, бөтен дөньяга таныту. Шуның өчен CheekLaWeek төркеме җыйдым. Әмма минем төркемем дә бердәнбер түгел иде. Моңа шатланам гына. Татар җырлары актуаль булсын өчен аның төрле жанрларда булуы шарт. Элвин Грейны тәнкыйть итәләр. Ә ул бит татар җырларын тагын да популярлаштырды. Илгиз Шәйхразыев, мәсәлән, татарның Иван Дорны. Усал дигән җырчы татарча рэп укый. Шәп укый! Ләкин күпләр белми аларны. Ә без күрше Башкортстандагы альтернатив җырчылар белән таныш түгел. Үз сазлыгыбызда кайныйбыз. Шуның өчен Россия, дөньякүләм фестивальләргә йөрергә кирәк. Безнең музыкаль продукт шәп һәм сыйфатлы. Иҗат кешесе һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш, минемчә. Дөнья үзгәрә, яңа кысалар кертә. Бу кысаларны җимерер өчен яңалык дулкынында булырга кирәк.
Зәринә, татар халык җырлары яңгырашында нәрсә үзгәртер идең?
– Минемчә, татар җырына ирек бирмиләр. Татар җыры ул – сүзләре татар телендә булган һәм һичшиксез пентатоника һәм татарныкы дип саналган берәр уен коралы яңгыраган җыр. Әмма гармун татарныкы түгел бит. Бу шулай кабул гына ителгән. Менә шул язылмаган кануннарны атлап чыкканнар, нигездә, тәнкыйтькә эләгә.
CheekLaWeek төркеме нигә таркалды?
– Һәрберебезнең үз проектлары бар. Булган идеяләребезне тормышка ашырдык та, төркемне таркатырга булдык. Яңа уй-фикерләр булмагач, нигә дәвам итәргә?! Ләкин ул шәп проект иде! Концерт оештырдык, альбом чыгардык. Яңа төркем төзер идем. Әмма башка форматта. Әлегә эзләнәм.
Син ГИТИС тәмамлаган кеше. Театрда да уйныйсың. 
– Мин драматик артист булмаячакмын. Әйе, төрле театраль проектларда катнашам. Алар гадәти түгел, хәтта акылга сыймаслык дип әйтер идем. Режиссер Резеда Гарипова белән сәхнәне башка яктан ачтым. «Сәйдәш. Йокысызлык» лабиринт-спектаклендә – Моң, «Карурман»да Бөек Каһин рольләре үземне эзләргә мәҗбүр итте. Резеда, төрле детальләр кертеп, стресслы ситуациядә калдырды. Ә бит стресс вакытында кеше үз асылын ача. 
Alif иҗади берләшмәсенә кушылу да бердәнбер булуны эзләүме? Мондый иҗат төркеме татарда әлегә берәү генә кебек. 
Без Нурбәк белән (Нурбәк Батуллин - берләшмә җитәкчесе - ред.) Америкага фестивальгә баргач таныштык. Аның эшләү методы бик ошый. Репетицияләре башкаларныкына охшамаган: медитацияләр, тынычлану өчен күнегүләр. Бер-беребезне тоярга өйрәндек. Нурбәк: «Сәхнәдә ирекле булырга кирәк. Иң мөһиме нәтиҗә түгел, ә процесс», – ди. Ягъни сәхнәдә нәрсә телисең шуны эшлисең. Моны кабул итү бик авыр. Үзең белән көрәш бара. Мин шуны аңладым: сәхнәдә кечкенә генә тормыш һәм ул башка кабатланмый. «Сак-Сок» бәете перформансында катнашу – искиткеч тәэссоратлар калдырды. Әйе, килешәм, бу иҗади берләшмә бердәнбер. 
Альтернатив музыка киң катлам тамашачысына үтеп керерме? 
– Әлбәттә. Без – бу агымның чишмә башында торучылары. Бездә генә ул тукталмый, алга барачак. Яңалык кертүчеләргә авыр, билгеле... Заманында Илһам Шакировка, Әлфия Афзаловага да шулай ук җиңел булмагандыр. Алар да бит эстрадага яңалык алып килгән җырчылар. Инструменталь музыка кире кайта, ул башкача яңгырашта гына. Сузып җырлана торган озын көйләр дә, аларны яратып тыңлаучылар да калачак. Ансыз без яши дә алмыйбыз. Үзгәртергә фундамент булмый. Без эшләгән каверлар музыкада яңалык түгел. Ул дөнья музыкасында күптән бар иде. Әмма шуны беләм: яңа сулыш өргәннән соң, бик күп яшьләр татар халык җырларын беренче тапкыр ишетте. Бу да татар җырын таныту түгелме?!
 – Зәринә, тормышта син нинди? 
Сәхнәдә мин үземә бик таләпчән. Идеаль булырга тырышам. Әмма ул позициямнән китәсем килә. Идеаль түгел, ә тере, чын булырга кирәк.  Монда миңа Нурбәк белән Резеда ярдәм итә. Караокеда кычкыра-кычкыра җырларга яратам. Үземә дөрес итеп җырламаска ирек бирәм. Шундый рәхәт булып китә инде!
– Хыялың нинди? 
Тормышымда үз-үземне табасым килә. Сәнгатьтә генә түгел, ә гаиләдә дә. Иҗатым гаиләмә зыян китерә башласа, гаиләмне сайлаячакмын. Ул – беренче урында. Минем иҗатым да гаиләмә багышланган. Әби-бабаларыма... 

Фото: Анна Арахамия

Видео: Фәнис Садыйков

Галерея

Теги: Зәринә Вильданова Зарина Вильданова CheekLaWeek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар