Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Алинә Шәрибҗанова: “Бертуган энем белән ун елга якын аралашмадык”

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрибҗанова бер әңгәмәсе вакытында бертуган энесе белән аралашмаулары турында әйткән иде. Бүген туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр ничек? Шул турыда кызыксындык.

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова бер әңгәмәсе вакытында бертуган энесе белән аралашмаулары турында әйткән иде. Бүген туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр ничек? Шул турыда кызыксындык.

– Быел Яңа елны каршы алыр алдыннан үзем беренче адым ясап, энем Радикка шалтыраттым. Бераз аралашып алдык. Шулай да җылы мөнәсәбәтләрне кире кайтарыр өчен шактый вакыт кирәк әле безгә. Ни дисәң дә, тугыз ел аз вакыт түгел. Ә безнең аралашмый башлавыбызга шуннан да күбрәк вакыт узды. Ир-атлар болай да хисләргә корырак бит алар. Моңа кадәр дә аралашу өчен адымнар ясап караганым булды. Ләкин ул безгә үпкәле булу сәбәпле, аңлашу таба алмый идек. Хәзер боз бераз кузгалды шикелле.

– Аралашмый башлавыгызның сәбәбе нидә иде, Алинә?

– Аның шәхси тормышы белән килешмәвебез. Бу хәлләр үземә дә, әнигә дә бик авыр тәэсир итте, әлбәттә. Әниебез бик көчле кеше, авызы тулы кан булса да, төкермәс. Шуңа күрә ул үзен кулга ала белә, минем балалар белән юаныч таба.

– Алинә, балаларың да үсеп беткәндер инде. Улыгыз Әмир быел мәктәпкә барды дип беләм.

– Әйе, Әмир мәктәпкә яратып йөри. Уку ошый аңа. Кызым балалар бакчасына йөри. Без бит балаларга уңайлы булсын дип, бер ел элек Калинино авылыннан Биектауга күчендек. Монда бик ошый миңа. Шәһәрдәге кебек ыгы-зыгы да юк, шул ук вакытта авыл белән чагыштырганда, мөмкинлекләр дә күбрәк. Авылдан килеп-китеп йөрү барыбер уңайсыз иде.

– Ә ник Казанга күченмәдегез?

– Мин теләмәдем. Казанның ыгы-зыгысы, бөкеләре, һавасы өчен үз итеп бетерә алмыйм.

– Иреңнең беренче никахыннан туган улы Тимур белән дә яхшы аралаша идегез...

– Хәзер дә аралашабыз. Балалар абыйларын якын күрә. Ләкин Тимур инде бала-чага түгел. Үзе дә буй җиткезгән 13 яшьлек яшүсмер. Шуңа күрә күрешүләре бик еш булмаса да, әтисе белән дә, балалар белән дә телефоннан гел сөйләшеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар