Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Айваз Садыров: «Әнвәр Нургалиевнең янында тормыш иптәше булмаса, ничекләр түзәр иде... »

Алып баручы Айваз Садыров Инстаграм битенә Әнвәр Нургалиев турында бик җылы пост язып элгән. Ул анда җырчының әти-әнисен ничек кадерләве һәм эчтән янса, сызланса да, аны тамашачысына күрсәтмәвен әйтә.  

Алып баручы Айваз Садыров Инстаграм битенә Әнвәр Нургалиев турында бик җылы пост язып элгән. Ул анда җырчының әти-әнисен ничек кадерләве һәм эчтән янса, сызланса да, аны тамашачысына күрсәтмәвен әйтә.  

– Әти-әни өчен бала ничә яшьтә дә бала булган кебек, ятимлек тә кеше өчен күпме яшендә дә ачы... Узган ел мартта Әнвәр Уфада концертлар куйганда әнисе Нәсимә апа урын өстендә ята иде. Ул чакта без, янында булучылар, Әнвәрнең өзгәләнгәнен тоемласак та, нәрсә кичергәнен ул үзе генә белгәндер. Бер ай да үтмәде, Әнвәр әнисен югалтты...

Бу юлы озак көтелгән, зур көч куеп әзерләгән Казан концертлары башланганда Әнвәрнең әтисе Мәрвәр абый авырып киткәне билгеле булды. Тик өмет зур иде: табиблар Мәрвәр абыйның аягына басачагына ышаныч җиткерде.

Казанда 4 нче соңгы концерт. Тамашачы түземсезлек белән яраткан артистын көтә. Шул ук көнне Әнвәргә куркыныч хәбәр килә...
Белмим, янында тормыш иптәше Ирина, тугры тамашачысы булмаса, ничекләр түзәр иде, ничекләр җиңеп чыгар иде шул көннең хәсрәтен ул?..

Бөек артистларның якыннарын югалткан хәбәрен ишетеп, сәхнәгә чыгып, спектакльләр уйнаган тарихларны ишеткән бар иде минем. Күргәнем юк иде... Бу көнгә кадәр. Шуны әйтә алам, Әнвәр  чын артист! Халык артисты!
Мин ул көнне тагын бер нәрсә күрдем – чын хатын терәген! Әнвәрнең Иринасына тагын да ныграк сокландым.

Нургалиевлар гаиләсенең ихластан тирән кайгыларын уртаклашам. Сабырлык телим.

Нәсимә апа белән Мәрвәр абыйның урыннары җәннәт түрләрендә булсын! Татар-башкорт халкына мондый УЛ тәрбияләгәннәренә олы рәхмәт!
Укучыларым арасында намазда булучылар, дога белүчеләр булса, догаларыбыздан калдырмасак иде, – дип мөрәҗәгать итә Айваз. 

Теги: Әнвәр Нургалиев Анвар Нургалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар