Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Эстрада җырчылары укытучыларын искә ала  

5 октябрь – Укытучылар көне уңаеннан, без җырчылардан аларның укытучылары турында белештек.   

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов:   

– Мин укытучылардан бик уңдым. Үз эшләренең чын осталары, авторитетлары укытты безне. Нөнәгәр мәктәбе бүген дә республикада иң көчле мәктәпләрдән булып санала. Мәктәптә химия фәнен күрше, бүген инде мәрхүм булган Мәхмүт абый укытты. Ул да үз эшен бик оста башкара иде. 9 нчы сыйныфтан соң Арча педагогика көллиятенә киттем. Анда 10 һәм 11 сыйныф материалын бер елда биреп бетерделәр. Авылда алган төпле белемем анда да бик булышты. Педагогика көллиятендә дә ныклы белем алдым. Нәкъ менә шунда укуым белән горурланам мин. Шундагы белем белән Казанда җиңел укыдым. Бүген исә вокал буенча Венера Ганиевадан дәресләр алам. Аңа һәр яктан да сокланам һәм хөрмәт итәм.  

Моннан тыш, хәзер ике баламның да укытучыларына зур хөрмәт хисе тәрбияләргә тырышабыз. Хәзерге мөгаллимнәргә Алла ярдәм бирсен, дип телим.     

Рифат Зарипов: 

– Оренбург өлкәсенең Төньяк районы Бакай авылы урта мәктәбендә беренчедән башлап бишенче сыйныфка кадәр укыткан Рима апа Шәйхетдинова башлангыч сыйныф укытучылары арасында иң белемлесе, иң остасы иде. Аннан соң унберенче сыйныфка кадәр укыткан Гөлсинә апа да иң көчле укытучыларның берсе булды. Казанда исә Салават абый, Шәмси Закир, Рима апалардан сабак алдым. Аларның барысына да рәхмәтлемен. Алар минем өчен хәреф танырга, укырга-язарга өйрәтүче, белем бирүчеләр генә түгел, әти дә, әни дә булучылар, тугры юл да күрсәтүчеләр. Алар алдында баш иям һәм рәхмәт әйтәм. Хәзер тормышымда ниндидер авырлыклар булса, алар белән киңәшләшәм, үрнәк алам. 

Минем өчен яхшы укытучы - укучыны тырыш, үҗәт булырга өйрәтүче. Ул психолог та, философ та, ярдәмче дә, дус та һәм шул ук вакытта шелтәли дә белергә тиеш. Һәм әлбәттә инде гадел дә булырга тиеш. Мин үзем мәктәптә укыганда шук, тиктормас булсам да, гаделлек минем өчен һәрвакыт беренче урында булды. Хаксыз булмасам, хаталарым өчен җәза алырга да риза идем,  - диде Рифат. 

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров:   

– Мин һәрвакыт ике укытучыны хөрмәт белән искә алам. Аның берсе Октябрьск шәһәрендә укыткан остазым Галия Мусина булса, икенчесе – Зилә Сөнгатуллина. Әлеге шәхесләрнең роле һөнәр сайлауда да, иҗади тормышымда зур булды. Алай гына да түгел, көндәлек тормышта да аларның ярдәмен һәрвакыт тоеп яшәдем.  Мәктәптә дә мин актив, иҗади бала идем. Шуклыгым да бар иде. Спорт белән дә актив шөгыльләнә идем. Укытучы балаларны үз фәненә кызыксындыру уята белергә тиеш дип саныйм. Мәсәлән, тарих укытучысы өй эшләрен камил итеп эшләүчеләргә шоколад яки чупа-чупс бирә иде. Ул вакытта мондый сый хәзерге кебек еш эләкми иде, шуңа күрә без тырышып укыдык. Һәм мин чыннан да тарих фәнен яхшы беләм идем, - ди Филүс.   

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева: 

– Мин татар теле һәм әдәбияты укытучым Флүсә Хәмитованы зур хөрмәт хисләре белән искә алам. Рус мәктәбендә укуыма карамастан, татар теленнән төпле белем алдым. Хәзер дә татарча орфографик хаталарсыз яза алам. Хәтта җырлавыма да күп көч куйды ул. Мәктәп ансамбленә җитәкләп алып барган кеше ул мине. Мәктәпне тәмамлагач та бик озак еллар без аның белән аралашып яшәдек. Берничә ел элек Флүсә Кабировна бакыйлыкка күчте. Урыны Җәннәттә булсын. Аннан соң рус һәм инглиз теле укытучылары да көчле белем бирде. Алар биргән белемнән мин әле дә булса файдаланам. Чит илгә барсам да, инглиз телендә яхшы аралашам дип әйтә алам. Гади мәктәп булса да, укытучылары бик көчле булды. Барысына да рәхмәт әйтеп, бәйрәм белән котлыйм. Тәртипле, тыңлаучан укытучылар, аңлаучан әти-әниләр телим.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар