Логотип
Тормыш кагыйдәләре

«Кызлардагы астыртынлык юк миндә»

 Гөлзадә Сафиуллинаның тормыш кагыйдәләре 

Минем тукталганым юк. Мин барам. Барам гына түгел, чабам. Мин – чабыш аты. Ә чабыш аты туктамый. Ул егыла гына. Андыйлар картаймый. 

 

Бер буш минутым да юк минем. Төшемдә дә планнар корып ятам. Йокы дигәннән, өч сәгать йоклау миңа бик җитә. Өч сәгать йокы мине аякка бастыра. 

 

Картаймауның тагын бер сәбәбе – балалар яратам. Әллә инде күп балалы гаиләдә үскәнгә? Без бит сигезәү идек. Күбесе – малайлар. Шуңа малайлар холкы миндә. Кызлардагы икеләнү, йомыклык, бераз астыртынлык миндә бөтенләй дә юк. Күңелем һәркемгә ачык. 

 

Кешене рәнҗетмәү – тормыш принцибым. Беркайчан, беркемгә, хәтта дошманыма да авыр сүз әйтмәдем. Әйтмәячәкмен дә. Гайбәт сөйләргә, рәнҗергә, рәнҗетергә, каргарга ярамаганын беләм. Милләтебезнең асыл сыйфатлары ул. 

 

Күңел белән дә рәнҗергә ярамый. Явызлык булып, урап-урап, кире үзеңә кайта ул. Яхшы сүз – иң зур байлыгыбыз. Балаларга да гел әйтәм, гөнаһ җыймагыз, кеше рәнҗетүдән сакланыгыз, чөнки нәсел каргышы җиде буынга кадәр бара ул, дим. 

 

Теләсәк-теләмәсәк тә гөнаһ җыела шул. Булды, ялгышлар да, хаталар да булды. Һәммәсе таш булып биштәреңә җыела торгандыр, таш тутырган ул биштәрне аркаңа асып йөрү авыр. Әмма яхшылык, игелек кылган саен, ташлар коела... 

 

Ходай Тәгаләгә сыенуым эшләремне бәрәкәтле итә, игелекле гамәл кылу юлларын ача дип ышанам. Дин хакында белгәннәремне балаларга өйрәтәм. Әби белән үскәнгә, дини сабакларым бар. Сабыйларның дөньяларын, күңелләрен матурайту өчен барысын да эшләргә әзермен. 

 

Кечкенәдән үк артист булырга хыялландым. Чөнки артист – көчле, аның сүзе бөтен кешегә дә барып җитә. Димәк, ул иң яхшы, иң акыллы сүзләрне генә сөйләргә тиеш. Бер сынамыш та уйлап таптым әле. Сикерә-сикерә уйнаганда да, йөгерә-атлый барганда да гел так саннар гына чыгарасым килә иде. Так сан чыкса – артист булам, җөп чыкса – булмыйм. Так саннар сынатмады тәки! 

 

Бер генә ир-ат та хатын-кызның үзеннән уздырып эшем кешесе булып йөрүен өнәми, күтәрә алмый икән. Аңлыйм да кебек, тик килешә алмыйм. Холкым шундый: мин очар өчен яратылган. 

 

Ярты юлда туктап калырга хакым юк. Иҗат чишмәсе бер ачылгач, гөрләп аксын да аксын. Табигатем миңа йөкләгән миссия – мин эшләргә тиеш

 

Табынганым – Салих Сәйдәшев. Аның «Хуш, авылым» җырына бер җыр да җитмидер. Кайгылы чагымда да, шатлыклы көннәремдә дә шул җыр күңелгә килә. Колеядан чыккан чакларымда «Хуш, авылым» урынга утырта мине. Онытма, син – авыл баласы, син – мөселман баласы, дип гел искә төшереп тора. Хәтта чит илләрдә дә шул җыр юлдаш булды миңа. 

 

                                                               Әзерләде Эльмира ЗАКИРОВА 

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец кеше Голзада апа!!

    Хәзер укыйлар