Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Азат Фазлыев язган тарихка ышанмыйлар?! 

Сәхнә йолдызларыннан төрле гайбәт, ямьсезлекләр генә ишетергә ияләшеп киләбез. Ә менә Азат Фазлыев үзенең инстаграмында матур бер тарих сөйләгән...

 

 Сәхнә йолдызларыннан төрле гайбәт, ямьсезлекләр генә ишетергә ияләшеп киләбез. Ә менә Азат Фазлыев үзенең инстаграмында матур бер тарих сөйләгән: 

«Директка бик күп хатлар килә, әмма монысы күңелемә якын булды. Сезгә дә тәкъдим итәм, анонимно: 

«Ирем белән талаштык. Ике атна буе сөйләшмәдек. Аңа ачу итеп көн саен кич кая да булса чыгып китә идем. Беркөнне карыйм – сезнең афиша эленгән, барыйм әле, дип, бер билет алдым. Матур итеп бизәнеп, ишекне шапылдатып чыгып киттем. РДК ераграк, җәяүләп ярты сәгать бардым. Залга керсәм – күрше урында ирем утыра. Ул да миңа ачу итеп, өйдән чыгып качкан. Әле урыннар да туры килгән бит: 11 нче рәт, аның – 7 нче урын, минеке – 8 нче. Кычырып көлештек тә, сезнең җырларга кушылып җырладык та, өйгә машинада кайтып киттек. Шул көннән бирле яратышып, иркәләшеп кенә яшибез. 

Рәхмәт сезгә шул концертыгыз белән килгәнегез, безне дуслаштырганыгыз өчен!» 

Җырчының бу постын укыганнан соң, инстаграм битенә язылучылар менә шундый комментарийлар калдырган: 

«Әкият. Аерым билет алып урыннар туры килми инде». 

«Ничек ике атна сөйләшмичә йөри алдыгыз? Өч сәгатьтән соң үзем приставать итә башлыйм мин!» 

«Ярый концертка баргансыз, ирегезне берәр түтәй алып китәргә дә мог, Алла сакласын!» 

«Юк инде! Кергәндә ишек төбендәме, холлдамы, гардеробтамы күрештек, көлештек, кочаклаштык, аннан күрше белән урыннарны алышып бергә утырдык, дип язарга иде аны. Болай ышандырмый!» 

Менә бит, инде матур тарихларга ышанырга да шикләнә халык. Тормышта мондый тарихлар булырга мөмкинме, ничек уйлыйсыз? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэлки Ире ялгыш кына хатынынын билетын кургэндер,шуна куршесеннэн билет алгандыр ,татулашасы килеп

    Хәзер укыйлар