Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Клара Булатова

Ике байлыгым бар: автографлы китаплар һәм хәтер.

Минем телем бик иртә ачылган. «Үзем» дигәнмен беренче сүз итеп.

Укыганда, студентлар арасына китап чыгарган бердәнбер кеше мин идем. Китапларның гонорар акчасын бөтен группадашларым белән ресторанда бетерә идек.

Башка вакытта минем кесәдә 34 тиен акча була иде, 12 тиенен әбәткә тота идем: 4 тиенлек кәбестә пирожкие, 8 тиененә кофе. Калганына китап алам.

Китап алам да авторының артыннан йөгереп барып, автограф алам. «Артларыннан йөгермә, дөрес аңламаслар», - дип әйтәләр иде. Мин: «Ничек аңласалар да аңласыннар, әмма әни безгә ЗАГС өстәле яныннан китмичә торып, сезгә ир-ат кулы орынырга тиеш түгел, дип өйрәтте», - дип әйтә идем. Хәсән абыйның, мәсәлән, минем терсәгемнән дә тотканы булмады. Ә күпме гайбәт йөрде.

Гайбәтне үзем турыда үзем тудыра идем мин.

Беренче китабым «Язлар алда» дип атала, 1967 елда чыкты. Бөтен группабыз белән «Казан» ресторанында китап чыгуны бәйрәм итәбез. Рәшит Әхмәтҗановның энесе Ильдус Әхмәтҗанов иптәш егете белән армиядән генә кайтып безгә кушылды. Болар, диңгезчеләр, үзләре белән алып кайткан ракетаны аттыра башладылар. Милиция килде. Алып киттеләр. Мин дә эләктем. Иртән генә җибәрделәр. Эчкечеләргә ияреп йөри, дип сүз чыкты.

Шуннан болай дип язып куйганмын:
–​  Минем телем миңа дан китерде,

Яман атымны да таратты.

Мин дөньяның малайларын сөйдем,
Бабайлары мине яратты.

Ир-егетләребезнең кыланмышларыннан туеп, болай дип язганым да бар:
Ирләр булыйк, диеп җыр яздыгыз,
Мин – шагыйрь, дип күкрәк кактыгыз,
Кем йомшак – шуны аудардыгыз,
Торгызмыйча чыгып качтыгыз.
Ил бетереп ятим тараттыгыз,
Үзегез бит исән, югыйсә!
Һәркайсыгызның кимендә бер ул
Чит кешегә әти, дип үсә.
Язмышыма рәхмәт укыймын мин,
Бәхет саныйм актык язганын.
Ярый әле ирем шагыйрь түгел,
Ярый әле сезгә тапмадым.
Үзем белгән бөтен ир-атларны
Мостовойга тезеп яткырып,
Өсләреннән биеп үтә алам,
Үкчә эзен генә калдырып!

Кияүгә соң чыктым мин – 35 яшьтә генә. Иптәш кызым: «Әрәм булдың», – диде. Кая әрәм булыйм инде, безнең якта кияүгә соң чыгучыларны сазаган кыз, диләр.

Кияүгә озак чыкмый торуымның сәбәбе бер генә булмагандыр. Чыгар кеше булмаганга түгел иде һәрхәлдә. Алар күп, мин берүзем идем бит.

Нәфис мин кияүгә чыкканда, «микромайор» гына иде.
Генерал ук түгел дә бит,
Майор, танылган.
Тик мин аның «микромайор»

Чагын сагынам, – дип язганмын аның турында. Ипле, әдәпле, тыйнак офицер иде, хәзер инде ул азау ярган хәрби кеше. Ул командовать итәргә ярата, ә мин буйсынырга яратмыйм. Шулай да 47 ел торабыз бит, малайга 46 яшь тулды.

Кайнанамны инәй дип йөрттем. 29 ел тордык без аның белән.

Мин чалбар кияргә яратмыйм. Гел озын итәк кидем. Хәтта бер мәзәк чыкты үзара. Шулай бервакыт «Ромашкино»да ял иткәндә, Нәфиснең бергә эшләгән офицеры мине күргән дә әйткән: «Анда бөтен хатын-кыз да ыштанлы, синеке генә ыштансыз», - дип. Кайсы ир мондый сүзне күтәрсен инде, йә?

Минем турыда кияүгә чыкканчы ук ике баласы бар,  дип сөйләделәр. Йөри торгач, өч тә, диделәр. Ул ике бала – минем сеңлем Венераның кызы белән улы иде. Казаннан кайтырга җыенсам, «Анда балалар көтә», – дип әйтә идем. Шулай итеп, бәйрәмнәрдә демонстрацияләргә чыкмыйча, авылга кайтырга рөхсәт итәләр иде.

Өченче баламның гайбәте мондый. Нәфис (Клара апаның ире. – авт.) Себердән Клара Булатованы эзләп кайткач, сеңлесеннән «Кияүдәме?» дип сораган. «Белмим, 4 яшьлек малае бар, дип әйтәләр», – дигән. Анысы Азнакайда үлгән сеңлемнең улы иде.

Аннан соң мин укытучы да бит әле. Мине Колшәрип балалары көтә иде.

1955-1956 уку елында Түбән Дәшәү башлангыч мәктәбендә дәрес бирә башладым. Беренче, икенче, өченчеләрне параллель класслар итеп берьюлы укыттым. Аннан соң бөтен тирә-як авыллар минекеләр булды.

Без бит укучылар өчен «Апа» идек. Авыл мәктәпләрендә укыган кызлар-егетләр Әлмәтне, Түбән Каманы, Лениногорскины үстерделәр.

Мин укучыларыма дәреслекне өйдә укырсыз, дәрестә мине тыңлагыз, мин сезгә китапта булмаганны сөйлим, дип әйтә идем. 72 яшькә кадәр укыттым.

Тарас Шевченконың «Катерина» поэмасын татарча берәү дә яттан белми. Русчасын да белмиләр. Ә анда бүгенге вәзгыять – ай-яй-яй... тирәндә бит бу дошманлык.

Без бит тарихны белмибез. Ә аны белергә кирәк.

Минем әти математика, әни тел-әдәбият укытты. Әтине 1937 елда «халык дошманы» дип үзе салдырган мәктәптән сөргәннәр. Ул үзен-үзе аклый алган, өч айдан соң кайтты. Детдомда үскән ятим бала бит ул, ничек итеп халык дошманы булсын?

Әни турында тикшерергә килгән Александров фамилияле инспектор «Тотыныр бер чүп тапсагыз, кабартыгыз, Хәлфиннәр калдыгы икәнен раслагыз», - дигән. Аны да сөргәннәр.

Безне шулай итеп (ул вакытта мин бишек баласы, апа 1933 елгы) Сарман районының Карамалы авылыннан куып җибәргәннәр. Без Нөркәйгә килеп төпләнгәнбез.

Без, татар хатын-кызлары, иң беренче әти-әнине карарга кирәк, дип яшибез. Әни сугыш чорында чоңгылда батып, бик озак авырып ятты да колакка каты булып калды. Әти сугыштан яраланып кайтты. 50 яшендә пенсиягә чыкты. «Әти, әллә кайчан модадан чыккан нинди радикулит дигән чир инде синдә, синең яшьтәшләрең минем арттан ухаживать итә», - дип шаярта идем. Әтигә мин генә шулай каты әйтә ала идем.

Бераз укыткач, кайттым да класс журналын әти алдына китереп ыргыттым: «Әти, укыткансың 30 ел, укыт тагын 30 ел. Мин китәм», - дидем.

- Кая китәсең?
– Бәхет эзләргә.
– Кайда соң ул бәхет?
- Читтә.

Хәзер булса, башкача җавап бирер идем. «Бәхет» - бик олы төшенчә ул. Бәхет – хатын-кызлар өчен гаиләдә. Гаилә – дәүләт эчендәге дәүләт.

Әти-әнинең матди хәле авыр иде. Икесенә 62 сум пенсия алалар. Мин аларга ярдәм итәм, дип Әлмәткә кайттым, Казанда төпләнеп калмадым.

Диплом эшен мин шигырь белән яздым. Сибгат аганың поэмаларына багышланган иде ул. Миңа шигырьне чәчәмәгә әйләндерергә куштылар. Имеш, фәнни хезмәтләр шигырь белән язылмый. Сез наданмы әллә, дидем, элек заманда греклар, борынгы төркиләр андый әйберләрне ни өчен шигырь белән язган соң?

Читтәгеләр татар телен әйбәтрәк саклый.

Минем хәлем хәзер үзем «Чаян»га язганча:

- Аяк йөрми, куллар язмый,

Тел әйләнә чак кына.

Урысча әйтсәк, әле пока

Соображает баш кына.

Эчем тулы моң минем, ләкин җыр куәсем юк. Гомер буе җырчыларга кызыктым.

Яшиселәр инде яшәлгән дә, яшисе дә килә бит әле.

Әлмәт хакимиятенә бик рәхмәтлемен. Үзе исән, дип тормадылар, Колшәриптә Әлмәт Язучылар бүлегенең 40 еллыгы уңаеннан Клара Булатова исемендә чишмә ачтылар.

10 ел буе көттереп булса да, Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданы дигән исем бирделәр. Ә көттерүнең сәбәпләре бик гади: мин берәүгә дә гараж салып бирмәдем, асфальт юл җәйдермәдем, йорт салырга урман кистермәдем. Түрәләр бит Әлмәт халкы өчен йортлар салдыра, урамнарны бизи. Башлык аларга шәрәфле граждан исеме бирмичә, минем кебек бер авыл укытучысына бирсенмени? Үземнең укучы иде Әбүбәкеров.

Мин ни өчендер язучылар шигырьдән башларга тиеш, дип уйлый идем. Шигырь язалар, аннан прозага күчәләр, драматургиягә кереп китәләр, анда да булдыра алмагач, тәнкыйть яза башлыйлар. Шулай түгелмени?

Минем Тәнәкә икәнне иң беренче Рәшит Әхмәтҗанов белде. Хәсән абый 1959 елда чыккан китабына автограф язган иде (теге 22 тиен белән барып алган китап иде ул):

Мин түгел бу җырны, мин түгел,
Илһамың теркәде дәфтәргә.
Бу синең бүләгең, бирнәңдер,
Илеңә килгән Тәкәнә.
Шуннан чыккан Тәкәнә исеме инде ул миндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызыкла Клара апанын фикерлэре. Мин Тэнэкэ дип ишеткэнем бар иде. Текстта алай да, бутэн вариантта да бар. Ничек дорес?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Клара апа икесен дэ эйтте. Китапка автографка Тэкэнэ дип язылган.

      Хәзер укыйлар