Логотип
Салатлар

Кышка салат

Кирәк:

* томат – 3 кг;
* баллы борыч – 500 г;
* ак фасоль – 500 г;
* башлы суган – 250 г;
* кишер – 250 г;
* сарымсак – 1 баш;
* шикәр комы – 3-4 аш кашыгы;
* тоз – 2 аш кашыгы;
* серкә – 1 аш кашыгы;
* төелгән кара борыч – 1 аш кашыгы;
* кипкән чили борычы – 1/2 чәй кашыгы;
* рафинадланмаган көнбагыш мае – 200 мл.


 

Эш барышы:

1. Томатларны юып, эре итеп турыйбыз. Казанга салып блендер белән изәбез. Кайнатырга куябыз. Кайный башлагач, өстен япмыйча тагын сәгать буе утта тотабыз.


2. Кишерне юка салам итеп угычтан чыгарабыз. Суган һәм баллы борычны юка ярымбоҗраларга турыйбыз. 



3. Әзерләнгән яшелчәләрне томатлар янына салабыз. 


4. Алдан башка бер савытта фасольне чак кына әзер булганга кадәр пешерәбез дә, казанга салабыз. 


5. Зур булмаган савытта көнбагыш маен җылытабыз. Аңа вакланган сарымсак, кара борыч, чили борычы салабыз. Кайнап чыккач (ике минуттан), казанга өстибез.


6. Тоз белән шикәр комы өстибез. Кабат кайнап чыкканын көтәбез. Болгатып, бераз ачык калган капкач астында ярты сәгать буена салмак утта тотабыз.


7. Уттан алып, әзер массага серкә өстибез. Тиз генә болгатып, стериль банкаларга тутырабыз. Капкач белән томалап, юрганга төреп суытабыз.


8. Суынганнан соң суыткычта яки базда саклыйбыз. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар