Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Чулпан Йосыпова: “Улым иремә “әти” дип эндәшә”

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова тормышында матур үзгәрешләр күп булды. Ул кияүгә чыкты, улы туды. Шушы форсаттан җырчының үзе белән дә аралашып алдык.   

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова тормышында матур үзгәрешләр күп булды. Ул кияүгә чыкты, улы туды. Шушы форсаттан җырчының үзе белән дә аралашып алдык.   

– Күптән түгел генә тагын бер тәмле малайның әнисе булдың, Чулпан. Ике бәби карау бик читен түгелме соң? Олы улың кечкенәсеннән көнләшмиме? Гомумән, Солтан яңа гаилә әгъзасын ничек кабул итте?  

– Юк, бер дә читен түгел. Мин моңа әзер идем бит. Шуңа күрә бер авырлыгын да күрмим. Улыбыз да тыныч. Кайвакыт үзем дә уйлыйм: “Мин бит ике бәби әнисе дип шаккатам». Солтан энесеннән бер дә көнләшмәде. Бик ярата аны.   

– Моңа кадәр син әти-әниләрең белән яши идең кебек. Хәзер аерым торасызмы?  

– Икенче тапкыр кияүгә чыкканчы ук мин улым белән аерым тордым. Биш ел элек әти-әни фатирыннан күченгән идек. Аларга исә кунакка гына килеп йөрдек.  

– Ирең белән танышу тарихын да сөйләп китсәң иде. Ул сине нәрсәсе белән җәлеп итте? Кайсы сыйфатларын аеруча ихтирам итәсең?  

– Иҗатташ дустым кунакка килгән иде. Үз йортым белән яшәгәч, шашлыклар пешереп, җырлашып утырырбыз дип килешкән идек. Аның да дусты миңа кунакка килергә теләк белдергән. Һәм шушы көннән соң, Аллага шөкер, аерылганыбыз юк. Фидан кешелекле булуы, миңа булган мөнәсәбәте, мәхәббәте белән җәлеп итте. Мин мондый ир-ат, мондый мөнәсәбәтләр булыр дип уйлаган да идем инде. Югыйсә кечкенәдән үк әтиемә охшаган ир-ат турында хыялландым. Яши-яши моңа өметемне өзгән идем инде. Башка кияүгә дә чыкмам инде дип уйлый идем. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең планнары башка төрле булган икән. Бик сабыр, бик кешелекле ул.     

– Ирең иҗаттан ерак кешеме?  

– Әйе, ерак кеше. Эше авыл хуҗалыгы белән бәйле.  

– Тамашачыларың яшь аермагызга да игътибар итә, бу хакта сораулар да еш бирәләр. Аларның артык төпченүе күңелеңне төшермиме?  

– Юк, һич кенә дә күңелне төшерми. Безнең яшь аермабыз – 16 ел. Моның бер начарлыгын да күрмим. Тормышта да без аны берничек тә сизмибез. Әти белән әнинең дә яшь аермасы зур. Шуңа күрә бу минем өчен бернинди дә киртә булмады.   

– Ирең улыңны ничек кабул итте?  

– Бик яхшы кабул итте. Беренче көннән үк “улым”, дип дәште. Солтан да аңа “әти”, дип эндәшә. Баламны бакчага йөртү, йоклату – аның өстендә.  

– Чулпан, беренче ирең белән мөнәсәбәтләрегез бигүк яхшы түгел иде шикелле. Бүген аралашасызмы? Улың әтисе белән күрешәме?  

– Юк, күрешми. Үзем дә аралашмыйм. Мөнәсәбәтләребез яхшы түгел.  

– Пандемия аркасында күп җырчыларның иҗатлары тукталып торды. Соңгы вакытларда сиңа да тамашачылар каршында сирәк чыгарга туры килә. Киләчәктә нинди иҗади планнарың бар?  

– Мин, Аллага шөкер, бу вакытта зур эшләр башкардым (Көлә – Авт.) Бер дә үкенмим. Пандемия безнең өчен файдага гына булды. Шулай да иҗатыбыз да тик тормый. Пандемия вакытында бик күп җырларның аранжировкасын ясадык. Тиздән аларны тамашачыларга тәкъдим итә башлаячакбыз. Алар өчен яңалыкларым да бар: бераз башка төрле форматта эшләргә уйлыйбыз. Балама 40 көн булгач, яңа сезонга әзерләнә башлаячакбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар