«Мин сатылмадым...»

Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең тормыш кагыйдәләре.
Мин гениаль артист түгел. Бездә гений юк. Алар миллионга бер генә.
Биш яшь чагымда ук ташка басылып чыккан исемем бар, әтием аркасында. Фронттагы батырлыгы өчен аның турында газетка язалар.
Әтинең фотосы баш очымда, гел әти белән сөйләшәм. Ул минем өчен идеал.
КГБга эшкә чакырдылар, әмма мин баш тарттым. «Әләкче була алмыйм», – дидем. Аның шлейфе гомер буе ияреп йөрде. Мин сатылмадым.
Мин уйлыйм. Уйламаган кеше сабый акылында кала.
Әни чын ир хатыны иде. Иренә бирелгән, гаилә өчен яши торган иде. Минем үземнең хатын да шундый.
Балаларны махсус тәрбияләмәдем. Миннән үрнәк алсыннар дип яшәдем.
Язу сәләтем дә бар. Әмма акыл эшләренә ялкаумын. Миңа бакчада эшләргә куш инде.
Унынчыны тәмамлагач авыл хуҗалыгы институтына укырга килдем. Минтимер Шәймиев белән бергә укыйсы булганмын. Ләкин химия яратмавым укырга керергә мөмкинлек бирмәде. Авылга Казаннан бер көн буе җырлый-җырлый җәяүләп кайттым.
Авылыбыз клубында мөдир булып эшли идем, районга баргач Щепкин исемендәге училищега студентлар җыю турында белдерү күрдем. Укыдым да: «Бу минем урын», –дип кесәмә тыгып куйдм. Ул миңа тормышка юллама булды. Белдерү хәзергә кадәр саклана.
Сүгенү егетлек санала иде, ә мин сүгенә белми идем. Шуңа миннән көләләр иде. Ул вакытта сүгенергә сәбәп тә юк иде. Өйрәндем. Саллы итеп сүгенеп куя алам хәзер.
Үз-үзеңне сүккән чаклар да була. Үзен сүкмәгән кеше идиот була ул.
«Үзем шикелле хәерчеләр тудырмыйм», – дип өйләнмәскә карар кылган идем. Күңелсез була башлады. Яшьлек узып бара... Якын кеше кирәк. 34 яшьтә тормыш кордым.
Мин холыксызрак. Ул минем өчен яшәде. Мин аның өчен яшәдем.
Раушания – минем хатыным да, сөяркәм дә. Хатын белән мөнәсәбәттә мәхәббәттә дә, сөешүдә дә чикләр куярга ярамый. Үз хатыныңны хатын гына итсәң, сөяркә итмәсәң, аның башкалар өчен сөяркә буласы килә башлый.
Хатын ул аш пешерүче генә түгел, сиңа комачауламый гына иҗатыңа ярдәм итүче булырга тиеш, минемчә.
Ромео-Джульетталарныкы кебек мәхәббәт, ярату шул көенчә сакланмый ул – соңыннан күбрәк хөрмәткә әйләнә. Хәзер инде бездә күз карашыннан да аңлашыла торган дустанә мөнәсәбәтләр.
Без бер-беребезгә өйләнешкәннән бирле «җаный» дип эндәшәбез.
Минем гел «Әҗәл дус» диләр иде. Әҗәлгә дус дигән халык татар гынадыр ул.
Нинди генә тискәре роль уйнаса да, артистның сөйкемлелеге калырга тиеш.
Юморист булыр өчен җитди булырга кирәк. Сәхнәдә иң авыры комедия уйнау. Комедиядә органика кирәк. Табигый булмасаң, маймылга әйләнәсең.
Үземне бәхетле дип тә, бәхетсез дип тә әйтә алмыйм. Бәхет бит ул мизгел. Гел бәхетле кешеләр дә бәхетле түгел.
Мактасалар кәперәймә, сүксәләр дә коелып төшмә, иң мөһиме: акмак белән бәхәсләшмә.
Фикерләр татар матбугатында чыккан әңгәмәләрдән тупланды
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.