Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохованың тормыш кагыйдәләре

Изге Коръәнне  мәгънәви яктан  тәрҗемә иткән бердәнбер хатын-кыз галимә, тәрҗемәче  Валерия Порохова 79 яшендә  вафат булды.  


Изге Коръәнне  мәгънәви яктан  тәрҗемә иткән бердәнбер хатын-кыз галимә, тәрҗемәче  Валерия Порохова 79 яшендә  вафат булды.   Урыс дворяннарыннан чыккан кыз Сирия егете Мөхәммәд  Сәид Әл-Рошдка кияүгә чыга. Ислам динен кабул итә һәм Иман исемен ала.  Ул алты ел дәвамында төрле чыганаклардан аңлатмаларны укып, Коръәнне  тәрҗемә итә. Гомеренең соңгы көннәрендә дә изге китапны укый. Аның тормыш кагыйдәләрен туплап сезгә тәкъдим итәбез.  

Беренче тапкыр Коръәнне кулга алып укыганда ниндидер мизгелдә эчтән мине колачлаган нур тойдым. Бөтен күңелем белән мин үземнең  мөселман хатыны булуымны  һәм бу изге Китапта йөрәгем риза булмаган бер генә сүз юклыгын тойдым.  

 Коръән – XIV гасырдан  безгә кадәр үзгәрешсез калган бердәнбер Изге Китап. Мәңгелек китапның күпсанлы тәрҗемәчеләренең берсе дә текстның төгәллегенә дәгъва итмәде. Нигездә, теләсә нинди тәрҗемә, билгеле булганча, төгәл була алмый. 

Кеше өчен ислам иң беренче чиратта – ул яшәү рәвеше. Һәм ул моның белән башка диннәрдән аерылып тора. Иртә белән мөселман булып уяна, көнне мөселман булып уздыра һәм мөселман булып йокларга ята.  Мөхәммәд пәйгамбәр  бик яхшы сүз әйткән: «Һәр иртә кеше үз күңелен тоткынлыкка бирә, ә кич белән ул  аны авыр гөнаһка уралган яки җиңел һәм изге гамәлләр белән бизәлгән килеш ала». 

Башка диннәрдән аермалы буларак, исламда җомга көнне мәчеткә килеп, намаз укып, гөнаһларны юып төшереп булмый. Исламда һәр гөнаһыгыз өчен җавап бирәчәксез. 

Җирдә бер генә  кеше дә гөнаһларыгызны бетерә алмый. Бу –  бик мөһим момент. 

Бер җирдә дә хатын-кызның исламда булган кебек хокуклары юк. Хатын-кыз, барыннан да элек, бик зәвыклы һәм матур киенгән булырга тиеш. Әгәр хатын-кыз кара төстәге кием кия икән, белегез: бу төснең  Коръәнгә бернинди дә катнашы юк. Коръәндә аскетизм тулысынча юк. Кеше уңайлы һәм матур яшәргә тиеш. Изге Китап  хатын-кызларның чадра йөртүен таләп итми.  

Тагын бер кызыклы момент: гарәп гаиләсендә хатын-кыз эшли икән, ул бөтен хезмәт хакын бары тик үзенә генә тота.  Ягъни мөселман хатын-кызы христиан хатын-кызларына караганда, күпкә тулырак хокуклы. Бу хакта ачыктан-ачык әйтәм. Мин Сириядә күп еллар яшәдем, Әмирлекләрдә, башка гарәп илләрендә яшәдем һәм моны күрдем. Алар унар килограммлы сумкалар күтәреп йөрми инде.  Гарәп хатыны ридикюль генә тотып йөри. Нәрсә һәм күпме аласын йөзек кигән бармагы белән төртеп кенә  күрсәтә. Аның төп вазыйфасы –  иренә әйбәт хатын, баласына яхшы ана булуда! 

Һәр дин баш каплауны таләп итә. Ә Коръәнгә килгәндә, анда бу хакта түбәндәгечә әйтелә: «Башыгызны һәм күкрәк уемын каплар өчен шәл ябыныгыз». Хиҗаб нинди булырга тиеш яки япманы ничек ябарга кирәклеге турында берни дә әйтелми. Әмма башны каплау – бу һичшиксез. 

Көндәлек мәсьәләләргә дә  Коръәннән җавап табарга мөмкин.  Бөтен фаҗигабез дә шушы хөкемнәрне белми яшәвебездә. 

Бөтен дөнья диннәре аларның шаһитлар исемнәре белән аталган: буддизм, зороастризм, иудаизм, христианлык. Исеме тулы мәгънәне ачкан бердәнбер дин – ислам.  Гарәп сүзлегендә (шулай ук инглиз, француз һ.б. сүзлекләрендә)  ислам сүзенең мәгънәсе: тынычлык, иминлек, куркынычсызлык,  бөтен нәрсәдә гармония. 

 Кеше күпме генә тырышса да,  Аллаһтан качып котыла алмый. Һәркемгә билгеле булганча, җәннәткә юл бик авыр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар