Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Иң истәлекле бүләк. Артистларга 8 Мартка ниләр бүләк иткәннәр?

Татар эстрадасы җырчылары арасында шундый сораштыру үткәреп, 8 Мартта кабул иткән иң истәлекле бүләкләре турында белешкән идек.

 

Татар эстрадасы җырчылары арасында шундый сораштыру үткәреп, 8 Мартта кабул иткән иң истәлекле бүләкләре турында белешкән идек.

Татарстанның халык артисты, җырчы Гүзәл Уразова: «Иң истәлекле бүләк Ходай Тәгаләдән булды. 7 март көнне озак көткән улыбыз туасы билгеле булган иде. Аллага шөкер, моннан да зуррак бүләк юктыр дөньяда. Ике кызыбыз һәм улыбызны үстерәбез хәзер».

Картинки по запросу

Җырчы Лилия Муллагалиева: «Минем өчен иң истәлекле, кадерле бүләкләр ул – балаларым үз куллары белән ясаган бүләкләр. Духилар, чәчәкләр, алтын-көмеш – боларның берсе дә балаларым бүләк иткән открытка яки чәчәк белән ярыша алмый. Мин аларны бер папкада саклап, җыеп барам».

Картинки по запросу

Җырчы Зинира Рамазанова: «Алай бүләккә шаккатканым юк. Ел да 8 Мартка бүләкләр күп була, Аллага шөкер. Әмма шулай да иң кадерлесе: кызыбыз Айгизә үзе ясаган бүләкләр. Әниемә, дип, бөтен җанын биреп ясаган бит ул аларны. Һәрберсен җыеп барам, үскәч, үзенә дә күрсәтермен».

Картинки по запросу

Телевидение алып баручысы Замирә Рәҗәпова-Куприянова: «Макс белән яши башлагач, иртән торуыма карават янына зууур букет куеп, эшкә киткән иде. Шуннан бирле һәр елны 8 Март иртәсе чәчәк белән башлана минем».

Картинки по запросу

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Алсу Әбелханова: «8 Март иртәсендә асфальтка зур итеп: «Алсу, мин сине яратам!» дигән язу язылган иде. Ул язуны тәрәзәдән күргәч, шундый сөендем. Иң истәлекле бүләк шул булды дип саныйм».

Картинки по запросу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар