Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Бер сорауга ике җавап: татар блогерлары @tatar_malay һәм @iluzyshka_tamlyshka  (Ринат һәм Илүзә Галиәхмәтовлар) 

Гаиләгездә мөһим карарларны кем кабул итә?.. 

Гаиләгездә мөһим карарларны кем кабул итә? 

Ринат: Икебез бергә хәл итәбез. 

Илүзә: Икәү утырып сөйләшәбез, барысын да икәү хәл итәбез. 

Гаиләдә ризык сатып алу күбрәк кем җилкәсенә төшә? 

Ринат: Илүзә. 

Илүзә: Кибеткә гадәттә икәү бергә йөрибез. Мин әйбер сайлыйм, Ринат түли. Ул өйдә булмаса, үзем чыгам да алып керәм. 

Савыт-сабаны кем ешрак юа? 

Ринат:  Илүзә. 

Илүзә: Мин юам. Мин чирләгәндә Ринат ашарга да пешерә, савыт-сабаны да юа. 

Тәртипне кем күбрәк ярата? 

Ринат: Илүзә. 

Илүзә: Мин. 

Кем ягына ешрак кайтыла? 

Ринат:  Ике якка да тигез кайтырга тырышабыз, бездә алай бүлешүләр юк. Илүзәләр якынрак булгач, Апаска ешрак кайтыла. 

Илүзә: Түбән Кама ераграк булгач, анда сирәгрәк кайтыла. Ләкин барыбер кайтырга тырышабыз. Минем әти Апаста үзе генә яшәгәч, анда ешрак кайтабыз инде. 

Акчага кем хуҗа? 

Ринат: Мин хуҗа. 

Илүзә: Мин үзем эшләгән акчага үзем хуҗа. «Акчаң бетсә – мин сиңа тагын бирәм», – ди Ринат. :) Өйгә әйберләрне бергәләп сөйләшеп алабыз. 

Акчаны кем күбрәк туздыра? 

Ринат: Илүзә. 

Илүзә: Без кызлар инде! Аш бүлмәсенә әйберләр алабыз, кием, косметика... 

Кием шкафында кемнең киеме күбрәк? 

Ринат: Илүзәнеке. 

Илүзә: Минеке. 

Сез нинди ризык яратасыз? 

Ринат: Мин барысын да ашыйм, бигрәк тә кыстыбый яратам. Илүзә аш ярата. 

Илүзә: Ринат ит ярата, мин бәрәңге боткасын бик яратам. Безнең аны яратам, моны яратам дип сайланып утырышлар юк, нәрсә пешерәбез шуны ашыйбыз. 

Ашарга әзерләү күбрәк кемгә эләгә? 

Ринат: Кайсыбызга эләгә шул пешерә, бүлешмибез. 

Илүзә: Болай күбрәк миңа пешерергә туры килә. Чирләсәм һич авырсынмыйча Ринат әзерли. Аллага шөкер, бу яктан мин Ринатка бик рәхмәтле! Ярты еллар пешермичә торган иде, тукта әле, ди, минем сиңа күптән әзерләгәнем юк бит диеп, ике көн ашарга ул пешерде. 

Соңгы тапкыр кайчан бергәләп кинога барган идегез? 

Ринат: Өч атна элек «Король Лев» киносын карарга бардык. 

Илүзә: Өч атна элек барган идек. 

Казанда иң яраткан урыныгыз? 

Ринат: Өй. 

Илүзә: Сәүдә үзәкләрендә, Казансу елгасы ярында йөрергә яратабыз. 

Бер-берегезнең телефон парольләрен беләсезме? 

Ринат: Әлбәттә! 

Илүзә: Әйе, беләбез. 

Сез бер-берегезнең телефоннарына ничек дип язылган? 

Ринат: «Кызым», «Матурым». 

Илүзә: «Кызым» һәм «Матурым». 

 

Кайсыгыз күбрәк популяр? 

Ринат: «Татар малай» буларак, бәлки, миндер. Ә болай безнең икебезне дә таныйлар. 

Илүзә: Ринаттыр инде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар