Логотип
Салатлар

20 минутта әзер була торган куе кетчуп

Помидорларыгыз күп булып, нишләтик икән, дисәгез, без алардан бик тәмле кетчуп әзерләргә тәкъдим итәбез. Куерту өчен сәгатьләр буе кайнатасы да, крахмал кушасы да юк.

Помидорлар өлгерде! Салатлар, маринадлар әзерләү тулы куәтенә барамы? Помидорларыгыз күп булып, нишләтик икән, дисәгез, без алардан бик тәмле, инде сыналган кетчуп әзерләргә тәкъдим итәбез. Куерту өчен сәгатьләр буе кайнатасы да, крахмал кушасы да юк. Барысы да бакчада үскән яшелчәләрдән. 

Кирәк:
3 кило итләч помидорлар;
1 баш суган;
1 баш сарымсак;
1 чәй кашыгы тоз;
3 аш кашыгы шикәр комы;
1 чәй кашыгы коры горчица порошогы;
0,5 чәй кашыгы төелгән борыч;
1 лавр яфрагы;
1/4 чәй кашыгы 70 процентлы серкә кислотасы (уксусная эссенция). 
Эш барышы: 
Сарымсак, суган, помидорларны иттарткычтан чыгарып, кайнатырга куябыз. Турарга гына да мөмкин. 
Помидорның суы чыга башлагач, кастрюльгә иләк батырып, аш чүмече белән артык сыеклыкны сөзеп алабыз. Помидорлар сулырак булса, суын күбрәк, итләчрәк булса, азрак алырга кирәк.
10 минут пешергәннән соң уттан алып, чак кына суытабыз һәм блендер белән издерәбез. Блендер булмаса, бу пунктны калдырырга да мөмкин. 
Пешкән помидорларны вак иләк аша уздырабыз. Иләктә – кабыгы һәм орлыклары кала.
Помидор массасын кабат утка куеп, тәмләткечләрне салабыз. Кайнап чыккач, аш серкәсе кислотасын кушабыз. Консервант булудан битәр, ул күбрәк тәм бирү өчен кирәк. Берничә генә минут «сикертеп алып», сүндерәбез.
Кетчупны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябабыз. 

фото: Food фото создан(а) user14908974 - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар