Логотип
Салатлар

Форельле яңа ел салаты





Яңа ел табынындагы кызыл балык салатына беркем дә игътибар итмичә калмас, мөгаен. 

 

Кирәк: 

 

150 г тозлы форель яисә семга балыгы; 

кабыгы белән пешкән 3 бәрәңге; 

250 г «Черри» помидоры; 

100 г (5 данэ) яшел кыяклы суган; 

3 аш кашыгы майонез; 

тәменчә – тоз, төелгән кара борыч; 

бизәр өчен укроп үләне. 

 

Эш барышы: 

 

Бәрәңгене кабыгыннан чистартып, эре булмаган шакмакларга турыйбыз. Йомырка кискечегез булса, шуның белән генә киссәгез дә була.

 

Яшел суганны вак итеп турыйбыз. 200 г «Черри» помидорын дүрткә бүләбез (калганын бизәлеш өчен калдырабыз). Боларның барысын да бер савытка салабыз. 



Балыкның 2/3 өлешен шул ук савытка салабыз, ә калган 1/3 өлешен бизәлеш өчен калдырабыз. Тоз, борыч, 2 кашык майонез өстәп, туглыйбыз. 



Кырыйлары ачыла торган форманы да, банканы да пленка белән тарттырабыз. Банканы уртага куеп, чәнечке белән форма кырыйларына салатны бушатабыз. 



Банканы алып, яссы төпле табага салатны әйләндереп куябыз. Салатның өстен яртылаш киселгән помидорлар, калган балык кисәкләре һәм укроп белән бизибез. 



Целлофан пакетка 1 аш кашыгы майонез салып, почмагын әз генә кисеп алабыз да юка гына буйлар ясап, салат өстен бизибез. 



Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар