Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Блогер Рөстәм Нәбиев әнисен кем үтергәнен белә

Ул аның иң якын кешесе

Уфада яшәүче танылган татар блогеры  армичдә ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев быел Эльбруска менде. Белгәнегезчә, аның ике аягы да юк. Ул Россиядәге иң биек тауга ике кулында менде. 

Танылган Россия ютуберы Ирина Шихман Рөстәм белән интервью эшләгән. Әңгәмә бик ачык, күңелгә тигеч иде.  Ул әнисе үлеменә китергән сәбәпләр турында да сөйләде. Бик фаҗигале вакыйга. Әнисе 1993 елда ук Рөстәм кечкенә вакытта үлгән. Блогер әнисен хәтерләмәвен әйтте. Аны апасы тәрбияләп үстергән. 


 Рөстәм әнисен кем үтергәнен белеп үскән:
–    Әти. Үзе әйтүенчә, әнине үтергәндә ул аффект хәлендә булган. Аңа әни хакында нидер сөйләгәннәр. Әнине буып үтергән, –дип сөйләде Рөстәм.  Ул әтисен гафу иткән. Аралашып яшәгәннәр. Әмма быел җәй әтисе ниндидер сәбәпләр аркасында аның белән аралашудан баш тарткан:  «Башка син минем улым түгел», – дигән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар