Логотип
Салатлар

«Утлы» салат

Кирәк:

  • яшь кәбестә – 1 кг;
  • кыяр – 2 данә;
  • урта яндыручы борыч (озын) – 1/2 данә;
  • сарымсак – 6 теш;
  •  укроп – тотам.
маринад очен:
  • су – 1 литр;
  • борчаклы кара борыч – 6 данә;
  • тоз – 2 аш кашыгы;
  • шикәр комы – 4 аш кашыгы;
  • үсемлек мае – 1/3 стакан;
  • алма серкәсе – 1/2 стакан.

Эш барышы:

1. Кәбестәне махсус пәке ярдәмендә юка итеп турыйбыз. 


2. Шул ук пәке белән кырны да турыйбыз. Телмнән бик юка булырга тиеш.


3. Кызыл борычны төшләреннән арындырып, юка саламлап турыйбыз. 


4. Сарымсак, укропны вакт итеп турап яшелчәләр янына салабыз. 


5. Салкын суга тоз, шикәр комы, борыч салабыз. Кайнап чыккач, серкә, үсемлек мае өстәм, тагын 2-3 минут кайнатабыз. 

6. Әзерләп куелган яшелчәгә кайнар маринад агызабыз. Салатны банкага тутырып, политилен капкач белән томалыйбыз. Суынгач, 5 сәгатькә суыткычка куябыз.  


Салатны атна буена ашарга була – бозылмый.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар