Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВАның тормыш кагыйдәләре

Тел белән яратмыйлар, күңел белән яраталар, аның шунысы кыйммәт.

(«Сөйлим, тыңла...» китабы буенча)

Тел белән яратмыйлар, күңел белән яраталар, аның шунысы кыйммәт. 

Ирләр беркемнән бернәрсә яшерми, аларның күңеле – ачык дала. Ә менә хатын-кыз – карурман. 

Гомер ике нәрсәдән – яратудан һәм сызланудан гыйбарәт.

Мәхәббәт дигәндә, хатын-кыз да, ир-ат та үз гомерендә бер авыруга сабыша, ләкин бу чирдән ирләр озак, бик озак дәвалан, чөнки аларның хисе ясалмалык һәм хәйлә белән сыекланмаган. 

Йөрәгеңә мәхәббәт шырпысы сызып ташласалар, дөрләп янасың!

Моңарчы яшәлгән гомер корыган агач ботагы түгел, балта белән чабып ыргытып булмый. Яраткан кешеңне сагынып узган елларны да гамәлдән сызып булмый. 

Кайбер хыялларны чынбарлыкка күчерергә ярамый!

Картаю ягына авышкан ирләргә кызыкма син. Сүнәр алдыннан шәм бик каты дөрләп ала. Җүләрлегең белән: «Нинди балкыш бу?»  – дисең. Бераздан шәм пылт итеп сүнә...

Ялгыш мәхәббәт тә бар һәм ахырдан аны берничек тә дөресләп булмый, ул аркадагы бөкре сыман, күпме генә ышкысаң-сыйпасаң да тураймый икән. Бәхет эше ул мәхәббәт...

Тәҗрибәсез кыз баланың ап-ак мәхәббәт дәфтәренә кем беренче үз  исемен яза  – шул аның хуҗасына әйләнә. 

 Җүнле ир-ат «яратам» дип төчеләнми. 

Ир-атка бугаз киерер өчен дәрәҗә белән акча кирәк. 

Йөрәк мәсьәләсе бик четерекле нәрсә, аны хәтта иң якын туганың белән дә чишәрлек түгел. 

Ялгыз хатынны кем якласын.

Каргыштан рәнҗү көчлерәк. 

Яшәү ул – ярыш. Без барыбыз да гомер чигенә таба йөгерәбез. Вәләкин беребез дә анда беренче барып җитәсебез килми.

Ертык күңелне ничек типчеп ямыйсы икән?! Аңа нинди ямаулык кирәк икән?! 

Адәм баласы иңендәге таш тутырган биштәрен бары тик үзе генә бушата ала. 

Безнең гомер – тукталышлар җыелмасы: арада аларның кыскасы яки озыны, җайлысы яки җайсызы бар. 

Ятим нигездә җил катырак иссә дә коймалар ава. Өйләргә дә хуҗасының арка җылысы кирәк. 

Канатлылылар бозда таймый ул, ике аяклылар гына абына да сөрлегә. 

Картлык төрле кешенең капкасын төрлечә шакый шул. Ул кайберәүләрнең гомер бакчасындагы чәчәкләрен бик иртә саргайтып киптерә.

Дөньяда сокланырлык нәрсә калмады дисәң, күк гөмбәзенә кара.

Капкадан кергәч, ир-ат бусагада аяк киемен сала, салганда ишек яңагына таяна. Туган нигезнең ноктасы шунда.

Кайчакта синең күңел тәрәзәңә берәүсе бер мизгелгә генә бага, ә сурәте пыялада мәңгегә уелып кала... Ә көн-төн тәрәзәңне күзләгән кешенең шәүләсе дә күренми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар