Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Хәния Фәрхи: «Эстрада – мәрхәмәтсез урын да, оҗмах урыны да.»

Һәрвакыт тулы заллар җыям, мин инде ничә еллар – сәхнәдә. Бу артист өчен искиткеч зур бәхет.

Һәрвакыт тулы заллар җыям, мин инде ничә еллар – сәхнәдә. Бу артист өчен искиткеч зур бәхет. 

  

Туган якларыңда үләргә иде. Тик мине Казанда күмәргә кирәк. Казандагы кебек мине беркайда да яратмыйлар. 

  

Кунакчыллык – ул минем балачак гадәтем, безнең авыл йортында хәтта чегәннәр дә туктап торды. Әти аларны кунакка дәште, ә әни аның сүзеннән чыкмады. 

  

Бу хәл тугызынчы сыйныфта булгандыр, мөгаен: иптәшем Венера белән бәрәңге чистартып утырабыз, танылган артистлар булуыбыз һәм еллар узгач туган авылыбызга әйләнеп кайтуыбыз турында хыялланабыз. Менә шулай урам буйлап барам: күз явын алырлык матур күлмәктән, ә башымда – эре бөдрәле прическа... Һәм бөтен авыл миңа сокланып карый! Барысы да тормышка ашты... Прическадан кала... озын бөдрә чәчем генә юк минем. 

  

Мин башкалардан аерылыбрак тордым. Холкым да кыргыйрак иде. Унынчы сыйныфны тәмамлауга туры Мәскәүгә элдердем – түтием янына. Ул чагында яшь иде әле ул. Аннан соңгы тормышымда да ул түтиемнең ярдәмен бик күп күрдем. Мәскәүгә барып урнашуга тукучы һөнәрен үзләштерергә булдым. 

  

Сочиларга барганым бар. Ләкин яратмыйм. Аннан, миңа кояш ярамый. Шул Габделхәйләр авылындагы ялдан да рәхәте юк. Мин анда рәхәтләнеп килен булып йөрим. 

  

Иремне, кызларым Алия белән Алсуны, әти-әниемне, туган халкымны яратам. 

Картадан югалган туган авылымда Батырлар заты дигән нәсел тамырларым калды. Мин шул авылның нигезен дә яратам. Мин шулар өчен җырлыйм. Тамашачым өчен җырлыйм. 

  

Үз яшемне яратам. Мин еллар узган саен яшәүгә сөенеп яши торган кешеләрнең берсе. 

  

Профессиональ сәхнәгә чыкканчы, шактый тормыш мәктәбен үтәргә туры килде. Ходай бик күп сынаулар бирде, әмма ул аларны яраткан балама бирәм, дигән. Шушы сынауларны дөрес кабул итәргә кирәк, шушы сынаулардан дәрес алырга кирәк. 

  

Тезләнгән вакытлар күп булды минем, тездән басып, башымны горур күтәреп, тагын бер баскычка күтәрелдем. 

  

Мин артка борылып карый торган кеше, ләкин артка карагач, әйбәт вакыйгаларны гына искә алам. 

  

Ярату мәгънәле булырга тиеш. Аның янында зур хөрмәт янәшә барырга тиеш. 

  

Габделхәй миннән җиде яшькә олырак. Кайсыбызны алдан озатырга туры килсә дә, калганына бу бик авыр булыр.

 Шушы сүзләрне әйткәндә күзләрем яшь белән тула. 

  

Үзеңне кимсетеп яшәргә кирәк түгел. Хатын-кыз үз бәясен, үз матурлыгын, үз урынын, үзенең акыллылыгын белеп яшәргә тиеш. 

Хатын-кыз үз-үзен карамаса, ир читкә китә ул. Ир хатын-кыз янында ир булып калырга тиеш. 

  

Гафу итәргә кирәк! Юктан гына аерылган гаиләләр бар, бу – гомергә төзәтелмәслек ялгышлык. 

Эстрада – мәрхәмәтсез урын да, оҗмах урыны да. Яратсаң – түзәргә кирәк. 

  

Артистка йокы да, дөрес ашау да мөһим, әмма иң мөһиме – күңелеңдә гармония булырга тиеш. 

  

Бәхетле язмышлы җырчы мин. 

  

Төрле елларда чыккан әңгәмәләргә нигезләнеп эшләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар