Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Минем беркайчан дусларым да булмады

Татарстанның халык язучысы, драматург, композитор, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт хәкимнең тормыш кагыйдәләре.

 

Татарстанның халык язучысы,  драматург, композитор, Тукай исемендәге Дәүләт  премиясе лауреаты Зөлфәт хәкимнең тормыш кагыйдәләре.

Балачакта, әбиеңнең итәгенә ябышып торганда, син - дөнья хуҗасы, чөнки синең тирәдә барысы да бөтерелә, синең күңелеңне күрергә телиләр... Ә болай, мин дөньяның хуҗасы дип, җүләр кеше генә әйтә ала.


Без буш, ялтыравык нәрсәләргә кызыгып, культураны, цивилизация алмаштырган заман бит инде. Буш нәрсәләргә зур бәя куеп, иң кыйммәт төшенчәләрне санга сукмыйча яши башладык кебек.


Мәхәббәт юкка чыкмый, кайдадыр күңел төпкелендә уелып кала. Уелып дип әйтү дөрес түгел, сурәт, картина булып саклана. Инде ул кешене яратмыйсың кебек, әмма кала ул хис, аны фәкат башка хисләр, башка кешене ярату хисләре каплый һәм күрсәтми. Торымнан-торымга элекке мәхәббәт сурәте барыбер күренә, беркая да югалмый ул.


Кеше яшәүдән ваз кичмәсен өчен, хәтер якты мизгелләрне саклыйдыр, мөгаен. Кешенең кодрәте чамалы шул. Бик күп нәрсәләргә куәте җитми, бик күп нәрсәләрне үзгәртү хәленнән килми.


Иҗат кешесе үзе белән гармониядә була алмый. Иҗат эше ул күпмедер дәрәҗәдә иблис эше кебек. Чөнки аның өчен конфликт, хис кирәк. Хисләнү ул кешене Аллаһы Тәгаләдән ерагайта.


Үзеңнең туган җиреңдә яшәү – бәхет инде ул. Ә туган җиреңне яратып яшәү – аеруча зур бәхет.  Андый кешеләр очрый миңа. Андыйларның нидән бәхетле икәнлеге йөзенә чыга. Гомумән, кешенең сыйфаты, асылы нәрсәдән бәхетле була алуыннан билгеләнә.
Йомшак, нечкә күңелле чын хатын-кыз гадәттә, гаилә тормышында ышанычлы һәм тугры була. Югыйсә, киресенчә, кайда нечкә, шуннан өзелергә тиеш кебек.  Юк, алай түгел.


Минем беркайчан дусларым да булмады. Мин "дус" дигән төшенчәне хәтта аңламыйм да. Теләктәшлек белдергән, фикердәш булган, синең фикереңне куәтли алган һәм сиңа кирәк вакытта сүз беләнме, башка нәрсә беләнме ярдәм итә алган кеше ул дус булмаска да мөмкин.


Бәхет артыннан чапсаң, беркайчан да бәхетле булмыйсың. Байлык артыннан чабучы кеше дә беркайчан да бай була алмый, чөнки аның чиге юк.


Яшь вакытта алай ук түгел иде, ә менә хәзер мин үземне китап дөньясыннан башка күз алдына китерә алмыйм. Нинди дә булса китапка, энциклопедиягә, сүзлеккә кагылмый калган көнем юк. «Познавательный характер» миндә, бу күбрәк шуның белән бәйледер


Интернет белән аралаша башлау белән үк, мин, иң беренче чиратта, мөмкин булган сайтлардан бөтендөнья классик әсәрләрен, классик философияне, иң кирәк энциклопедияләрне үземә күчердем. Горурланып әйтә алам: архив винчестерларымда, дискларда, флешкаларда бөтендөнья классикасы бар. Теләгән вакытта аларны ачып укыйм, кулланам. Алар өчен кечкенә генә аерым ноутбук та тотам әле.


Иреккә омтылсаң да, бу тормышта абсолют иреккә ирешеп булмый. Иреккә омтылу юлы буенча син барырга яки бармаска мөмкинсең. Дини кеше дә хак юлдан барырга мөмкин, әмма ул беркайчан да Аллаһка барып җитә алмый.


Кешелек дөньясының асылында ниндидер газап ята. Кешелек яшәеше ул − трагедия. Бәлки, минем кебек индивидуалистлар гына шулай уйлыйдыр. Игътибар итәсездер: укымышлы кешеләр ниндидер шау-шуны, бәйрәмнәрне кабул итмиләр. Салютлар аттыра, шарлар очырта торган бәйрәмнәрне гади халык, бала-чага һәм исерек кеше генә ярата. Әлбәттә, моңа таянып кына нәтиҗә чыгарырга кирәкми, әмма бу ниндидер күрсәткеч. 


Бөтен нәрсә символлар. Сугыш бара икән, ул кешелекнең рухи халәтенең символы. Кеше кемгәдер авыр сүз әйтә икән, аның эчке халәте шундый. Кеше ничек киенгән, аның күңелендә шул. Хәтта кемдер үтеп барганда сиңа яман караш ташлап китә икән, ул да символ. Ул кеше бит сиңа болай гына яман итеп карамаган, димәк, син аңа ничектер тәэсир иткәнсең. Нинди генә утлар белән яктыртсак та, без күкне күрә алмыйбыз. Күрәбез болытларны, йолдызларны... Ә бит алар да символлар.


Без фәкать хәзер, монда гына бар


Газап – кеше күңеленең югары чагылышы. Газап сине ныграк батырырга тырышкан саен, синең җаның югарырак күтәрелә.


Кеше гомере буе кемнедер, нәрсәнедер эзли инде ул...


Мескен кеше гафу итә белми, дөресрәге, гафу итә алмый. Кичерә алмау – көчсезлек билгесе. 


Белү  – зур нәрсә.  Кеше болай да күп нәрсәне белмичә китеп бара бу дөньядан. Дөресен әйткәндә, берни белмичә китеп бара.
 

Фикерләр  әдипнең төрле матбугатта чыккан язмаларыннан, әсәрләреннән тупланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар