Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Бер фильм тарихы. «Вокзал для двоих»

Эльдар Рязановның үлемсез фильмнары арасында «Вокзал для двоих» дигәне дә бар. Аның сценариен, чын булган вакыйгаларга нигезләнеп, Эльдар Рязанов Эмиль Брагинский белән берлектә яза.

Эльдар Рязановның үлемсез фильмнары арасында «Вокзал для двоих» дигәне дә бар. Аның сценариен, чын булган вакыйгаларга нигезләнеп, Эльдар Рязанов Эмиль Брагинский белән берлектә яза. Әлеге вакыйгаларның берсе 1960 елда композитор Микаэль Таривердиев белән була. Машина белән барганда ул рульгә Людмила Максакованы утырта. Тәҗрибәсез Людмила юлда ялгыш берәүне бәрдереп үтерә. Бар гаепне композитор үз өстенә ала. Суд эшләре ике елга сузыла, Таривердиев амнистия белән иректә кала. 
Икенче вакыйга шагыйрь Ярослав Смеляков белән була. 1950 елда, колониядә җәза срогы үтәгәндә, ул бер генә төнгә дуслары белән очрашуга җибәрелә. Әмма шагыйрь иртән йоклап кала. Иртәнге тикшерүдә булмау төрмәдән качу дип саналганга, Смеляковка лагерьга кадәр кар ерып берничә чакрым чабарга туры килә. 


Вокзал ыгы-зыгысы
Фильмдагы вакыйгалар Заступинск шәһәрендә бара. Әлеге кечкенә генә шәһәрчектә Мәскәү–Алматы поезды кыска вакытлы тукталыш ясап ала. Фильмның персонажлары – официантлар, алыпсатарлар, проводниклар, вокзал хулиганнары, базар сатучылары. Әрсез, әдәпсез официант Вера аркасында үз поездыннан калган пианист Платон Рябининга менә шушы халык белән эш итәргә туры килә. Официант хатын белән башкала оркестрында уйнаучы музыкантны нәрсә берләштерә ала? Алар бит икесе ике дөнья кешеләре. Пианист вокзал ресторанындагы обедны ашарга да җирәнә, андагы официантларның хезмәт күрсәтү рәвешләре аның күңелен рәнҗетә. Режиссер совет заманындагы хезмәт күрсәтү рәвешен бернинди бизәкләрсез, ничек бар, шулай ачкан да биргән монда. Официант хатын белән килеп чыккан низаг аркасында ул боларның барысына да түзәргә тиеш. 


Чын табигый
Фильмдагы артистларның уены искиткеч! Никита Михалков белән Нонна Мордюкованың  ничек уйнаганын хәтерлисезме?! Мордюкованың туганы соңрак  аның «дядя Миша» роленә дәртләнеп алынганын, антуражны да үзе эзләгәнен әйтә. Спекулянтларның «анасы» роле эпизод кына булса да, хәтердә бик шәп калырлык килеп чыккан. 
Ә Михалковның проводник роле! Әрсез, оятсыз, акча дигәндә, нишләргә белми. Аннан ала, монда сата, «куяннарны» билетсыз йөртә.  Андый кешеләр акча өчен иманнарын да сатарга әзерләр.
Олег Басилашвилиның герое исә аның капма-каршысы. Ул башка төрле кагыйдәләр белән яшәүче. Ике дә уйлап тормастан, ул кеше бәрдереп үтергән хатынының гаебен үз өстенә ала. Чөнки чын ир-ат хатын-кызны якларга тиеш дип саный. Әйе, ул герой түгел, ул язмышка буйсынучы гына, әмма ул хатын-кызның намусын саклау өчен алпамша Андрей белән дә сугышырга әзер. 
Вера белән озаграк аралашкан саен, ул аның эчке дөньясын ныграк ача бара. Әрсезлек, төртмә теллелек, әдәпсезлек – болар бар да аның эчке дөньясын саклаучы кабык кына. Ә эчтә мәхәббәткә, яратуга сусаган чиста бер хатын-кыз. Әлеге роле өчен Людмила Гурченкога Халык артисты исеме бирелә. 
Кайчандыр Эльдар Рязановның «Карнавальная ночь» фильмы Гурченконы бөтен союзга таныта. Режиссер аны «Гусарская баллада», «Ирония судьбы» фильмнарында да күрергә тели, әмма пробалардан соң, уеннан кире кайта. Күрәсең,  бу Гурченконың күңеленә тигәндер, ник сез Рязанов фильмнарында уйнамыйсыз, дип сорасалар, ул: «Ә мин аңа ошамыйм», – дип җавап бирә торган була. Режиссер белән актриса бер телевизион тапшыруда очрашып, миллионлаган тамашачылар алдында мөнәсәбәтләрне ачыклагач, ике арадагы боз эри. 
«Вокзал для двоих» фильмында Гурченко үз роленә дә, партнерының роленә дә шактый үзгәрешләр кертә. Мәсәлән, аларның купеда сөйләшүен хәтерлисезме? Басилашвили ул диалогны артык озын һәм үбешү урынсыз дип саный, хәтта съемка мәйданын ташлап китәргә дә җыена. Гурченко исә бу диалогны үзе өр-яңадан яза. Ык-мыклар күп булса да, ул бик табигый килеп чыга. Фильмның табигыйлеге тагын шуннан: ул чын тормыш «декорацияләре» белән уйнала. Күренешләр Ленинградның Витебск, Мәскәүнең Рижский вокзалларында, Лосиноостровский станциясендә, базарда һәм Мәскәү янындагы көчәйтелгән режимлы колониядә төшерелә. 


Уйнамыйлар, яшиләр
Күп кенә фильмнарны төшергәндәге кебек, бу фильмны да азагыннан төшерә башлыйлар – кыш көне төшерергә өлгерә алмый калудан куркалар. Һәм менә бер-берсен ныгытып белеп тә бетермәгән Гурченко белән Басилашвили карга бата-чума колониягә илтүче юлдан чаба. Герой иртәнге тикшерүгә соңга калмасын өчен, бар көчләренә йөгерәләр, абынып егылалар, үрмәлиләр, тырмашалар, инде тәмам хәлләре бетеп, бер-берсенә аркан авалар. «Уйна! Уйна» – дип кычкыра Вера. Бәлки, колониядә аның уйнаганын ишетерләр... 
«Артистларга уйнарга түгел, ә аларның персонажлары кичергәнне үзләре аша кичерергә туры килде, – дип сөйли ахырдан Рязанов. – Актерлар үз-үзләрен аямыйча уйнады. Арып егылулары да, кичергән хисләре дә чын иде...» Бу эпизодны төшергәндә Гурченко хәтта тезләренә кадәр сыдырып бетерә. 
Ул эпизодны төшергәндә урамда утыз градус суык көн була. Ачы җилле япан кырда эшлиләр, хәтта бәдрәф тә булмый. Җылынырга дип автобуска керәләр, анда да урамнан аз гына җылырак. 
Рольгә керү өчен Олег Валериановичка колониядә көннәр буе булырга, тоткыннар кигән киемнәрне киеп, кар көрәргә, идән юарга өйрәнергә туры килә. Тоткыннар да аның монда уен уйнап йөргәнен килештерми. Колониядә төшерелгән дубльләр бик авырлык белән бирелә. 
Шундый бер очрак була. Ашханәдә бер күренешне төшерәләр. Тоткыннарга төшке ашларын бүлеп биргәч, ашап бетермәскә кушалар, тагын берничә дубль була, диләр. Ә Басилашвили ашын ашап бетерергә тиеш була. Бер дубльне төшерәләр, тагын берне, тагын... Артист бер тәлинкә ашны ашап бетерә, икенчесен, өченчесен... Ә бичара ач тоткыннар күзләрен мөлдерәтеп, Платон Рябининның тәмләп ашавын карап утыра. Аларны кызганып, актер яшертен генә ашны аларның тәлинкәләренә агыза. 
Фильм коточкыч зур уңыш казана. Канн кинофестивалендә ул төп конкурста катнашып, берничә премиягә лаек була. 
 

Галерея

Теги: совет фильмнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар