Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Зифа Нагаева: «Хәния җырларымның данын арттырды»

Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зифа Нагаевага 65 яшь тулды.


Әниемне беренче укытучым дип саныйм.

Алты яшьтән гармун уйный башладым, җизни өйрәтте.


«Юлдаш»  радиосында егерме елдан артык эшләдем. Анда  кырмыска оясында кебек кайнаша-кайнаша, вакыт үткәнен дә сизмәгәнмен. Әлеге елларны тәмләп тагын бер үтәр идем. Хәзер уйлыйм да: минем бер генә елым да заяга узмаган. Үзем теләгән һөнәрем буенча эшләгәнмен.


Шигырь үзе көй эзли. Мин аны тегермән тартуга тиңләр идем. Гадәттә, иртәнге дүртләрдә-бишләрдә язам.


Җыр — минем балам. Аларның һәрберсе күңелдә бала кебек ярала, аны кемгәдер биргәч, бераз моңсу булып тора. «Бала»ларымны дөньяга күрсәткән һәр җырчыга рәхмәтем зур.


Җәй буе велосипедта йөрим. Кешегә — башына, уена, гәүдәсенә һәрвакыт хәрәкәт кирәк.


Бүгенге көндә инде мин тауның биеклегеннән төшеп барам, шуңа күрә вакытымны кызганам. Шундый гадәтем бар: алдыма зур максат куям, аннан үлеп эшлим, барыбер ерып чыгам. Элек девизым «Булдырабыз!» иде, хәзер «Кулдан килгәнчә, озакка җиткәнче», — дип эшлим.


Үзем тик тора белмим. Кешенең тик торганын да яратмыйм.


 Шигырьләрне мәктәптән үк яза идем. 


Мин исәп өчен җыр язмадым.  Иҗат җимешләремне 500 гә кадәр санадым да, аннан соң ташладым. 


Беренче җырым хастаханәдә туды. Үзем белән бергә авылдагы әни дә авырды. Йөрәк өянәге ешайгач, аны район үзәгенә күчереп алып китәргә микән әллә дигән мәсьәлә килеп туды. Әнинең туган йортка ничек береккәнен бик яхшы беләм. Ул сыерчык оясын да яңарттырмый иде, имештер, сыерчыгы кайтса, адашып йөрер... Шуларны уйлап ятканда «Капка төпләрендә яшел үлән» җыры туды. Шуның белән Аллаһы Тәгалә энергетика бирде бугай, бер-бер артлы җырлар яза башладым. 


Хәния Фәрхи — мине, минем җырларымның данын арттырды, аның илһамына чишмә булдым. Нинди генә яшь җырчылар белән эшләсәм дә, Хәния – Зифа, Зифа – Хәния арасындагы иҗат җимешләре шул вакытныкы гына булып калачак. Мондый кабатлану башка булмаячак. Ул минем җырларны да, минем җырлар аша үзен дә үлемсез итте.


 25 ел буе мәҗлесләр алып барам. Анысы – тишек колготкиларымны ямарга бик каты ярдәм итте.

Иртән торам да үз алдыма максатлар куям, юкса, көнем көн булмаячак. Әле картлык турында сүз дә булырга тиеш түгел! 


Намазга да басармын, Алла бирса. Гармун тыңгач. Әле бит кулда гармун.


Өемдә әнинең фотосурәте тора. Һәр иртәм аңа хәерле көн теләп  башлана.


23 ел яшәгән ирем белән җыр аркасында аерылышырга тур килде. Әни  ул вакытта: «Балам, әгәр гомереңне ялгыз үткәрергә булсаң, каберемдә әйләнеп ятармын, ялгызлык начар ул, берүк кияүгә чык!» – диде. Аның киңәшен тоттым.

Яшәлгән саен еллар ник кадерле, беләсезме? Тупланган тәҗрибәләр кадерле.  Шулкадәр җыя-җыя киләсең, кыйналасың, әрнисең, бәргәләнәсең, өзгәләнәсең... Шулхәтле мөлдерәмә чиләкләр хәзер, шуңа да көн, сәгать, минутлар кадерле.

Фикерләр  төрле матбугат чараларыннан чыккан әңгәмәләрдән җыелды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур, биек шәхес. Яратам иҗатың.Рафаэль Табыш

    Хәзер укыйлар