Логотип
Салатлар

Сырганак мае салатка ярый!

Сырганакны юкка гына җиләкләр ханбикәсе дип атамыйлар. Файдасы ягыннан дәва үләннәрен узып киткәнен беләсезме? Сырганак маенда исә файдалы матдәләр тагын да күбрәк. Сырганак маен косметология һәм медицинада кулланалар, әмма кулинариядә дә куллана алынуы турында күп кенә хуҗабикә белми! Дөрес, сырганак маенда кыздырырга ярамый, әмма җиләк-җимеш салатлары өчен ул менә дигән! Яшелчә салатлары, ит һәм балык ризыкларына да сырганак мае сибеп җибәрсәң була. Ә бүген мин сезгә әфлисүн салаты тәкъдим итәм.

Кирәк:

Бер өлеш өчен:
* әфлисүн – 1 данә;
* зәйтүн -10 данә;
* кызыл суган – 1 данә;
* тоз, борыч – тәменчә;
* сырганак мае – 1 аш кашыгы.
 

Эш барышы:

1. Әфлисүнне әрчеп, шакмаклап турыйбыз. Уртача зурлыктагы кызыл суганны урталай ярып, эчен алабыз.




2. Суганны нечкә каурыйлар рәвешендә турыйбыз.
3. Зәйтүнне юка боҗралап турыйбыз. Борыч, тоз сибәбез.


4. Әкрен генә болгатып сырганак мае кушабыз. Бер сәгать суыкта тотканнан соң өстәлгә чыгарабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ни ул сырганак мае. Анын башка торле аталышы бармы?

    Хәзер укыйлар