Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Фирдүс Тямаев «Тимур командасы» төзергә уйлый

Үзизоляциядә утыручы тамашачыларының күңелләрен күтәрү өчен ике көн рәттән инде җырчы кичен өеннән онлайн концерт куя. Беренче көнне аны караучылар һәм тыңлаучылар саны ун меңгә җитте. Без Фирдүс белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек.

 

Үзизоляциядә утыручы тамашачыларының күңелләрен күтәрү өчен ике көн рәттән инде җырчы кичен өеннән онлайн концерт куя. Беренче көнне аны караучылар һәм тыңлаучылар саны ун меңгә җитте. Без Фирдүс белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек. 

– Коронавирустан җырчылар җәфа чигә, билгеле. Бөтен концертлар кичектерелде. Рекламага күпме акча киткән иде. Килгән зыян миллионнар белән исәпләнә. Тик мин кайгырмыйм. Аллаһы Тәгалә биргәнен бирә, алганын ала. Төркемемдә 22 кеше. Аларның барысына да бер ай алдан ук хезмәт хакы биреп куйдым. Запаслар бар, тик бик озакка сузылмасын иде инде. Шунысы өчен сөенәм, бу чума хыялымны чынга ашырып бетергәч кенә килеп җитте. Казанда концертымны эшләп бетерә алдым. Дөрес, апрельдә дә бар иде. Ә иң мөһиме: туган ягым Нурлатта концерт куйганнан соң гына бөтен мәдәни күңел ачу чаралары туктатылды. Аңлыйм, хәзер концертларны сентябрьдән генә башлап җибәреп булачак. Аңа кадәр каешны ныклап буарга кирәген дә беләм. Төркемемне таратмыйм. Кредитлы, ипотекалы кешеләргә ярдәм итеп торачакмын.

Хәзер син тамашачыларыңны онлайн концертлар белән сөендерәсең. Бер нинди пафоссыз: яланаяктан, балаларың яныңда уйнап йөри. Җылы атмосфералы квартирник.

– Әйе, чынлап та бик күңелле булды ул. Тамашачыларыма күңелләрен күтәрергә, депрессиягә бирелмәскә ярдәмем тисә бик шат булыр идем. Беренче көнне 10 мең кеше даими карады. Кереп-чыгып караганнары белән 50 меңнән артып китте. Концертны шулай дәвам итәргә иде ният. Ничек булса да, ярдәм итәсе килә бит.

– Ун мең кеше тамаша кылды. Бу бит инде бер стадион дигән сүз. Киләсе сезонга концертыңны стадионда үткәрергә уйламыйсыңмы?

– Юк, бу хакта бөтенләй уйламыйм. Концертым стадионда узса, анда килгән тамашачы күтәренке кәефтән ярсып бетәчәк. Ә минем максатым тамашачыда күтәренке күңел генә булдыру түгел. Алар еларга да, көләргә дә, уйланырга да тиеш. Ә стадионнарда бу мөмкин түгел.

– Татар эстрадасы җырчылары стадионнарда концерт бирә башлады бит...

– Мин кызыкмыйм. Стадиондагы концерт адреналин гына бирә, тәрбияләми. Тәрбия урыны – мәдәният йортлары. Артистлар да бит күпмедер күләмдә халыкны тәрбияләүдә роль уйный. Миңа концерттан соң бик күп хәбәрләр килә. Туганнар белән дуслаштым дип язалар. «Гафу ит, туганым» дигән җырым бар. Аны башкарганнан соң бер апа елый-елый рәхмәтен әйтте. 10 ел сөйләшмәгән апасы белән дуслашкан. Кеше күңеленә яхшылык орлыклары салу – артистның миссиясе шул булырга тиештер инде ул. 

– Үзизоляцияне үзегез ничек уздырасыз? 

– Нурлатка кайттык без. Әле менә ике капчык шикәр комы, он-ярма ише әйберләр алдым. Әнидә баз тулы бәрәңге бар. Без ничек тә уздырырбыз. Караучысыз өлкәннәр бар бит. Менә шуларга ярдәм итәсе килә. Хәзер егетләр белән җыелышырга уйлыйбыз авылдагы ялгыз өлкәннәргә бераз азык-төлек сатып алып илтеп бирергә, эшләрен караштырырга ярдәм итәргә иде. Тимур һәм аның командасы булган бит әле. Нигә әле безгә дә шулай берләшеп ярдәм итмәскә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый изге эшне Фирдус башлап жибэрсэ генэ инде. Шундый егет тэрбиялэп устеруче энисенэ хормэтем зур. Уй - хыялларын тормышка ашырырга аллах тэгалэ узе ярдэм итсен!

    Хәзер укыйлар